Ринатның Чаллыда да эше җитәрлек иде анысы. 25 яшьлек егетнең барысына да өлгергәненә шакката идем. Төп эшеннән тыш туйларда, юбилейларда сораган кешегә табын кора иде ул. Нәрсә кирәк – шуны пешерә: шашлыгын да, хашламасын да, пылавын да, ухасын да. Җәй җитсә, җиләк җыеп сата, кыш көне прокатка тюбинглар, чатырлар бирә. Хәтта ялы да юк иде Ринатның. Кырымда эшләп кайткан дусты тәҗрибәсе белән уртаклашканнан соң, Ринат кызыксынуын җиңә алмаган. Тәвәккәлләгән дә, осталыгын арттыру өчен, алты ай Кырымда эшләп кайтырга булган. «Эш кайда да бар ул, бары иренми эшләргә генә кирәк. Монда берьюлы ике куянның койрыгын тотарга булдым. Яңа җирләр дә күреп кайтам, акча да эшлим», – ди әңгәмәдәшем.
– Башта самолет белән очарга уйлаган идем. Китәргә берничә көн кала, әни белән донор буларак кан тапшырырга хастаханәгә килдек. Шунда кан биреп ятканда, башыма бер уй килде: ә нигә әле сәяхәтне кызыклырак, истә калырлык итмәскә? Кыскасы, уйладым да Кырымга кадәр поезд белән төрле шәһәрләрдә туктый-туктый барырга булдым, – ди ул.
Тиз генә поездга билетлар алган, якыннары белән хушлашкан, кирәк-яракларын җыйган да юлга кузгалган. Беренче тукталышы – Саратов шәһәре. Аннары, Сочи, Адлер. Башта Сочига кадәр барып, шунда берничә көнгә калырга ниятләгән булган. Тик поездда барганда яңа танышлары Абхазиянең табигатен бик мактагач, шул илне барып күрергә карар кылган.
Комментарийлар