16+

«Мәскәүдә татар сүзләре кайтаваз булып яңгырый»

Россия халкы арасында популяр булган «Эхо Москвы» радиосында «Татарча сөйләшәбез» дип аталган тапшыру чыга башлады. Аның беренче чыгарылышы 22 август көнне булды.

«Мәскәүдә татар сүзләре кайтаваз булып яңгырый»

Россия халкы арасында популяр булган «Эхо Москвы» радиосында «Татарча сөйләшәбез» дип аталган тапшыру чыга башлады. Аның беренче чыгарылышы 22 август көнне булды.

Радионың баш мөхәррире Алексей Венедиктов әйтүенчә, Мәскәүдә татарлар бик күп яши һәм алар башкалада өченче этнос булып тора, шуңа күрә мондый тапшыруны эшләп карарга булганнар. «Татарча сөйләшәбез» тапшыруындагы татарча өлешен Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килә торган «Умарта» татар телен укыту курслары җитәкчесе Лилиана Сафина укый. Тапшыру өчен материалларны да үзе әзерли.

– Беренче айда тапшыруыбыз атнага өч тапкыр чыгачак. Бу тапшырулар күбесенчә рус телле радиотыңлаучылар өчен. Чыгарылышларда рус теленә татар теленнән кергән сүзләр турында аңлатыла. Тәүге сүзебез «капкын» иде. Алга таба топонимик сүзләр турында мәгълүмат бирәчәкбез. Әлегә шундый 50 сүз әзерләнеп куелды, – дип сөйләде ул безгә.

Лилиана тумышы белән Татарстанның Кайбыч районыннан. Мәктәпне тәмамлагач, Мәскәү педагогия университетының рус филологиясе бүлегенә укырга керә. Ул вакытта анда татар бүлеге дә эшли торган була. Лилиана институттан рус һәм татар филологиясе белгечлеген алып чыга. Бүгенге көндә филология фәннәре кандидаты, Мәскәүнең бер университетында чит ил студентларына рус телен укыта. 2003 елдан бирле Мәскәүнең элекке татар бистәсендә урнашкан тарихи бинасы – Әсәдуллаев йортында татар теле дәресләрен дә алып бара.

– Баштагы елларда татар теле дәресләренә ун-унбишләп кенә кеше йөрсә, хәзер өчәр төркем эшли. Быел дүрт төркем эшләр дип көтелә. Телне өйрәнү өчен татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә килә. Быел чуваш милләтеннән берничә кеше укыды. Америка, Англиядән килгән чит ил студентлары да теләп укыды. Аудиториябез төрле – татар теленең яңгырашына гашыйк булып та, әби-бабайларының телен өйрәнәсе килеп тә, күңелләрендә татарлык хисләре уянганнар да, катнаш гаиләләрдән булганнар да килә. Татарстан тиз үсә, дәрәҗәсе дә күтәрелә, моны аңлап алган кешеләр дә махсус татар телен өйрәнергә дип килә. Кайбер ата-аналарның балаларын Иннополис шәһәренә укырга җибәрәсе килә. Татарстанда татар теле кирәк булыр дип, аларны безгә алып киләләр. Шимбә көнне балаларны да укытабыз. Элек биш яшьтән үк кабул итсәк, ата-аналарның теләген истә тотып, быел аннан да кечкенәрәкләр белән эшләрбез дип уйлап торабыз. Курсларга килүчеләр арасында укуны ташлаучылар юк диярлек, чөнки безгә телне өйрәнү теләге көчле булганнар гына килә. Шунысы сөендерә: элек татар телен аңларлык-сөйләшерлек дәрәҗәдә өйрәнсәк тә җитә дип әйтәләр иде, хәзер исә грамматикага да игътибар итәләр, – ди Лилиана.

Әңгәмәдәшем татар телен үзе булдырган методика нигезендә укыта. Безнең аудитория Казанныкыннан аерыла, монда татар телендә сөйләшерлек тирәлек кысанрак, текстларга мин күбесенчә Мәскәү топонимик атамаларын кертәм, ди ул.

Фотолар: vk.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading