16+

Мәрхәмәтлелек бәйрәме күңелләрне җылытты

Корбан гаете – хәерле эш-гамәлләргә, тынычлыкка, бердәмлеккә өндәүче зур бәйрәм, дип билгеләп үтте үзенең Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгатендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Халкыбызның матур яшәве аның күп санлы милли бәйрәмнәрне эчтәлекле һәм мәгънәле итеп үткәрә белүендә дә чагыла.

Һәр елдагыча, быел да Урсай авылының урта мәктәбе ашханәсендә мул табын артында дини бәйрәмебез бик күңелле үтте. Анда 60лап кеше катнашты. Алар арасында сәламәтлекләре буенча кайгыртуга мохтаҗ өлкәннәр аеруча күп иде. Аларга җылы сүзләрен чын йөрәктән җиткерүче Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Равил Бакиров, урып-җыю чорының иң кызган вакыты булуга карамастан, вакытын кызганмады, башыннан ахырына кадәр бәйрәм итүчеләр арасында булды. «Сез әле барыгыз да бик матурлар, бик чибәрләр», – дип, күңелләрен күтәреп җибәрде. Мул сый-хөрмәттән торган табын да аның шәфкатьлелеге аркасында иде.

Авыл мулласы Җәүдәт ага Шәрипов, авыл җирлеге башлыгы Илмир Абдуллин, район башлыгы котлавын җиткергән район авыл хуҗалыгы идарәсе вәкиле Дилүс Рафиков, ветераннар советы рәисе Рузилә Зарипова, ветеран-укытучы Нәфисә Гарипова һәм башкаларның чыгышлары – барысы да кешеләрнең иң күркәм сыйфаты – мәрхәмәтлелек икәнен калку итеп күрсәтте.

Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ, Азнакай районы, Урсай авыл Советы депутаты.

Фото бизәлеш өчен бирелде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading