16+

Мәскәүдә үзизоляция режимы май ахырына кадәр озайтылды

Сәүдә үзәкләре, җәмәгать туклану урыннары, хезмәт күрсәтү, мәгариф, спорт һәм башка сәнәгый булмаган өлкәләрдә үзизоляция режимы 31 майга кадәр озайтыла, диелә. "Рестораннар, театр һәм спорт корылмаларын ачарга әлегә иртәрәк", ди Собянин.

Мәскәүдә үзизоляция режимы май ахырына кадәр озайтылды

Сәүдә үзәкләре, җәмәгать туклану урыннары, хезмәт күрсәтү, мәгариф, спорт һәм башка сәнәгый булмаган өлкәләрдә үзизоляция режимы 31 майга кадәр озайтыла, диелә. "Рестораннар, театр һәм спорт корылмаларын ачарга әлегә иртәрәк", ди Собянин.

Мәскәү мэры Сергей Собянин изоляция режимын 31 майга кадәр озайтты. 12 майдан башлап, Мәскәү битлекле һәм пирчәткәле режимга күчә.

Бу хактагы карарга кул куюы турында башкала мэры үзенең шәхси блогында хәбәр итә. Анда ул Россия Президенты Владимир Путинның коронавирус сәбәпле чикләүләрне бетерә башларга әйтүен җиткерә. Шул ук вакытта һәр төбәктә, вәзгыятьнең нинди икәнлеген истә тотарга кушуын да җиткерә.

Собянин Мәскәүдә коронавирус йоктыручыларның әле шактый булуын искәртә. Шул ук вакытта вәзгыять тотрыкланды, дип ул: "Коронавирусны җиңүгә таба мөһим адымнар ясалды". Моның өчен үзизоляция таләпләрен үтәгән мәскәүлеләргә рәхмәтен дә җиткерде. 12 майдан аерым өлкәләрдә чикләүләрне бетерә башлау хакында белдереп, Мәскәү мэры, вәзгыять начар якка таба борылган очракта, аларның янә кертелүен искәртә. 12 майдан сәнәгать һәм төзелеш оешмалары эшкә чыга башларга мөмкин. Сәүдә объектлары һәм җәмәгатҗ транспортында исә битлек һәм пирчәткә режимы кертеләчәк. Аларны хәзер Мәскәү метросы станцияләрендә дә алырга мөмкин булачак.

Шул ук вакытта сәүдә үзәкләре, җәмәгать туклану урыннары, хезмәт күрсәтү, мәгариф, спорт һәм башка сәнәгый булмаган өлкәләрдә үзизоляция режимы 31 майга кадәр озайтыла, диелә. "Рестораннар, театр һәм спорт корылмаларын ачарга әлегә иртәрәк", ди Собянин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading