Муса Җәлил премиясе ияләре билгеле булды
Казанда Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залында Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары игълан ителде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Казанда Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залында Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары игълан ителде.
Муса Җәлил премиясе татар теле һәм мәдәниятен саклау, үстерү һәм популярлаштырган өчен Камал театры артистлары Динә һәм Илнур Закировларга; CLEAPL инновацион проектын тормышка ашырган һәм экологик куркынычсыз технологияләр булдырган өчен Иван Захаровка; музыкаль сәнгатькә керткән үсеше өчен композитор Ильяс Камаловка; яңа буын татар поэзиясенә әдәби-эстетик кыйммәтләр керткән өчен шагыйрь Булат Ибраһимга; сынлы сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен Роман Абдуллинга бирелде.
Премияләрне тапшыру тантанасына премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева килгән иде.
Быел жюри хозурына 62 кандидат тәкъдим ителгән. Кандадитларның күпчелеге музыкантлар, иҗтимагый хезмәттә булучылар һәм театр өлкәсендә эшләүчеләр, дип яза Татар-информ.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәдәният
Соңгы алкышлар: Казанда кабатланмас җырчы Резидә Шәрәфиева белән хушлаштылар
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
Комментарийлар