16+

Марат Кәбиров. Монтер трубканы күтәрде. Һәм күзләре маңгаена менде...

Соңгы вакытта тынгы бирми торган бер нәрсә бар... Иске йорт инде бу, Бөек Ватан сугышыннан соң ук немец әсирләре тарафыннан төзелгән өч катлы кирпеч йорт.

Марат Кәбиров. Монтер трубканы күтәрде. Һәм күзләре маңгаена менде...

Соңгы вакытта тынгы бирми торган бер нәрсә бар... Иске йорт инде бу, Бөек Ватан сугышыннан соң ук немец әсирләре тарафыннан төзелгән өч катлы кирпеч йорт.

Анда яшәүчеләр дә күбесенчә өлкән яшьтәгеләр, һәрхәлдә, хәзер сүз барачак фатирда шушы йортның замандашлары дип әйтерлек карт белән кортка яши. Заманында тырышып эшләгән ветераннар, пенсияләре бик зарланырлык түгел, бала-чагалары аягында нык тора. Шулай булгач, картлык алып килгән сырхауларны искә алмаганда артык гамьнәре юк.
Ләкин соңгы вакытта тынгы бирми торган бер нәрсә бар… Аны фаҗига дип булмый инде, кайгы да, авырлык та түгел. Әмма гел-гел кабатланып торгач, уңайсызлык тудыра, борчылырга мәҗбүр итә.

Телефоннары бар аларның. Йорт телефоны. Кәрәзлесенә бик өйрәнә алмагач, шушы гадәтләнгән аппаратны калдырдылар. Элек ул берәү генә булып, коридорда тора иде. Узган ел якынрак, җайлырак булсын дип, бүлмәләргә дә керттеләр. Һәм шуннан соң әлеге телефоннар вакыт-вакыт шалтырарга кереште. Юк, балалары, яки дуслары шалтыраткан чакларда ачыктан-ачык ишетелә аның тавышы. Ә монысы… Нык итеп тә түгел, бик кыска вакытлы сизелер-сизелмәс аваз гына. Чынлап та кемдер шалтырата алмый маташамы, әллә кайдадыр “замыкание” дип аталган нәрсә бармы – аңламассың. Картлар башта трубканы күтәреп тә карады:
– Алло!

Юк, җавап бирүче табылмады. Бары тик шыгыр-шыгыр килү генә. Кәгазь кыштырдаткан шикелле. Кайчагында бик еракта кемнәрдер сөйләшкән дә кебек тоела. Ирләр тавышы кебек, ә сүзләре аңлашылмый. Телефонның болай мыгырданып утыруы көндезләрен дә, кичләрен дә булырга мөмкин. Төн уртасында да. Тормышларына бернинди зыян салмаса да бу тавышка карт белән карчык күнегә алмады.
Ә соңгы вакытта теге ерактан ишетелгән ирләр тавышы беркадәр якынайган сыман булды һәм аның сүзләре дә аңлашылган кебек тоелды. Бабай аерым сүзләрне аңлый иде. Шул сүзләргә һәм сөйләү рәвешенә карап, боларның немец телендә икәнен чамалады. Тик телефонга кереп китәрдәй булып тыңласа да нәрсә хакында сүз баруын аңлый алмады. Бераздан бу тавыш тәмам туйдырды һәм алар монтер чакырдылар.

Монтер фатир эчендәге бөтен электр үткәргечләрне тикшереп чыкты, зарарланган җирен тапмады. Ул маташкан арада телефон тагын мыгырдап алды, монтер трубканы күтәрде. Һәм күзләре маңгаена менде. Карт белән кортканың сүзләренә ул бик ышанып җитмәгән иде, хәзер ерактан ишетелгән немец сүзләрен үзе үк тыңларга мәҗбүр булды. Тик ул моңа артык әһәмият бирмәскә тырышты, аның эше – үткәргечләрнең бөтенлеген тикшерү. Һәм ул, бәлки, берәрсе кушылгандыр дип, үткәргечнең тышкы ягын үтеп чыгарга булды.

Щиток, төрле яктан килгән үткәргечләрне тоташтыручы такта, хәзерге йортлардагы шикелле түгел, ә өй түбәсендә иде. Чардакка инде бик озак еллар буена адәм аягы басмаган – чүп, тузан, күгәрчен тизәкләре… Монтер карт белән кортка яшәгән фатирга барган үткәргечне табып алды. Беркем дә кушылмаган. Бер нәрсәсе дә зарарланмаган. Һәм ул шул үткәргеч буйлап китте. Фатирга кадәр килде, зарарланган урыны юк иде. Фатирга кадәр телефон да мыгырданмый һәм бер нинди аваз да ишетелми. Барсы да чиста. Ә эчтә… Эчтә дә бернинди ялгау юк. Ә тавыш ишетелә. Нәрсә килеп чыга соң?!. Үткәргечнең фатирга узган өлешендә кемдер кушыла мени?!. Тик бу бит мөмкин түгел.

Үткәргеч фатирга ишек яңагы артыннан керә. Монтер аны актарып карарга булды. Һәм чынлап та… Үткәргеч чыбыкларны монда ашык-пошык кына тоташтырганнар, хәтта изолента белән дә урап тормаганнар. Ишек яңагы артына җылы булсын диптер инде иске шинель тыкканнар, ә телефон чыбыгы шул шинельнең бер өлеше аша уза. Монтер шинельне тартып чыгарды. Нәрсәдер җыртылган тавыш ишетелде һәм шинель ертыгыннан идәнгә бер фотография төшеп китте. Фото саргайган инде, тик андагы яшь ир белән хатын аерма ачык күренә әле. Артында “1939” дигән язу. Монтер чамалады инде, бу фото сугыштан соң әсирлеккә эләккән немецларның берсенеке булырга тиеш. Рәсемне картларга бирде, ә шинельне кире тыгып куйды һәм щитоктан өйгә кадәр ялгаусыз үткәргеч сузды.

Шул хәлдән соң телефонның мыгырдануы да, аннан ишетелгән авазлар да башкача ишетелми башлады. Карт белән кортка әледән-әле теге фотога күз салгаладылар. Үзләре дә узган сугышның озак елларга сузылган михнәтен тоеп үскәнгә, бу фото аларга ничектер якын шикелле иде. Теге елларда дошман булып, шайтан шикелле күренсәләр дә, немец солдатлары да адәм баласы булган ич инде. Менә бит, нәкъ кызылармистләр шикелле үк бергә төшкән сурәтләрен иң яшерен җирләрендә йөрткәннәр. Әсирлеккә эләккәннәр, үлгәннәр… Бу фотоны чүп савытына ыргыту үлгәннәр рухын рәнҗетү сыман тоелды.

Ә бер мәлне оныклары кунакка килде дә әлеге сурәтне үзе белән алып китте. Ул халыкара дуслык клубы кебегрәк нәрсәгә йөри икән. Иптәшләре кызыксынганнар һәм Германиядәге камрадлары белән бәйләнешкә кергәннәр. Һәм әлеге фотодагы ханым табылган. Ул инде бик карт әби… Ә фотога ире Куртны армиягә алыр алдыннан төшкәннәр. Озак кына хат алышканнар, бераздан иреннән хәбәр килми башлаган һәм үзе дә кайтмаган. Әсирлеккә эләккән инде… Куртның мондагы язмышы турында белешергә тырышып карасалар да берни дә таба алмаганнар. Шулай да фотодагы ханымның күңеле булган, ул карт белән карчыкка рәхмәт хаты язып җибәргән.

Ул хатны оныклары китереп тапшырды. Һәм беркадәр шелтәләп алырга да онытмады:
– Телне аңлаган берәр кешене чакырсагыз ни була иде соң?!. Их, сез…
Карт үзе дә бу хакта уйлангалый иде. Карчыгы белән дә киңәшләшкән чаклары булды. Әйтеп карыйк әле берәрсенә, дип сөйләшсәләр дә һаман суза килделәр. Хәзер инде карт моның сәбәпләрен үзе дә аңлаган кебек булды:
– Сәеррәк нәрсә бит, балам… Акыллары чалшайган икән дип уйлаулары бар…
– Соң, тавыш бит чынлап та ишетелгән, – дип үзенекен тукыды оныгы, – Монтер да ишеткән бит.
– Ә без ул килгәнче моны белмәдек шул, – дип моңайды карчык. – Без аны үзебез генә ишетәбездер, дип шикләндек. Гомер буе бергә яшәгән кешеләр бер-берсенә охшый башлый бит. Хәтта чирләре дә бер төрлерәк була.

Телефоннан ишетелгән тавышның сүзләре шул рәвешле билгесез килеш калды.
Ә бераздан карт белән карчык икесе дә бер төрле төш күрде. Фотодагы немец, Курт, бер өем кирпеч күтәреп барган җиреннән борылды да йөген җиргә куеп каршы атлады. Һәм елмайды:
– Зур рәхмәт!
Таң атуга ишектә кыңгырау шалтырады. Анда теге монтер басып тора иде.
– Теге немецның фотосын ташламадыгызмы? – диде ул саулык та сорап тормастан. – Мин аны бүген төштә күрдем бугай…

Фото архивтан
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X