16+

Мунчага чыршы кыстырып барыгыз

Бу дөньяда мунча яратмаган берәр кеше бармы икән ул? Юктыр, мөгаен. Кемнәрдер өчен ул бер хобби да. Алай гына да түгел, әлеге хоббины һөнәр иткән кешеләр дә бар. Шуларның берсе – чабындыручы, русчалап әйткәндә, пармейстер Булат Сираҗиев. Мунча яратканга, ул шәһәрдән авылга да күченеп яшәгән. 

Мунчага чыршы кыстырып барыгыз

Бу дөньяда мунча яратмаган берәр кеше бармы икән ул? Юктыр, мөгаен. Кемнәрдер өчен ул бер хобби да. Алай гына да түгел, әлеге хоббины һөнәр иткән кешеләр дә бар. Шуларның берсе – чабындыручы, русчалап әйткәндә, пармейстер Булат Сираҗиев. Мунча яратканга, ул шәһәрдән авылга да күченеп яшәгән. 

Мунча керү культурасы
– Фатир сатып, авылда йорт салдык. Йортка кадәр мунча төзеп куйдык. Гаиләбез белән мунча керергә яратабыз. Авылдагы мунчага дуслар да килеп йөри башлады. Аларны мин җәйдән әзерләп куйган себеркеләр белән чабындыра идем. Моның өчен махсус курслар барлыгын ишеткәч, башта аптырап калдым: мунча яга, себеркене парландыра, чабындыра беләбез, тагын нәрсә өйрәнергә була икән, дигән идем, курсларга баргач, берни белмәгәнемне аңладым. Чабындыруның үз техникасы, үз кагыйдәләре бар икән. Аннан дуслар, танышлар чакыра башлады. Шулай итеп, хобби һөнәргә әйләнде дә куйды. Авылдан Казанга күченеп килдек, монда да мунча салдык. Заказлар булганда, мунчада чабындыручы булып эшлим. Тагын бер төп эшем бар: мөселман балалары өчен китаплар чыгарам, – ди ул.

Булатның әйтүенчә, чабындыручы хезмәте хәзер бик популяр, соңгы вакытта мунчага туристлар да шактый йөри башлаган. Корпоративларны да мунча комплексында үткәрүчеләр бар. 

– Мунчаны яраталар, әмма заман белән бергә мунчага йөрү культурасы да үзгәрә, аңа кайберәүләр кәеф-сафа кору итеп кенә карый. Сыра, спиртлы эчемлекләрсез мунча керүне күз алдына да китерә алмыйлар. Мунчаның тәме бит аңарда түгел, ә дөрес итеп парлануда. Кеше мунчадан сихәтләнеп кайтырга тиеш, – ди ул.

– Мунчага көн дә йөрсәң дә, зыяны юктыр? 
– Атнага бер тапкыр, аннан да артык кирәкми. Ешрак чабынган саен, тир белән файдалы минерал матдәләр дә чыга. Аннары, йөрәк авырулы кешеләргә дә бик сак булырга киңәш итәм. Күпләр мунчада парлану өчен аның температурасы 100-120 градус булырга тиеш дип уйлый. Имештер, күбрәк булган саен яхшы. Андый температурада өч минут кына утырып була. Мунча бит ул җәзалый торган бүлмә түгел, нишләп анда кеше түзеп-чыдап утырырга тиеш. Иң кулай температура – 65-75 градус, дымлылык 50-60 процент булса яхшы. Гадәттә, без бер кешене кимендә 15 минут чабындырабыз. Чабындыру дигәндә, аркага себерке белән шап-шоп сугуны күз алдына китерәсездер, без күбесенчә ике кулга ике себерке тотып, шулар белән парны «алып җылытабыз». Парны өстәп тә торабыз. Үзенә уңайлы температураны һәркем үзе сизәргә тиеш. «Куллар, аяклар, технология – безнеке, ә баш – сезнеке», – дибез без клиентларга. 


Мунча керергә әзерләнү
– Утырып парлану дөрес түгел, диләр. Ул чынлап та шулаймы? 
– Утырып та, басып та парланырга була, әмма ятып парлануның нәтиҗәсе күбрәк, чөнки кешенең бөтен тәне, аяклары да, башы да бер үк температурада була, тәнгә эссе тигез тарала. Ә башыгызга башлык кияргә онытмагыз. 

– Мунчага керер алдыннан нәрсәне истә тотарга кирәк?
– Спиртлы эчемлекләр эчмәскә. Ул – организм, бигрәк тә бавыр өчен зыянлы. Син мунчага ял итәргә, сәламәтлегеңне яхшыртырга дип киләсең, чынлыкта киресенчә булып чыга. Мин үзем андый мунчаларга бөтенләй бармыйм яки спиртлы эчемлекләр кулланылмаса гына барам, дип кисәтеп куям. 

– Мунчага ашап барыргамы, әллә буш карынга дөресрәк буламы?
– Ашказаны тулган да булмасын, ач килеш тә бармагыз. Кайберәүләр күп итеп ашарга алып килә, бу дөрес түгел, чөнки организмга артык зур көч килә. Ул ризыкны эшкәртсенме, әллә эсседән саклансынмы? Ашказаны тулган кеше тиз арый, мунчада озак тора алмый. Мунча алдыннан, аннан соң да тән температурасындагы су яки үләнле чәй эчәргә кирәк. Куас, каһвә, кара чәй эчәргә киңәш ителми. Салкын су эчү дә дөрес түгел. 

Нинди себерке кулланырга?
– Нинди себерке кулланырга киңәш итәсез?
– Парлану өчен имән себеркесе әйбәт. Аның яфраклары киңрәк, формасы белән җилпәзәне хәтерләтә, аның белән парны күбрәк «тотып була». Каен себеркесен дә кулланырга була. Ул массаж өчен уңайлы. Без башта – каенныкын, аннары имән себеркесен кулланабыз. 

– Аны ничек дөрес итеп парландырырга?
– Башта бер сәгать салкын суда тотасың, аннары биш-ун минутка 55-60 градус кайнарлыктагы суга тыгып аласың. Су бик кайнар булса, ул артык йомшак була.

– Мунча ташына эфир маен сибү гадәте бар, аны кемдер зыянлы дип тә әйтә.
– Аның зыяны чынлап та бар. Ул кайнар ташка эләгеп, канцерогеннар бүлеп чыгара. Кеше шуларны иснәп утырырга тиеш була. Хуш ис чыксын өчен, без ләүкәгә ак чыршы (пихта) ботаклары түшибез. Бердән, ароматерапия булып тора, эсседә эфир майлары бүлеп чыгара, икенчедән, микробларны үтерә.

Мунча салучыларга киңәшләр
- Чабыну бүлмәсендә, һичшиксез, тәрәзә булырга тиеш. Мичтәге утыннар янып, кислородны бетерә. Кеше анда углекислый газ иснәргә мәҗбүр була, берничә минуттан хәле дә бетәргә мөмкин. Мунчага керер алдыннан тәрәзәне, ишекне ачып җилләтеп алыгыз. 

- Ләүкәне 70-80 см биеклектә эшләргә кирәк, Аңа басып менә торган эскәмияне алынмалы итегез. Югыйсә ләүкәдә яткан кешене аның аша чабындыру уңайсыз. Менеп бассаң, чабындыручыга бөгелеп басарга туры килә. Алай кешене озаклап чабындырып булмый.

- Мунча эчен күп вакыт нарат агачы белән тышлыйлар. Ул, әлбәттә, иң арзаны, әмма җылынгач, сумала тама башлый. Иң әйбәте – яфраклы агачлар, һич югы түшәмен булса да яфраклы агачтан эшләтегез. 

- Мунча өчен каен һәм имән утыны яхшы, алар эссене яхшы бирә.
 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading