16+

Мондый кызларыбыз булганда, милләтебез яшәр әле

Кызлар да – милләтебезнең киләчәге, алар да зур кыйммәткә ия булган шәхесләр. Асылташ кеше өчен кадерле нәрсә булса, кызлар исә – милләт өчен.

Кызлар да – милләтебезнең киләчәге, алар да зур кыйммәткә ия булган шәхесләр. Асылташ кеше өчен кадерле нәрсә булса, кызлар исә – милләт өчен.

Узган атнада Казан шәһәре Киров районы 4 нче гимназия-интернатта укучы кызлар өчен “Асылташ” конкурсы үтте.
Ел да үткәрелә торган “Татар кызы” конкурсына бар кеше дә ияләшеп бетте инде. Ә менә “Асылташ” дигәнен әле күпләрнең ишеткәне юктыр. Монысы башкачарак. “Татар кызы” конкурсында укучының җыр-бию, шигырь сөйләү сәләтенә, ашарга пешерү осталыгына бәя бирелсә, монысында исә, укучы кызлар интеллектуаль яктан ачылалар, аларның  әдәбият, сәнгать, тарих өлкәсендәге белемнәре тикшерелә, үз милләтенә булган мөнәсәбәте ачыклана.Шуның өстенә әле жюри әгъзалары тарафыннан әңгәмә аша сөйләм телләренең ни дәрәҗәдә икәнлеге дә тикшерелә.

Ни өчен бу конкурс асылташ исемендә соң? Белгәнегезчә, асылташ ул – кыйммәтле таш. Кызлар да – милләтебезнең киләчәге, алар да зур кыйммәткә ия булган шәхесләр. Асылташ кеше өчен кадерле нәрсә булса, кызлар исә – милләт өчен. Бу ярышта кызларыбыз үзләрен чын асылташ итеп күрсәтә белделәрме соң?
Конкурс ике этаптан торды. Беренче турда “Мин татармын, татар булып туып, татар булып яшим дөньяда» исемендә эссе язып җибәрергә тиешләр иде. Аларга бу эсседа милләтне саклау, үстерү, татар телен, сәнгатен таныту өчен, үзләреннән нинди өлеш кертергә тиешлекләрен, моның өчен нинди чаралар үткәрергә кирәклекне ачыклау зарур иде.

Бик матур эчтәлекле эсселар да бар иде. Мәсәлән, «Адымнар-Казан» күптелле мәгариф комплексының 10 нчы сыйныф укучысы  Шакирҗанова Диләрә, горурланып, үзенең менә ничек язган: Асылташлар! “ Күпме горурлык хисе, күпме мәгънә салынган бу юлга! Горурланырлык та шул. Татар халкы яшәмәгән кыйтга, ил, шәһәр бармы икән җир шарында?! Кайда гына яшәсә дә, татар кешесенә эш сөючәнлек, кунакчыллык, гаделлек, пөхтәлек кебек сыйфатлар хас. Сәйдәше, Туфаны, Җәлиле, Тукае булган горурланырлык милләт кызы бит мин!

Беренче турның икенче эше итеп, кызлар үзләре белән таныштыру максатыннан, презентация (портфолио) җибәрделәр.
Беренче турга җибәрелгән эшләр арасыннан,  10 укучы кыз сайланып, икенче турга үтте.
9 нчы апрельдә үткәрелгән икенче тур вакытында сәхнә түрендә татарның иң матур, әдәпле, ягымлы, шундый да тыйнак кызлары – милләтебезнең киләчәген үз кулларында тотардай шәхесләр басып тора иде.

Кызларның иң-иңнәре генә басып тора дип уйласак та, ярыш барышында алар үзләрен төрле дәрәҗәдә күрсәттеләр. Башта үзләре белән таныштырдылар, шөгыльләре турында сөйләделәр. Кемдер калфаклар чигә, курчакларга милли киемнәр тегә. 20 нче гимназия укучысы Сираҗиева Зәлинә  турында кулларыннан алтын тама, дип кенә әйтәсе кала.
Ә бер укучы кыз әнә кавказ  биюенә мөкиббән киткән икән лә!Башка халыкларның сәнгатен өйрәнү, әлбәттә, бик яхшы. Ләкин үз халкыңның әдәбиятын, аның язучысын белү зарури, дип тә әйтеп куясы килә.

Һәр укучы кызның уку буенча да, дәрестән тыш чараларда да ирешелгән уңышлары барыбызны да сөендерде. Димәк, алар һәрберсе нәрсә беләндер кызыксына, шөгыльләре бар.Төрле мактау кәгазьләре, дипломнар – шуларны ачыклаучы дәлил иде.

Конкурсның үзенчәлеге булган интеллектуаль яктан белемнәрен тикшерү этабында алар әдәбият, сәнгать, татар тарихы буенча язылган сорауларга берникадәр вакыт эчендә әзерләнеп җавап бирделәр. Әйе, җавапларның да төрлесе булды. Бер уйласаң, әллә ни катлаулы сораулар да түгел иде алар, югыйсә (ә бит нигезләмәдә кайсы язучылар турында сораулар булачагы язылган иде!). Бу ярышта кызлар азрак сынаттылыр. “Кайсы язучыларны, шагыйрьләрне беләсең?”- дигән сорауга Г.Тукай белән, М.Җәлилдән ары уза алмаучылары да булды. Жюри әгъзаларын гына түгел, залда утырган укытучыларның да  бу проблема йөрәкләрен әрнетте. Боларны белмәүнең сәбәпләре нидә икән соң? Әдәбиятның атнага бер сәгать укытылуымы, ата-аналарның гаебеме бу, я булмаса, укучының әдәбиятка битараф каравымы?

Телефон белән планшетлардан аерыла алмаган хәзерге заман укучысы өчен әдәбият та, сәнгать тә, тарих та кызыклы түгелдер дип, күңелләрне генә тынычландырыйкмы? Юк, әлбәттә, моңа һичничек тә тынычланырга ярамый. Бу – укытучының гына түгел, гаиләнең дә, җәмгыятьнең дә проблемасы. Моны уңай якка хәл итүнең юлларын хәзердән эзләмәсәк, милли үзаңлы укучыларыбыз булмас. Милләтебезнең киләчәген ничек күз алдына китерербез?

Тагын бер ярыш төре –– ул матур, эчтәлекле гыйбарәләр, афоризмнар белән таныштыру иде.  Боларны укучыларга сәнгатьле итеп укып, аларның мәгънәләрен аңлатып бирү сорала иде. Мәсәлән, “Уку – энә белән кое казу”. Бик матур фикерли белүче кызларыбызны барысы да сокланып тыңлады. Монда да сүз байлыгы аз булган, фикерен җиткереп бетерә алмаганнарга “уй-фикер чишмәгез саекмасын”, күбрәк әдәби китаплар укыгыз, дигән киңәшләрне әйтәсе килде.
“Мин хәзер мәктәбемдә татар телен укымыйм” , дип әйткән  кызның гына сүзе бераз күңелне төшерде. Үз Ватанында, димәк, аның туган телен башка тел алмаштырган булып чыга. Гаиләдә дә, җәмгыятьтә дә, үзенә дә кирәк булмаган тел, дип караганнардыр, бәлки.

Асылташлар җирдә ятмый. 1 нче урынны яулаган укучы – белемен дә, татар җанлы икәнлеген дә күрсәтә белде. Теленең бай , фикерләү дәрәҗәсенең югары булуы да сокландырды.

Ә инде икенче урынга чыккан алтын куллы, уңган-булган кызның  киләчәктә үз милләтен танытачагында шигебез юк. 3 урын алган кыз да үзен күрсәтә белде. (Призлы урын алган укучыларның исемнәре әле 17 нче апрельдә узачак конференциядә генә игълан ителәчәк.)

1. Жюри әгъзаларының гадел хөкеме белән кызларыбызга тиешле урыннар бирелде. Ә жюри әгъзалары кемнәр иде соң? Дәрәҗәле бу шәхесләр  арасында түбәндәгеләр бар иде : Шәйхиева Гөлназ Фирдинат кызы  - Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгүлүмати-аналитика идарәсе җитәкчесе, Җамалиева Нурания Мөхәммәтхан кызы — телевидение һәм кино режиссеры,Татарстанның атказанган артисты, Арсланова Рәхимә Минвәли кызы –  “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе, Абдулла Алиш исемендәге 20нче татар гимназиясе директоры, Хәялиева Рәилә Ренат кызы –  “Сөембикә” журналы журналисты, Исмәгыйлева Ризәлә Котдус кызы – “Тәртип”радиосының баш мөхәррире, Исмәгыйлева Гөлназ Илдар кызы –РоссиянеңРәссамнарберлеге әгъзасы, каллиграф, Хәсәнова Әлфия Якуп кызы – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы.

Жюри әгъзалары да укучы кызларыбызга үзләренең киңәшләрен, әйтер сүзләрен җиткерделәр. Уңай һәм кимчелекле якларны билгеләп үттеләр. Гомумән алганда, бу конкурсның тиешле югарылыкта, эчтәлекле булуы турында әйтеп, рәхмәтләрен белдерделәр. Шуны әйтеп үтәргә кирәк: һәр нәрсәнең дә уңай һәм кимчелекле яклары була. Шуның кебек укучы кызларыбызның да кимчелекләре булмый калмады, әлбәттә. Шулай булса да аларның уңай сыйфатларга ия булулары бик сокландырды. Без аларга зур өметләр баглыйбыз!
Ә без исә, жюри әгъзаларына да, киләчәктә милләт аналары булырдай кызларыбызга зур рәхмәтләребезне җиткерик. Мондый кызларыбыз булганда, милләтебез яшәр әле. Асылташлар җирдә ятмый алар! Алар беркайчан да югалмас!

Казан шәһәре Киров районы 4 нче гимназиянең югары категорияле
туган тел (татар теле) укытучысы,
Татарстанның атказанган укытучысы
Садыйкова Рәмзия Габидулла кызы

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading