16+

Мәймүнә Зәкиева: «Шәйми бабай мичне сүтмәскә кушты!»

Газетабызның даими укучысы – 82 яшьлек Мәймүнә апа Зәкиеваның хәлләрен белергә кергәч, ирексездән, кочып аласы килде. Ачык йөзле, күк төсендәге зәп-зәңгәр күзле, тәбәнәк кенә Мәймүнә апа коеп куйган үз дәү әнием инде менә. Хәтта исемнәре дә бер үк бит.

Мәймүнә Зәкиева: «Шәйми бабай мичне сүтмәскә кушты!»

Газетабызның даими укучысы – 82 яшьлек Мәймүнә апа Зәкиеваның хәлләрен белергә кергәч, ирексездән, кочып аласы килде. Ачык йөзле, күк төсендәге зәп-зәңгәр күзле, тәбәнәк кенә Мәймүнә апа коеп куйган үз дәү әнием инде менә. Хәтта исемнәре дә бер үк бит.

Мәймүнә апа Дусым авылындагы зур өйләрендә кызы тәрбиясендә яши. Өйләре зур, заманча җиһазланган, ә ихата түрендә... ап-ак мич тора.

– Шәйми бабай, нинди хәл булса да, авыл өйләрендә мичләрне сүтмәскә кушты! Дөнья хәлен белеп булмый, йортта мич булырга тиеш, – дип елмая Мәймүнә апа.
Әбинең хәстәрлеген дә аңлап була, тормыш сынауларын, сугыш, ачлык чорларын үткән кеше бит ул.

– Яшь чакта Чулманның салкын суларын кичеп, Атабай, Мари урманнарын кисәргә туры килде. Менә шуннан сызлап калды инде аяклар. Әти 1940 елларда үлде, шуңа да бөтен авыр эшкә мине җибәрделәр, – ди әби, көрәнсу төскә кергән аякларына ишарәләп.
Әтисе мал табибы булгангамы, ул да кечкенәдән дәвалау эшенә тартылган, табиб буласы килгән. Ләкин аңа колхозда калырга туры килә.

– Колхоз рәисе мине ике тапкыр зурлап пенсиягә җибәрде. Беренче тапкырда биш бала тәрбияләп үстергән өчен, 50 яшь тулгач, икенчесе – 55 яшемдә. Ләкин тиз генә бирешмәдем. Лаеклы ялга 65тә генә чыктым әле, – ди Мәймүнә апа.
82 яшендә дә көр күңелле, шат йөзле, тиктормас әби әле ул. Биш вакыт намазын укый, уразасын тота, хәтта оныкларының мәктәптә узган ата-аналар җыелышына да үзе йөри.

– Әле кайчан гына инсульт кичерде. Саклан, дим, ә ул ураза тота, – дип, кызы яратып кына тиргәгән була үзен.

Ләкин Мәймүнә апа кебек тормыш чыныктырган әбиләргә Ходай каршындагы бурычын үтәргә инсульт киртә була алмый шул... Күзләр генә тия күрмәсен ак яулыклы әбиебезгә!

Алисә Шәрәфиева, Әтнә, Дусым

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading