16+

Муса Җәлил белән математика галимен нәрсә бәйли?

«Мәскәү шәһәреннән зур шәхес килә, очрашуга син керерсең», дигән сүзне ишеткәч сөенеп куйдым. Кемнәр белән генә очрашмыйбыз, аралашмыйбыз, шөкер. Чит төбәктәге милләттәшләребезне аеруча яратам мин. Ләкин «Казан утлары» журналында узган очрашудан бераз күңел төшенкелеге белән чыктым...

Муса Җәлил белән математика галимен нәрсә бәйли?

«Мәскәү шәһәреннән зур шәхес килә, очрашуга син керерсең», дигән сүзне ишеткәч сөенеп куйдым. Кемнәр белән генә очрашмыйбыз, аралашмыйбыз, шөкер. Чит төбәктәге милләттәшләребезне аеруча яратам мин. Ләкин «Казан утлары» журналында узган очрашудан бераз күңел төшенкелеге белән чыктым...

Беренчедән, Мәскәү шәһәреннән килгән мәртәбәле кунагыбыз белән очрашуның редакция дәрәҗәсендә генә узуы белән килешеп бетмәдем. Икенчедән, чараны яктыртырга чакырылган журналистлар да икәү генә иде. Ләкин очрашуда Газинур Морат, Марсель Галиев, Вакыйф Нуриев, Ләбиб Лерон, Айгөл Әхмәтгалиева кебек мәртәбәле язучы-шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклесе Камәрия Хәмидуллина катнашуына кунагыбыз сөенүен яшермичә: «Гомеремдә беренче тапкыр шулкадәр язучы белән бер өстәл артында утырам. Мин бик шат», – диде.

Ә ул, дөрестән дә, зур шәхес, Мәскәү дәүләт университеты профессоры, физика-математика фәннәре докторы, Ломоносов премиясе лауреаты Иҗат Сабитов. Мәскәү өлкәсенең Воскресенск дигән шәһәрендә утып үсүенә карамастан, саф татарча сөйләшә. Сөйләмендә бер генә рус сүзе кулланмавы белән ул очрашуда катнашкан язучы-шагыйрьләрне дә таң калдырды. Геометрия өлкәсендә йөзгә якын фәнни хезмәт авторы буларак бөтен дөньяга танылган милләттәшебез шигырь-хикәяләр дә яза. Аның иҗат әсәрләре җыр булып зур сәхнәләрдән яңгырый. «Шигырьләремнең «Шәһри Казан» газетасында да басылганы бар», – дип сөендерде ул безне. Шушы көннәрдә 84 яшьлек туган көнен билгеләп үтәчәк Иҗат ага туган теленнән тыш, берничә чит телдә дә камил сөйләшә. Математика буенча күп кенә китапларны инглиз һәм француз телләреннән тәрҗемә иткән. 

Ана телен шулай камил белүенең серен дә әйтте. «Татар китапларын бик күп укыдым. Туган телемне үстерергә алар ярдәм итте дә инде. Әнинең район үзәгеннән алып кайткан татар китапларын йотлыгып укый идем. Балачактагы иң яраткан китабым булып, Гариф Гобәйнең «Маякчы кызы» китабы истә калган. Ул китап хәзер дә өемдә кадерләп саклана», – диде Иҗат Сабитов.

Галимнең әтисе Хак Сабитов шигырьләр, пьесалар язгалаган, шуларны үзешчән артистлар белән сәхнәләштереп йөргән. Эвакуациягә кадәр Мәскәү өлкәсе Воскресенск шәһәре китапханәсендә, редакциядә эшләгән, җәлилче Әхмәт Симаевның хезмәттәше булган, Муса Җәлил белән якын аралашкан. «Татар теленә, татар әдәбиятына мәхәббәт әтинең Муса Җәлил кебек бөек шагыйрьләр, язучылар белән дуслыгы турындагы истәлекләрдән килгәндер», – дип шул чорларга кайтты Иҗат ага. Һәм тормышындагы бик күп истәлекле вакыйгалар белән уртаклашты. Үзенең шәҗәрәсен яхшы белүенә, туганнарын исемләп кенә түгел, хәтта кайда яшәгәнен, эшләгәнен хәтерләвенә сокландык. Ул аларның исемен мәңгеләштерү турында да хыялланып яши. Бабасы – күренекле дин эшлеклесе һәм мәгърифәтчесе Сәрвәретдин Мифтахетдин улы Сабитовның мирасын таныту өчен җан ата. Аның сүзләрен хуплап, Татарстанның халык укытучысы, җәмәгать эшлеклесе Камәрия Хәмидуллина мәгърифәтче Сәрвәретдин Сабитовны фәнни яктан өйрәнеп, татар дөньясына яңа шәхес ачарга мөмкин булуын әйтте. 

Туган халкы өчен өзгәләнеп торучы шәхес идеалын мин Иҗат Сабитов мисалында күрдем. Ул «Татар халкы!» дип сөйләнеп йөрүе белән түгел, ә гамәлләре белән зур хөрмәткә лаек шәхес. Алар турында аз белүебез бик кызганыч күренеш, әлбәттә. 

Динара Әхмәт

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading