Без – Тинчурин театры артисты Наил Шәйхетдинов белән икетуган балалары, ягъни әниләребез бертуган. Ул миннән ике яшькә яшьрәк. Әнисе Срурия апа гаиләдә иң олы бала булган. Әтиләре сугыштан исән-сау әйләнеп кайтты. Наил күп балалы гаиләдә үсте. Әтием Белоруссия чигендә хезмәт иткәндә, сугыш башлана, бәрелешләрнең беренче көнендә үк хәбәрсез югала. Миңа өч яшь тулганда, әнием дә үлеп китә. Мин шулай әти ягыннан әби-бабай кулында үскәнмен.
Срурия апаларга бик еш бара идем. Анда уйнарга балалар да күп, тәмле ашаталар да. Без өчәү артист булып уйныйбыз: мин, Наилнең апасы Наҗия, Наил ниндидер үзебез уйлап чыгарган Хритун (Харитундыр инде ул), икенчебез – Бәсилий (Василий), өченчебез Бахман булып, рольләргә керәбез. Каян ишеткән булгандыр инде ул урыс-чуваш исемнәрен.
Бераз үсә төшкәч, җәй айларында колхоз эшенә чумабыз. Шәмсетдин җизни, Наилнең әтисе, ашлык амбарлары складларының хуҗасы иде. Балалары, ул төшке ашка киткәч, без – караклардан, ашлык сакларга булыша иде. Без исә урларга барыбер әмәлен таба идек. Әби: «җәйнең бер көне ел туйдыра», – дип, үзе үк өйдән куып чыгара торган булды. Ул елларда шунсыз яшәп тә булмый бит. Нишләмәк кирәк, хезмәт көненә язылган бер таякны ашап булмый бит инде. Ә алар, без урлаганда, күрмәмешкә сабышканнардыр инде. Шулай итеп, кирәкмәсә-кирәк эш башкарып, ничек үсеп җиткәнебезне дә сизми калдык.
Рәсемдә: Наил Шәйхетдинов 1965 елда апалары, җизнәләре белән безгә Биләр авылына кунакка килгәч төшкән фото. Актер артта, сулдан икенче булып басып тора. Аңа ул вакытта 25 яшьләр тирәсе.
Наил бала вакытта ук апасы Наҗия, әнисе Срурия апа кебек бик матур җырлый иде. Яхшы билгеләргә генә укыды. Мин үзем Лашман урта мәктәбен алтын медальгә тәмамладым. 18 яшемдә таянычым бабай да үлде. Мәктәп каршында медалемне аклар өчен, институтка керергә кирәк. Казанга медицина университетына керергә исәп, ләкин анда барырга юллык акча юк. 18 яшь тулгач, әти өчен пенсия дә түләми башладылар. Юлга акча эшләр өчен, классташ кыз белән район үзәге Чирмешәнгә барып, урыс әбиләренә утын ярып йөрдек.
Медицина институтына әңгәмә узып кердем. Тулай торак бирделәр, стипендия түләп тордылар. Анысы ярый. Мин II курста укыганда, Наил дә урта мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керергә дип килгән иде, тик үтә алмады. Төзелешкә барып, эшкә урнашты. Икенче елны театр училищесына кереп, артистлыкка укый башлады. Авылдан аңа да әллә ни ярдәм юк, чөнки укуына әти-әнисе каршы иде. Азык-төлек җибәрергә дә җайсыз: ул вакытта бөтен авылга бер йөк машинасы, анысы да колхозныкы иде. Казан да безнең районга бик ерак урнашкан. Поезд, су юллары да юк. Кайвакыт безнең тулай торактагы бүлмәгә: «Аш пешкәнме?» – дип килеп керә иде Наил.
Шулай итеп, мин – институтны, ул училищены тәмамлап, эшли башладык. Мин кияүгә чыгып, Биләр авылына балалар табибы булып эшкә кайттым. Анда биш ел эшләдем. Наил дә безгә кунакка килгәләп йөрде. Биш елдан соң янәдән Казанга килдем, чөнки тормыш иптәшем – хирург, ординатурага укырга керде. Ике бала белән тулай торакта да, фатирда да, ирем эшләгән хастаханә подвалында да тордык. Наил безгә гел килеп йөрде. Соң гына, 30 яшьләрендә өйләнде. Бер заман хатыны Миннегөл белән шул подвалга килгәннәр. Мин чәй куеп, өстәл янына чакырам. Наил утырмый. Миннегөл: «Аның кичәдән бирле эче авырта», – ди. Балалар табибы булсам да, мин табиб бит. Эчен карадым да: «Аның аппендицит», – дидем. Подвалдан өскә алып менеп, операция ясадылар. Терелде. Тормышлары да җайланды. Театрдан фатир да бирделәр. Артистлык сәләтен халык та, хөкүмәт тә бәяләде. Татарстанның, Россиянең халык артисты дигән дәрәҗәле исемгә лаек булды. Тыныч холыклы, туганнарына, хезмәттәшләренә карата да бик ярдәмчел иде ул. Фатирларыннан халык өзелмәде. Бөтен кешене ачык йөз белән каршы алдылар. Гомеренең соңгы көненә кадәр намазда булды, мәчеткә йөрде, сәхнәдән төшмәде ул.
Сания Якупова, Казан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар