16+

Нәфкать Нигъмәтуллин: “Кызганыч, армиянең абруе төште”

Армия – зур җаваплылык. Бу өлкәгә нинди генә яңарышлар кертсәләр дә, анда үз газизеңне озату куркынычлылыгы кимеми.

Армия – зур җаваплылык. Бу өлкәгә нинди генә яңарышлар кертсәләр дә, анда үз газизеңне озату куркынычлылыгы кимеми.

-Ир-ат буларак әлеге бәйрәмгә, әлбәттә, битараф түгелмен. Һәр елны матур итеп каршы алам, дусларымны тәбриклим. Мин 1980-82нче елларда авиация гаскәрләренең элемтә бүлегендә Украинада, Төньяк Осетиядә хезмәт иттем. Минем часть бик җитди һәм серле санала иде. Янда күп якташларым булгангамы, хезмәт тиз һәм күңелле үтте. Борайдан — Фидарис, Бүздәктән — Юнир, Учалыдан Әхмәт исемле егетләр бар иде. Алар белән бүген элемтәдә тормасам да, концертларымда еш очрыйм, - ди җырчы Нәфкать Нигъмәтуллин.

-Кызганычка каршы, соңгы елларда армиянең дәрәҗәсе, абруе бик нык төште. Егетләр хәзер хезмәт итәм дип атлыгып тормый. Һәр эшне төзүе генә авыр, ә таркатуы бик җиңел. Миңа калса, армиядә хезмәт итү престиж булырга тиеш, - дигән фикердә ул.

"Армия – зур җаваплылык.  Бу өлкәгә нинди генә яңарышлар кертсәләр дә, анда үз газизеңне озату куркынычлылыгы кимеми. Тәртип белән беррәттән нинди тәртипсезлек булганы да күпләребезгә билгеле. Солдатлар арасында бер-береңне кыйнау, “дедовщина” кебек күренешләр булмасын иде. Җитәкчеләр ягыннан солдатларга да ихтирамсызлык түгел, ә игътибар артсын иде. Әгәр дә тулысынча тәртип формалашса, егетләр арасында армиягә барырга теләүчеләрнең саны күпкә артыр иде”.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading