16+

Мөслим районында бер гаилә өченче тапкыр янган

Яңа ел алдыннан Метрәй авылында яшәүче Баевлар гаиләсенә зур хәсрәт килгән. Берничә көн элек аларның абзар-куралары, гаражлары, машиналары янган. Малларын саклап кала алганнар, алары әлегә күршеләренең сарайларында торып тора. 

- Данил абыйлар янгын белән өченче тапкыр очраша инде. Ике дистә ел эчендә өч янгын күрергә туры килде аларга. Башта агачтан үзләре салып кергән йорт янды. Берничә ел элек мунчалары көлгә әйләнде. Ул вакытта абзарларын саклап кала алдылар. Хәзер инде шул сарай, гаражлары ут астында калды, - дип сөйләде авылдашлары Рүзәл Минһаҗев.
Янгын кыска ялганыш аркасында килеп чыккан дип фаразлана. Ут иртәнге алтынчы яртылар тирәсендә чыккан. Ярый әле өйләренә күчеп өлгермәгән, вакытында сүндерә алганнар. Данил һәм Лилия Баевлар белән бергә уллары белән киленнәре, оныклары да яши. 
- Бик матур үрнәк гаилә. Кулган килгәнчә без авылдашлары булышырга тырышабыз, - ди Рүзәл.

Баевлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен: Данил абый - +79393940430
АК барс 4000 7934 7753 8237,
сбербанк 4817 7601 4364 1763

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading