Туган авылым Түбән Наратбашта шат күңелле, мәрхәмәтле, иҗади, эшчән, тырыш кешеләр яши. Алар үзләренең күңел җылыларын, йөрәкләрендәге туган җиргә булган мәхәббәтләрен яшәгән өйләренең тышкы бизәлешенә, өй эчендәге җиһазларның матурлыгына салган.
Өйләр урамнан 2 метр эчкә кертеп салынган. Борынгылар өй төзүгә бик тирән мәгънә биргән. Кеше өй белән бергә үзенең дөньясын да төзегән. Өй алдында рәшәткә белән бүлеп алынган чәчәк бакчасы.
Шундый өйләрнең берсе – элеккеге мәктәп директоры, Бөек Ватан сугышы ветераны Лотфулла абый Шакиров йорты. Монда балаларны яратучы иҗади шәхес яшәвен өе үк әйтеп тора. Төп бизәге булган кашкарыйлар озын гомер символы санала. Өй кыегындагы һәм капка башындагы бизәкләр җир өслеген, дулкын белән суны аңлата.
Безнең авылда өйләр матур иттереп буялган. Һәр кешенең йорты үзенчә бизәлгән. Өйдә яшәүче кешенең холкын һәм темпераментын чагылдыра. Зөфәр абый Әсәдуллинның йорты яшел төс – яшәү билгесе, зәңгәр – тынычлык, ак – пакьлек төсләренә буялган.
Агачтан уеп ясалган, бизәкле, буялмаган капкалар да очраштыргалый. Безнең авыл Буа шәһәреннән ерак урнашмаган, татарлар белән бергә рус, чуашлар да тату гомер кичерәләр. Бизәкле капкаларны буямау – рус халкының милли традициясен, агач бизәкләр кояш символын чагылдыра.
Өй алдындагы рәшәткәләрне дә хуҗалары үзенчәлекле итеп ясарга тырыша. Мәсгүт абый Сафиуллин бу рәшәткәне ясау өчен күпме көч, вакыт һәм күңел җылысы бирде икән?! Язның беренче чәчәкләреннән булган һәм бизәкләрдә еш кулланыла торган лалә чәчәге үзгәреш, яңарышны аңлата.
Авылдашым Рәшит абый Нәфыйков бәйрәмнәргә бүләкләр алырга кибеткә бармый, бәйрәм алдыннан остаханәсендә бераз югалгалап тора да якыннарына агачтан уеп ясаган әйберләр бүләк итә. Гаиләсендә икенче баласы туасы булгач югалып калмый, тутый кошлар уеп, бала караваты ясый. Монда ясалган йөрәк һәм тавис кошлары гаиләдәге мәхәббәтне һәм матурлыкны белдерә. Аның йорты да үзенчәлекле архитектурасы белән башка өйләрдән аерылып тора. Тәрәзә капкачларына пар күгәрченнәр, алмагач чәчәкләре ясалган, өй алдында пар алмагач үсеп утыра, алар язын чәчәккә күмелә. Түгәрәк, квадрат фигуралары белән кояш, ай сурәтләнгән. Болар кояш, ут символлары – явыз рухлардан саклану өчен кулланылган.
Авылдашым Рәүф абый Таҗетдинов тәрәзәләре урамыбызга кергән кешеләрне әллә каян елмаеп үзенә чакырып тора. Тәрәзәләре йорт хуҗасының ихлас күңелле, алтын куллы икәнлеге турында сөйли. Табигатьтәге матур чәчәк, яфраклар, хыял белән баетылып, ачык төсләргә күмелгән. Монда татар халкы милли орнаментларына хас булган бизәкләр лалә чәчәкләре. Челтәрләп, зәвык белән эшләнгән зәңгәр җирлектәге ак бизәкләр тәрәзә йөзлеген аеруча ямьләп тора.
Ә бу өй авылыбызның изге күңелле, шифа куллы ак әбиебез – Шәмсегаян әби Камалова йорты. Аның йортына төшерелгән пар күгәрченнәр дә – тигезлек һәм татулык, тынычлык, гаилә билгесе. Яман көчләрдән, авырулардан саклаучы символлар, бизәкләр белән тәрәзә, ишек кырыйларын әйләндереп алганнар.
Сылу Гафиятуллина, Буа районы, Түбән Наратбаш мәктәбе укучысы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар