16+

Әнгам Атнабаев шигырьләре

Әнгам Атнабаев: «Менә шулай» Көн дә иртән «Великая Русь» дип, Уяталар урыс чаңнары… Менә тагын урыс кышы җитте, Көрәп ява урыс карлары.

Әнгам Атнабаев: «Менә шулай» Көн дә иртән «Великая Русь» дип, Уяталар урыс чаңнары… Менә тагын урыс кышы җитте, Көрәп ява урыс карлары.

Тәрәзәмнән миңа карап тора
Меңәрләгән урыс каены.
Һәр каенда урыс ботагы бар,
Һәр ботагы урыс кайрылы.

Ишегемне ачып тышка чыгам,
Җәелеп ята урыс киңлеге.
Урыс киңлегендә мул урожай
Бирде быел урыс киндере.

Урыс киңлекләре тәмамлангач,
Каршы ала урыс урманы.
Һәрбер төбен берәр поллитрга
Сатып эчә урыс Иваны.

Урманнарны урап өйгә кайтам,
Урыс мунчаларым ягылган.
Урыс тастымалын сыга-сыга,
Урыс чәен эчәм табында.

Урыс мәе белән кәефләнәм,
Радиодан урыс акыра.
Телевизор аша митрополит
Урыс чиркәвенә чакыра.

Хатыным да внуклары белән
Сука сөрә урыс телендә…
Менә шулай яшәп яткан булам
Мин – чи татар
башкорт илендә.


1991, Уфа

Хушыгыз хыялларым

Алып килдең таңнарымның 

Алларга буялганын, 

Ал таңнарым карайдылар — 

Хушыгыз, хыялларым! 


Алып килдең шатлыкларның 

Ефәккә уралганын, 

Шатлыклардан кайгы калды 

Хушыгыз, хыялларым!
Җилдәй йомшак чәчләреңне 

Иркәләп туялмадым, 

Үз чәчләрем җилгә очты — 

Хушыгыз, хыялларым! 
Хушыгыз! 
 

Ничек барсың, тик шулай бул...

* * *
Р-га
Син китәргә тиеш бөтенләйгә -
Вагон тоткасына үрелдең.
Көз җитеп тә әле өлгермәгән,
Язны сагынып та өлгердем.

Бар табигать үксеп елый сыман:
Елый таллар...
Елый болытлар...
Болытлардан кургаш тамчы тама,
Кургаштан да авыр минутлар.

Ара якын:
тик бер генә адым,
Атлыйсы да
Атыласы синең кочакка,
Һәм янасы
бөтен гомер буе
Кочаклашып шушы учакта.

Ара якын,
ләкин кешеләрнең
Язмышлары ята арада.
Язлар белән көз арасы ерак -
Бигрәк ерак безнең аралар.

Еласыннар таллар...
Болытлар...
Һәм елгалар чыксын ярыннан! -
Тимер юлда рельслар да шулай -
Мәңге бергә, мәңге аерылган.


* * *
Ничек барсың, тик шулай бул,
Охшама бүтәннәргә.
Теләгәндә иркәләп ал,
Әрлисең килсә, әрлә.

Сагынганда сагындым дип,
Сарыл муеннарыма.
Дөньяларыңны онытып,
Ял ит куеннарымда.

Шатланганда шаркылдап көл,
Хәсрәтең булса, кайгыр.
Үзең янсаң, син мине дә
Ялкының белән яндыр.

Ничек барсың, тик шулай бул,
Кыланма, кыландырма.
Төз юлда да боргалана
Бары тик елан гына.

 

Язмага реакция белдерегез

23

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бигрәк ерак безнең аралар Ара якын, ләкин кешеләрнең Язмышлары ята арада. Язлар белән көз арасы ерак- Бигрәк ерак безнең аралар. Әнгам Атнабаев. “Тау менәсе,- дисең,-тау төшәсе, Туры барсаң, ара ерак түгел.” Миннән алда йөгерә хыялларым, Синең тауга гел ашкына күңел. Ике тауны тоташтырыр юллар Беләм дә бит мөмкин түгелен, Соңладыммы икән? Иртәрәкме? Синең тауда күптән күңелем. “Җанга якын кеше ерак булмый. Таулар да юк уйга, хыялга.” Киртәләрне белмәс күңел кошым Егылмасмы бәрелеп кыяга? Таулар якын, ләкин ара ерак, Кеше язмышлары аларда. Юллар, еллар, бөтен гомер сыйган... ...Бигрәк ерак безнең аралар... СУФИЯ МОСТАФИНА

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин яраттым, э hин яратманын...- эти строки из стихотворения А. Атнабаева?

      Мөһим

      loading