16+

Мөселман эшмәкәрләре РКБның инфекция госпитале пациентларына кислород шлемнары тапшырды

Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Республика клиник хастаханәсенең инфекция госпиталенә кислород шлемнары тапшырды, алар каты авыручыларны дәвалау һәм кислород белән тәэмин итү өчен кирәк.

Мөселман эшмәкәрләре РКБның инфекция госпитале пациентларына кислород шлемнары тапшырды

Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Республика клиник хастаханәсенең инфекция госпиталенә кислород шлемнары тапшырды, алар каты авыручыларны дәвалау һәм кислород белән тәэмин итү өчен кирәк.

Әлеге әсбаплар авыр вакытта медицина хезмәткәрләре белән ковид белән чирләүчеләргә ярдәм итү максатыннан мөселман эшмәкәрләре акчасына алынган. Бу кислород шлемнарының беренче партиясе, алга таба Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе әгьзалары инфекция госпиталенә ярдәм итүне дәвам итәчәк.

Оешманың президенты Айдар Шәһимәрданов билгеләп үткәнчә, мөселман эшмәкәрләре медицина хезмәткәрләренең хәлен аңлый, әлеге чара исә аларга шундый авыр вакытларда ярдәм итүнең бер мөмкинлеге булып тора.
"Бер очрашуда Рафаэль Фирнаялович 60 данә кислород шлемына ихтыяҗ бар дип әйткән иде. Без бу хакта үзебезнең вәкилләребезгә белгерттек, мөселман эшмәкәрләре шунда ук беренче партиясен алырга кирәк дип дәррәү күтәрелделәр. Алга таба без бу юнәлештәге эшне дәвам итәчәкбез, чөнки барыбыз да табибларның коронавирусны җиңә алырлык җиһазлары булуын тели", - диде Айдар Шәһимәрдәнов.

РКБның инфекция госпиталендә реанимация бүлеге мөдире Илдар Мөслимов әйтүенчә, пациентлар әлеге кислород шлемнарын бик көтә, ковид белән авыручыларны дәвалау өчен алар бик кирәк.
"Инфекция белән көрәш юлында безгә һәртөрле ярдәм мөһим, аеруча кирәкле җиһазлар һәм әсбаплар алынса. Без Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенә бик рәхмәтле", - диде Илдар Мөслимов.

Рәсим Хаҗиев


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading