16+

"Мәйдан" каналы 40 ел фермада сыер сауган Фирдәүсә Нәзированың хыялын тормышка ашырды

"Мәйдан” музыкаль каналы #БИКШӘПМӘЙДАН дип исемләнгән бәйгегә нәтиҗәләр ясады. Беренче, икенче һәм өченче урын ияләренә телевизорлар тапшырылды. Аларны һәм 10 махсус бүләк ияләрен Казанның затлы залына җыеп бүләкләделәр.

"Мәйдан" каналы 40 ел фермада сыер сауган Фирдәүсә Нәзированың хыялын тормышка ашырды

"Мәйдан” музыкаль каналы #БИКШӘПМӘЙДАН дип исемләнгән бәйгегә нәтиҗәләр ясады. Беренче, икенче һәм өченче урын ияләренә телевизорлар тапшырылды. Аларны һәм 10 махсус бүләк ияләрен Казанның затлы залына җыеп бүләкләделәр.

Бәйгенең максаты – таныла алмаган, ләкин зур сәхнәгә чыгарга хыялланган талантлы башкаручыларны барлау иде. Инстаграмда үткәрелгән бәйгедә барлыгы 100дән артык кеше катнашты. Алар арасыннан нибары 3 җиңүче сайлап алынырга тиеш иде. Ләкин талантлылар күп булу сәбәпле, “Мәйдан” җитәкчелеге тагын 10 башкаручыга махсус бүләк тапшырырга булды. Моннан тыш, 25 катнашучы кызыксындыру бүләгенә ия булды.

Беренче, икенче һәм өченче урын ияләренә телевизорлар тапшырылды. Аларны һәм 10 махсус бүләк ияләрен Казанның затлы залына җыеп бүләкләделәр. Башкаручылар Татарстанның төрле почмакларыннан килде. Араларында төрле һөнәр ияләре бар: сыер савучы, фельдшер, завод эшчесе, агач остасы, укытучы һәм башкалар. Алар хыялларын тормышка ашырганы өчен  “Мәйдан” каналы җитәкчесе Диана Рифхәт кызы Сафиуллинага зур рәхмәтләрен җиткерде. 40 ел буе фермада сыер сауган Фирдәүсә Нәзирова бирегә килүенә ышанмады, күзләре яшькә төренде. 

Бүләкләү тамашасы концерт форматында узды. Ягъни һәр башкаручы баянга кушылып татар халык җырын башкарды. Зал, чын мәгънәсендә, моңга күмелде. Биредә яңгыраган тавышлар һәркемнең йөрәгенә үтеп керде. 

Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова, Р.Ваһапов фестивале лауреаты Рәнис Габбазов, күп кенә җыр бәйгеләре лауреаты Илгиз Шәйхразиев, виртуоз баянчылар Илфат Шәехов белән Ильяс Шәрипов әлеге чараның махсус кунаклары булды. Концертны Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров белән журналист Эльвира Шакирова алып барды.

Җиңүчеләр:

Беренче урын иясе – Ләйлә Сибгатуллина 
Икенче урын иясе – Фидәлия Зәкиева 
Өченче урын иясе – Дамир Шакиров 

Махсус бүләк ияләре: 

Фирдәвес Шиһапова 
Илназ Әгъләметдинов 
Фирдәүсә Нәзирова
Айрат Сәетов
Нурдания Низамова 
Радик Гыйльманов 
Илһамия Кәримова 
Рөстәм Муратшин 
Гөлсинә Гашигуллина
Фирдәвис Идрисов 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading