16+

Мәрхүмнең җидесеннән соң: «Тастымалны кире китер», - дип төшкә кергән

«Шәһри Казан» газетасының бер санында үлгән кеше кабергә күмелгәннән соң, шул мәет янына Мөнкир һәм Нәкир исемле ике фәрештә килеп, сораулар бирүләре турында язма бар иде. Әлеге язманы укыгач, бик күптән күргән төшем искә төште.

Ул вакытта миңа 18 яшьләр булгандыр. Имеш, төшемдә үлгәнмен икән, миңа шушы өч сорауны бирделәр, аларга менә шулай җавап бирерсең дип, озын баскычтан менгереп җибәрделәр. Ул вакытта әле без дингә болай якын түгел идек.

Икенче төшем турында да языйм әле. Мәрхүмнәр барысын белеп яталар икән. Әнинең җидесенә Коръән укыткан чакта, килен тезгә җәеп утырырга яңа тастымаллар алган иде. Без сәдакага тастымал ише әйбер өләшмәдек. Зөбәржәт апа ялгыш кына бер тастымалны алып киткән. Төшенә әни кергән. Зөбәрҗәт, ашта без тастымал таратмадык дип. Ул апа, сандыкка салып куйган идем инде дип, кире шул тастымалны китерде. Менә шулай да була икән...

Гөлнур Федорова, Балтач.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading