16+

Наркоман тәүбәсе

Без аның белән тернәкләндерү үзәгендә таныштык. Мәгълүм сәбәпләр аркасында, яңа танышым исем-фамилиясен күрсәтергә теләмәде. Шуңа күрә без аны шартлы рәвештә Лариса дип куйыйк.

Наркоман тәүбәсе

Без аның белән тернәкләндерү үзәгендә таныштык. Мәгълүм сәбәпләр аркасында, яңа танышым исем-фамилиясен күрсәтергә теләмәде. Шуңа күрә без аны шартлы рәвештә Лариса дип куйыйк.

Ларисага – 55 яшь. Чибәр һәм мөлаем әлеге хатын белән аралаша башлаганчы, аның нинди катлаулы язмыш кичерүе турындагы уй башка да керми. Ә тыңлагач, исең-акылың китәрлек...
– Минем тормышыма наркотиклар шактый аңлы яшьтә килде, – дип башлады ул, үзе турында бәян итеп. – Ул чагында миңа 24 яшьләр тирәсе иде. Ә бит мин имин гаиләдә туганмын, яхшы тәрбия алдым, югары уку йортында укыдым. Ул вакытта да инде үз гаиләм, ирем һәм балам бар иде. Беренче тапкыр наркотиклар тәмен татып караганда, улыма сигез яшьләр тирәсе иде. Әти-әнием дә исән-саулар иде әле. Ирем белән бергәләп бизнес ачкан идек. Баштагы елларда аңа булыштым, соңыннан өйдәге эшләр белән генә шөгыльләндем. Шуңа күрә буш вакытым күп иде.
90нчы еллар башында наркотиклар куллану модада иде бит. Танышларым тәкъдим иткәч тә, «кабул итәргәме-юкмы» дигән уй башыма да кереп карамады. Бу мәсьәләдә шактый тәҗрибәләре булган «дусларым» миңа башка дөнья кешеләре кебек тоела иде. «Тыелган җимеш»не бернинди шикләнүләрсез татып карадым. Исе юк, кәефне күтәрә, беркем дә сизми. Барысы да яхшы булачак дип уйладым. Соңыннан, ни өчен бу адымны ясадым икән, дип анализ ясаганда, миндә кызыксыну һәм наркотикларның тыелган булуы, аның ярамаганлыгы азарт уятканын аңладым. Тыелган җимеш татлырак, диләр бит. Минем очракта да шулай булды. Ярамаган, тыелган, серле эш эшләү миндә адреналин уята иде. Җитмәсә, әни дә кырыс кеше иде. Аңа да ачу итеп эшләвем булгандыр бәлки.

Тормышыма наркотиклар килеп кергәннән соң, берничә ел узуга ирем һәлак булды. Шуннан соң контроль тагын да кимеде. Билгеле бер вакытка кадәр мин «телим икән – ташлыйм» дип уйладым. Һәм моңа чын күңелдән ышана идем. Бервакыт туктарга теләдем, әмма барып чыкмады. Шуннан соң гына үз-үземне җиңә алмавымны аңладым. Тик шунысын төгәл беләм: акча, ресурс булганда, бер генә наркоман да туктамаячак. Хәзер дә мин үзәктә дәваланучы егетләргә: «Сезнең әле сакланып калган нәрсәгездер бар», – дип әйтәм. Минем юлым коточкыч иде. Бу бәладән үзем генә котыла алмаячагымны аңлаганда, минем инде бер нәрсәм дә калмаган иде. Ирем һәлак булды, әти-әни үлде. 2003 елда 17 яшьлек улым да вафат булды. Йокларга яткан җиреннән тормады ул. Йөрәк өянәге, диделәр. Улымның бик яшьли гүргә кереп ятуында минем гаебем барлыгын да бик яхшы аңлыйм, чөнки ул бик нык җәфаланды. Барысын да аңлап, күреп торса да, үземә ачыктан-ачык берни әйтми иде. Аның барысы да күңелендә булды. Бүлмәсенә кереп бикләнә иде дә елый иде. Өйдә булсам да, аның тәрбиясе белән бөтенләй шөгыльләнмәдем. Баштарак өйгә дусларын алып кайтса, яңадан беркем белән якыннан аралашмас булды. Ул бит минем «ломка»ларны да күреп тора иде. Улым бик акыллы, яхшы бала булды. Бәлки, Аллаһы Тәгалә аны ахирәткә алып дөрес тә эшләгәндер, чөнки минем белән алга таба яшәү түзеп булмаслык иде. Иң аянычы шунда: наркотиклар кулланганда, мин боларның берсен дә аңламый, анализ ясамый идем.
Финанс ягыннан да бушап калдым. Ике гаражны, фатирны, иремнең офисын һәм бизнесын, Раифадагы җирне саттым. Аларны саткан акчага наркотиклар алып бетергәч, урлаша башладым. Өйдән бөтен әйберне ташып бетердем. Бердәнбер сакланып калган мөлкәт – яшәгән фатирым. Белмим, ул нинди могҗиза белән исән калгандыр. Әле дә шаккатам...

Уяну

Наркотиклар куллану срогым аз түгел. 20 елга якын. Өстәвенә мин бары тик авыр наркотиклар гына кулландым. Тормышымда исерткеч эчемлекләргә дә урын булды, әлбәттә, тик минем бәйлелек күбрәк наркотикларга иде. Аларны ташларга дип берничә тапкыр талпынып карадым. Детокска (дарулар, система белән дәвалау) барам да, күпмедер вакыт узгач, наркотикларны кабат куллана башлый идем. Дәвалануның нинди ысуллары бар – барысын да эшләп карадык. Им-том итүче әбиләр дә калмады. Тик берсенең дә файдасы гына тимәде. Кызганычка, бу авырулардан дару төймәсе юк. Бердәнбер юл – унике адымлы программа. Аны узмыйча, эчкечелектән һәм наркоманиядән котылу мөмкин түгел.

Соңгы тапкыр детокска баргач, табиблар: «Тегендә-монда йөрисең. Барыбер кабат шул юлга басасың бит», – дип, мине кабул итүдән баш тартты. «Мин бит үләм», – дигәч, алар: «Өеңә кайт та үл. Монда нигә килдең соң?» – диделәр. Шул вакытта мин үзем өчен «ни әйтсәләр – шуны эшлим. Ахырга кадәр барам!» дип сүз бирдем. Шулай итеп, 2010 елның августында мин монда килдем. Һәм тулы ышаныч белән әйтә алам: наркоманнарга, эчкечеләргә «чиста» булыр һәм тормыш мәгънәсен аңлар өчен бу – бердәнбер юл. Яшермим, җиңел булмады. Кайдадыр килеп чыкмый, каядыр өлгерми идем. Ләкин мин нәрсә әйттеләр – шуны эшләдем. Нәтиҗәдә, мин сигез ел инде наркотиклардан азат, «чиста», – дип сөйләде үз язмышын Лариса.

Унике адымлы программа – бердәнбер юл

Хәзерге вакытта тернәкләндерү үзәгендә консультант булып эшли. Аңа кадәр волонтерлык белән шөгыльләнгән, ягъни хәзер ул үзе наркоманнарга әлеге зәхмәттән котылырга ярдәм итә.
– Консультант ул – «чиста» срогы озынрак булган шул ук наркоман. Бары тик бәйле кеше генә бәйлелектән җәфаланучыга булыша ала, чөнки без икебез дә бер телдә сөйләшәбез. Миндә дә егет-кызлардагы кебек тәҗрибә һәм аларга сөйләр сүзләрем бар. Алар сөйләгәнне дә бары тик мин генә дөрес аңлый алам, шуңа күрә без бер-беребезне яхшырак аңлыйбыз.

Һәм минем кебек үк бәйлелектән котылган егет-кызларны күрү минем өчен әйтеп бетергесез канәгатьлек бирә. Барысы да сәламәтләнә дип әйтмим. Кемгәдер бу юлны берничә тапкыр узарга туры килә. Шуңа да карамастан, бәйлелектән котылганнарны күрү алга таба эшләр өчен стимул бирә. Кайчандыр тормышта беркемгә кирәгем калмаган иде, ә бүген кемгәдер ярдәмем тия икән, мин бик бәхетле, чөнки үзем шушы юлны уздым. Аның никадәрле авыр һәм катлаулы икәнен беләм.
Тернәкләндерү вакыты 42 көнне тәшкил итә. Наркомания дару төймәсе белән дәваланмый. Монда каләм һәм дәфтәр, психотерапевтик ярдәм кирәк. Үз-үзең белән эшләргә өйрәнергә тиешсең. Тернәкләндерү узарга килгәндә, миңа 47 яшь иде. Иң өлкәне дә мин идем. Хәзер биредә дәваланучыларның уртача яше – 25-30 яшьләр. Элегрәк наркоманнар күбрәк булса, хәзер эчкечеләр белән саннар тигез. Ләкин хәзерге наркоманнар, наркотиклар минем вакыттагыдан аерыла. Хәзерге синтетик наркотиклар сәламәтлекне тизрәк бетерә. Миңа калса, мин әлеге наркотикларны шулай озак вакыт куллана алмаган булыр идем. Шуңа күрә мотивация булдырырга да авыррак, чөнки организм тизрәк бирешә.

Тагын шунысы бар: гаиләдә наркомания белән авыручы кеше бар икән, димәк, бөтен гаилә авырый, бөтенесе дә җәфалана. Якыннары да наркоман алып барган тормышта яши, ә бәлки, аңа караганда да күбрәк кайгырадыр. Ана кешенең баласына: «Болай җәфаланганчы, үлүең хәерлерәк. Кабереңә барып елап кайтыр идем дә тынычланыр идем», – дип әйтүеннән дә куркыныч нәрсә юк. Ә наркоман булган гаиләдә, кызганыч, бу сүзләр әйтелә.

«Мин бәхетле»

Савыгучы наркоманнар була. Бүген мин үземне дә шулар сафында дип саныйм. Ә дәвалануым гомер буена сузылачак. Мин моны бик яхшы аңлыйм һәм канәгатьмен. Мин инде шуның белән яшәргә өйрәндем. Наркомания һәм эчкечелек – көчәя барып үлемгә китерә торган авыру. Аның ахыры билгеле: төрмә, хастаханә һәм... үлем. Кайчандыр минем белән бергә наркотиклар кулланган кешеләрнең бер төркеме – шушы программада, бер төркеме – теге дөньяда. Наркоман – чынбарлыктан качарга теләүче кеше. Бу елларда мин дә бик нык арыдым. Шуңа күрә бүгенге тормышымнан бик канәгатьмен һәм бәхетлемен. Мин хәзер бу сүзләрне еш кабатлыйм. Тормышым шул кадәр үзгәрде ки, һәр яңа көнне күрә алуыма куанам. Шушында эләгүем, ахырга кадәр баруым белән мин, бер дә шикләнмичә, үземне бәхетле кеше дип әйтә алам. Бик авыр булды. Шуңа да бүгенге халәтем миңа бик кадерле. Барысын да яңа баштан башларга туры килде.

Тормышыма кабаттан эш, акча, дуслар кайтты. Иң мөһиме: мин иреккә чыктым. Бәйлелек богауларын чишеп атып, сулыш ала башладым. Наркомания – төрмәдә утырудан да яманрак. Ниһаять, миңа яшәү, сулау, уйлау, башкаларга ярдәм итә алу мөмкинлеге һәм тормышымдагы мәшәкатьләрне, авырлыкларны наркотикларсыз, аек акыл белән чишә алуым ошый.

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бездә туганыбыз белән җәзаланабыз, ул запойга китеп эчә, нишләтергә дә белмибез, адресын, мөмкин булса телефон номерын языгыз әле, бәлки ярдәме тияр?0

    Мөһим

    loading