16+

Мошенникларны хәйриячеләрдән ничек аерырга?

Татарстанның Иҗтимагый палатасында хәйрия оешмалары җитәкчеләре белән узган “туры эфир” вакытында “Детям” хәйрия оешмасы җитәкчесе Аделина Мингазова, хәйрия оешмалары белән бергә, мошенникларның саны артуын да ассызыклап үтте.

Мошенникларны хәйриячеләрдән ничек аерырга?

Татарстанның Иҗтимагый палатасында хәйрия оешмалары җитәкчеләре белән узган “туры эфир” вакытында “Детям” хәйрия оешмасы җитәкчесе Аделина Мингазова, хәйрия оешмалары белән бергә, мошенникларның саны артуын да ассызыклап үтте.

– Мошенниклар тик утырмый, хәйрия оешмасы дигән булып, сайтлар ясыйлар, хисаплар да биреп баралар, реквизитларны да күрсәтәләр. Ялган сайт булуын гади кешеләр аңлап та бетермәскә мөмкин. Шуңа да мин ике нәрсәгә игътибар итәргә киңәш итәм. Беренчесе – мошенниклар акчаны шәхси картага җыя. Бу – төп аерма. Икенчесе – алдакчылар постларны, халыкка ныграк тәэсир итү өчен, бик эмоциональ формада язалар. “Баланы коткарырга бер көн калды”, “Акча җыелып өлгермәсә, баланы коткарып булмаячак” ише постларга халык алдана. Зур кызыл хәрефләр белән “SOS” дип язып, жәлләтә торган балалар фотолары да куялар алар. Фондка акча җибәрер алдыннан, аның Юстиция министрлыгында бармы-юкмы, хисаплар тапшырганмы икәнлеген тикшерегез. Интернетта тикшерелгән фондлар турында белешмә җыя торган махсус агрегаторлар бар, Иҗтимагый палата сайтында да фондларның исемлеге белән тынышып була, – диде ул.
“Балаларга ярдәм” дип язылган тартмалар тотып йөрү волонтерларга да ышанырга кирәкми. Аделина Мингазова сүзләренчә, аларның 99,9 проценты – мошенниклар. Абруе булган хәйрия оешмасы электричкада акча теләнеп йөрми, диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading