16+

Наласаның бәхете

​​​​​​​Бар бит бәхетле авыллар. Аларга багышланган җырны бөтен ил җырлый. Безнең Татарстаныбызда да бар алар. Арча районы Наласа авылы да шундыйлар рәтендә.

Наласаның бәхете

​​​​​​​Бар бит бәхетле авыллар. Аларга багышланган җырны бөтен ил җырлый. Безнең Татарстаныбызда да бар алар. Арча районы Наласа авылы да шундыйлар рәтендә.

«Кәнфит тавы»на сәяхәт
Бәхетле дип санар өчен тагын бер сәбәбе бар бу авылның. Язучылар тудырып-үстергән авыл ул. «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллинның да туган төбәге бу авыл. Бәхеткә, кайбер каләм ияләре авылларында яшәп иҗат итәләр. Гөлчирә Нәҗметдинова кебек. Андыйлар – мәктәп укучылары өчен менә дигән кунак. Кунакның читтән килгәне вакыты җиткәч китә бит ул. Ә Гөлчирә ханым кебекләре кайчан чакырсаң да мәктәпкә килә. Һәм буш кул белән генә дә түгел.

«Кәнфит тавы» дигән яңа китабы басылып чыккач та, шатлыгын уртак­лашырга Гөлчирә ханым өч оныгы белем ала торган һәм күп кенә нәни дуслары булган мәктәпкә ашыкты. Китаптагы шигырьләрне балалар ятларга да өлгергәннәр һәм аны авторның үзенә сөйләп тә бирделәр. «Кәнфит тавы»н эзләп, укытучылары белән бергә юлга чыктылар укучылар ул көнне. Бик кызыклы шигъри сәяхәт булды ул. Малайлар-кызлар гына түгел, автор үзе дә бик дулкынланды. Бу әдәбият бәйрәмен төшерергә Россия1 каналының Татарстан бүлеге хәбәрчеләре дә килгән иде. Димәк, тиздән зәңгәр экраннар каршында утыручылар да караячак әле аны.

«Кәнфит тавы» – Гөлчирә ханымның икенче китабы. Кулына каләмне күптән алган, балачак хыялы журналист булу булса да, әтисенең һич көтмәгәндә кисәк кенә үлеп китүе кыз­ның киләчәген тамырдан үзгәртә. Әнисен ялгыз калдырмас өчен, ул авылыннан читкә китми. Сагышланган-шатланган чакларында кулына каләм ала торган гадәте була кыз­ның. Кешеләргә әйтер сүзе, күңеленнән кайнап ташып, ак дәфтәр битләренә шигъри юллар булып тезелә. Башта аларны берәүгә дә күрсәтми, үзе өчен генә яза. Гомерен китаплар янында китапханәче булып эшләп уздырган Гөлчирә ханым соңрак язганнарын төрле газета-журналларга җибәрә. Алар анда дөнья күреп, үз укучысын табалар. Ул шигырьләрнең күбесе өлкәннәр өчен: тормыш фәлсәфәсе, мәхәббәт, наз, сагыну-сагыш хисләре. Ә менә яратып-сөеп үстергән балалары үзләре әни булып, оныклар тугач, каләм тоткан дәү әни шигырьләрен аларга, киләчәк кешеләренә багыш­лап иҗат итә башлый. Нәкъ менә шулары – сабыйларга аталганнары – җыентык булып, яшь укучы кулына менгән дә инде. Гөлчирә ханым үзе күргән нәрсәләр турында гына яза, катлаулы темалар эзләп, үзенең дә башын ватмый, укучысыныкын да катырмый. Туган як табигате, бауга бәйләнгән бозау, чебиләр, бал корты, күбәләк, чәчәкләр, кычыткан, әрем. Ләкин Гөлчирә ханым хәйләкәр дә, шигырьләрен укыта-укыта табигатьне яратырга, аңа сокланырга да һәм сакларга да өйрәтә ул үз укучысын. Шигырьләрен язгач та, оныкларына укый ул. Дәү әниләренең табадан гына төшкән кайнар шигырьләрен тыңлап үскән Азалия Гафурова бүген үзе дә – мәктәпнең өметле шагыйрәсе. Төрле иҗади конкурсларда катнашып, җиңүләр яулап килә.

Чәчәк апа шифасы
Гөлчирә ханымның үләннәр-чә­чәкләр турында язуы юкка гына түгел. Аны авылда «Чәчәк апа» дип тә йөртәләр. Ул аларның телләрен белә, серләрен аңлый. Кайсы үлән нидән шифа икәнен белеп кенә калмый, кешеләрне төрле чирләрдән дәвалар өчен, дару төнәтмәләре дә ясый. Бу хакта республикабыз матбугаты шактый язды инде. Аны сорап, Себерләрдән хәтле киләләр, ди. Яшьләре дә төрле: күкрәк балаларыннан алып, 80не узган картларга кадәр. Рәхмәт әйтүчеләр дә санап бетергесез икән. Һәркайсына ярдәм итәргә ашыга ул. Шулай итеп, кешеләрнең җаннарын шигырьләре белән, тәннәрен туган як болыннарында үскән үләннәр белән дәвалый Гөлчирә ханым. Дәваның ике төре дә бүген аеруча бик кирәк кешеләргә.

Киләчәге өметле
Казаннан Наласага кадәр килгән телехәбәрчеләрнең юллары уңды. Беренчедән, шундый матур милли шигъри кичәне төшерделәр (кызлар барысы да калфактан, егетләр чиккән түбәтәйдән иде). Мәктәпнең бәйрәмнән башка да күрсәтер һәм сөйләр нәрсәләре байтак булып чыкты. Иң беренчесе, укучыларның саны 74 булуга шатландык та, гаҗәпләндек тә без килгән кунак­лар. Инде кайбер күп кенә авылларыбызда мәктәптә укучылар санын кул бармакларына аякларныкын да кушкач санап бетереп булган безнең заманда, биредәге урта мәктәптә 80гә якын бала белем ала. Бишесе генә күрше авылдан килеп йөри, калганнары барысы да – Наласаның үзенеке. Мәктәпнең атаклы театр түгәрәге бар. Алар да төрле ярышларда гел призлы урыннарны яулый. Туган якны өйрәнү музеенда тарих тузаннарына күмелеп, хәтер яшәп ята. Ишегалдындагы шугалакта кызлар тимераякта шуып, малайлар алка куып сәламәт булып яшәргә тырыша. Авылның төзеклеге, яменә килгән кеше сокланмый кала алмый. Ләкин Наласаның иң зур байлыгы – туган җирен яраткан, шунда хезмәттән тәм табып, иҗат утында янып яшәүче кешеләре. Бүген әле бары берсе – Гөлчирә Нәҗметдинова турында гына сөйләдек. Андыйлар күп җырларда җырланган бәхетле бу авылда. Без аның үткәне данлы, бүгенгесе матур, ә киләчәге тагын да матуррак бу­луына ышанып киттек. Киләчәге булуга өмет – Наласаның тагын бер бәхете.

Йолдыз ШӘРАПОВА, Арча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading