16+

Нәфис затлар дуслыгы ир-ат күзлегеннән: хатын-кыз – ялгыз гына йөрүче мәче кебек...

Менә шундый күренешне күзалдына китерегез әле: диңгездә ташбака йөзеп бара, аның өстенә елан менеп кунаклаган. Читтән караганда нинди матур, сокландыргыч инде бу: ясалышы-төзелеше, холкы белән икесе ике төрле булган җан ияләре бер-берсенә ихластан ышанып, терәк була белә!

Менә шундый күренешне күзалдына китерегез әле: диңгездә ташбака йөзеп бара, аның өстенә елан менеп кунаклаган. Читтән караганда нинди матур, сокландыргыч инде бу: ясалышы-төзелеше, холкы белән икесе ике төрле булган җан ияләре бер-берсенә ихластан ышанып, терәк була белә!

Бу чакта елан: “Әгәр мин моны чаксам, ул мине төшереп калдырачак, ә дулкыннарны җиңеп ярга хәтле йөзеп чыга алмыйм”, - дип уйлый. Ул ташбаканы вакытлыча файдаланырга кирәк, ярда күз күрер әле дигән нәтиҗә ясый. Ташбака да беркатлы түгел, бу вакытта ул: “Мин моны өстемнән төшерсәм, шунда ук чагачак”, – дип уйлый. Кыскача гына әйткәндә, бу – хатын-кыз дуслыгына мисал.
Ир-ат белән хатын-кыз арасында дуслык булмый диләр, ул барыбер бер якның гөнаһлы, яшерен уйларына гына нигезләнгән була. Шул хыяллар чынга ашканчы дуслык дәвам итәчәк әле. Ә хатын-кызлар арасындагы дуслык ничегрәк? Беренче карашка бу бик гади генә кебек. Менә берничә дус хатын-кыз җыелышты ди. Нәрсәләр турында сөйләшәчәк инде алар? Нихәтле генә укыган, белемле булмасыннар, әмма бу очракта сәясәт, җәмгыятьтәге мәшәкатьләр турында сүз булыр дип көтәргә кирәкми. Аларның үз темалары бар. Гаилә, ир, балалар, сөяркә һәм башка бик күп серләр турында. Әле тагын алар рецептлар турында сөйләшергә ярата. Күптән бөтенесенә билгеле булган гадәти рецептка үз “фирмасының” ярлыгын тага белә хатын-кыз. Йә майны таба кызгач кына салырга кирәк, йә пирог өстендәге җиләк урынына мандарин кисәге куясың да, кулинарлык кәттәлеге шкала баганасын узып та китә.
Сәгатьләр буена матурлык серләре турында сүз куерту – гадәти хәл. Әлбәттә, реклама белән үз тәҗрибәсен чагыштырганда һәркем басымны соңгысына ясаячак. Шулай ук хатын-кызның авырулары, йөклелек, бала табу, балалар – боларның бөтенесе турында җентекләп һәм бер-берсен уздырып сөйләнелә. Хатын-кызлар җыелышкан урын – ул мин-минлек һәм шөһрәт ярминкәсе. Мактану өчен теләсә нәрсә сайланырга мөмкин – ипи салгандагы уңган камырдан алып баласының мәктәптәге билгесенә кадәр. Битне кытай чынаягы төсле шома итә торган кыйммәтле косметика, бик зәвыклы маникюр иптәш кызларның комплиментларына күмдерәчәк. Һәркем моңа чиксез шат, аны яраталар, хөрмәт итәләр дип уйлый, хатын-кызлардан комплимент алу ир-атларныкына караганда күбрәк сөендерә. Хатын-кыз бит үзе өчен дә, ир-атлар өчен дә киенеп-бизәнми, аларга бары тик бер-берсен һуштан яздыру, көнләштерү генә кирәк.
Сөйләшү өчен иң кызыклы һәм күп сөйләнелә торган тема, әлбәттә, ир-атлар. Кем үзенең эчке дөньясының ишекләрен ачып, андагы серләрен бушата – шул үзгәртеп булмаслык хата эшли. Бу сорау алгандагы кебек: һәрбер әйтелгән сүз хатын-кызның үзенә каршы кулланылырга мөмкин. Шәхси тормышыңда авыр хәлләр килеп чыкканда, иптәш кыз: “Әйткән идем бит мин сиңа,” - дип йөзгә бәрәчәк. Ул “әйткән идем” дус өчен борчылу, тормышын яхшырту максатыннанмы? Юк, әлбәттә, бары тик аңа карата булган тугрылык, яратуны башка берәү белән бүлешергә теләмәүдән. Ул аңа бүген кирәк әле, аннары күз күрер. “Сиңа гына сөйлим” дигән сүзләр ачу килгәндә икенче берәүгә ычкынырга, аннан соң чыбыксыз телефон аша таралырга мөмкин. Мәхәббәттә, шәхси мөнәсәбәтләрдә дусларга урын юк, аны үтәли җил йөрерлек, һәркем кереп-чыга ала торган иттерәсе түгел.
Мәхәббәт белән ир-аттан тыш хатын-кызны карьера да кызыксындыра. Берсе өскә үрмәләгәндә башкалар аңа булыша, ярдәмләшә, аларны да онытмаячаклар дип ышанган була. Әмма бу артык беркатлылык, кирәкле урынны биләгәннән соң элеккеге дус кызлар онытыла, зур балык зуррак суда йөзә башлый, кечкенәсендә генә ятарга аңа статус комачаулый. Әмма бер үк статустагылар да дус булмый, аларга йә үзеннән көчсезрәкләр, күзгә бик ташланмый торганнар, йә киресенчә, уңышлырак һәм чибәррәкләр кирәк. Икенчеләре – аларга карап тагын да күбрәк уңышка ирешү өчен, беренчеләре – хәлең мөшкелрәк булганда, бер чәшке кофе эчеп бушану өчен. Андыйлар янәшәсендә ул һәрчак үзен уңышлырк, югарырак итеп тоячак һәм бу аңа көч бирәчәк.
Хатын-кыз үпкәләрне кичерми. Үч алуны шул ук мизгелдә көтәргә кирәкми, бу каршы якның уяулыгы югалгач, ташбака өстендәге йөзгән елан кебек, ярга йөзеп чыккач булырга мөмкин. Ә уяулыкны бетерү өчен хатын-кыз әллә нинди сәләтләргә ия – ул елмая белә, матур, килешле сүзләр табып үзенә караттыра, әмма үпкәләрне онытмый, аның  хәтере яхшы.
Моның белән һәркем дә килешмәс, үзенең дус кызлары иң яхшысы дип исбатлый башлар, димәк, алар тормышны ачык төсләрдә генә күрәләр, алга таба бар да булачак әле. Берәүнең дә бу тормышны тамырдан үзгәртә алганы юк. Хатын-кыз – ялгыз гына йөрүче мәче кебек, ә мәчеләрнең, гадәттә, дус кызлары булмый.
   

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading