16+

Мәскәү һәм Киров районы ветераннары хөрмәтләнде

Берлинны алырга баргандай хәрби киемнәрдән, ул чор автомобильләренә  утырып,  кызыл җиңү байрагы күтәреп, “ура!” кычкырып килеп керделәр алар ветераннар яши торган ишешегалларына.

Мәскәү һәм Киров районы ветераннары хөрмәтләнде

Берлинны алырга баргандай хәрби киемнәрдән, ул чор автомобильләренә  утырып,  кызыл җиңү байрагы күтәреп, “ура!” кычкырып килеп керделәр алар ветераннар яши торган ишешегалларына.

Шунда ук баян тавышы ишетелде, сугыш турындагы “Катюша”, “Җиңү көне” җырлары яңгырады, дәртле вальс биюләре бөтерелде.

Коронавирус мәҗбүр иткән үзбикләнү режимында  ишегалларының кабер  тынычлыгына ияләнгән халык  бу хәлләрне күреп тәрзәдән урамга карады.  Анда тиздән булачак  Җиңү көне уңаеннан чып-чын бәйрәм бара иде.

Менә икенче ел инде башкалабызның Мәскәү һәм Киров районы Җиңү бәйрәме алдыннан үз ветераннарын шулай ишегалларында концерт программасын күрсәтеп  хөрмәтли. Аларда башкалабыз  вузларында укучы  талантлы егет-кызлар  катнаша.

Менә бүген дә өч ветеранны өйләренә барып  котладылар. Башта  тәбрикләү Сәхап Илаловка яуды. Сугыш ветераны район  башлыгы Сергей Миронов кулыннан  котлаулар һәм бүләкләр алды. Алар арасында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган истәлек медале дә бар иде.

Шундый ук хөрмәтне сугышны кинолардан гына карап белмәгән, яу кырында яшьлекләрен калдырган  Михаил Долгов  һәм Николай Рыжков та алды. Аларны Мәскәү районы  торак-коммуналь  хуҗалык  идарә компаниясе  директоры  Олег Калимов та  котлады. Бу көннәрдә бәйрәмнәрдән мәхрүм калган халык:  ветераннар да, аларның күршеләре дә мондый бәйрәм өчен  күз яшьләре белән рәхмәт әйттеләр.

Узган ел башланган бу игелекле эшкә быелгы зәхмәтле вирус вәзгыяте  искәрмәләр дә кертте. Барлык катнашучылар: артистлар да, җитәкчеләр дә, ветераннар үзләре дә  саклану чараларын төгәл үтәп,  битлекләрдән иделәр.   Ләкин бу  75 ел элек яңгыраган Җиңү залпларының  әһәмиятен, бәйрәм рухын  киметә алмады кебек.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading