16+

«Әни, ач булмасын өчен, күмер белән су эчә иде»

Ленинград блокадасы тәмамлануга – 76 ел. Шул уңайдан Казанда блокадада булучылар өчен чаралар, очрашулар уздырыла.

Ленинград блокадасы тәмамлануга – 76 ел. Шул уңайдан Казанда блокадада булучылар өчен чаралар, очрашулар уздырыла.

Кызганыч, аларны елына бер тапкыр – истәлек­ле дата алдыннан гына хөрмәтләүгә кайтып барабыз. Ә аларның яшьләргә, сугышны күрмәгән (күрергә дә язмасын!) буынга әйтеп калдырасы сүзләре бик күп.

«Безне тәмам оныттылар. Казандагы мәдәни чараларга чакыручылар да юк хәзер...» Ленинград блокадасы вакытында әлеге Герой-шәһәрдә булган, хәзер инде күбесе 80 яшьтән узган әби-бабайлар зары бу.

...Дәрвишләр бистәсендә урнашкан 101нче мәктәптә ел саен Ленинград блокадасында катнашучыларны тантаналы чарага чакыралар. Быел да бу традицияне боз­мыйча, 20дән артык блокадник белем бирү учреждениесенә чакырылган иде. Чараның әлеге мәктәптә уздырылуы юкка гына түгел. Чөнки биредә Ленинград блокадасыннан Казанга күченеп кайтканнар, Мәскәүдән эвакуацияләнгән балалар белем алган. Мәктәпнең хәзерге директоры Татьяна Петрованың әтисе дә Ленинград блокадасында булган. Шуңа да әлеге әби-бабайлар аның өчен аеруча да якын һәм кадерле.

«Энем түзмәде, үлде»

Сугыш башланганда, Галина Пет­ровнага бары бер яшь була. Шуңа да вакыйгаларны ул күбрәк әнисенең, якыннарының сөйләүләре буенча гына хәтерли.

– Сентябрь аена кадәр безнең бар да яхшы булды. Сугыш бетәр, бар да әйбәт булыр, дип яшәдек. Аннан блокада башланды. Азык запасыбыз беткәч исә авырлыклар тотынды. Без күз алдында «эри»  бара идек. Өч бала һәм әни идек, әтине сугышка алдылар. Көн саен 125 грамм ипи бирәләр. Яңа ел алдыннан бер хатын, баласы белән: «Минем торырга урыным юк, үзегезгә алыгыз, зинһар», – дип әнигә мөрәҗәгать иткәч, әни аны кызганып, бергә яши башладык. Өч көн бездә яшәде ул, әнигә ярдәм итте, утын ярды, су ташыды. Яңа елга дип ипи алырга өстәмә тагын дүрт карточка бирделәр. Бик сөендек, туйганчы ашарбыз дип уйладык. Иртән торсак, теге хатын да, баласы да, карточкалар да юк. Инде нишләргә? Без ач калдык. Әни комендантка йөгерде. Комендант бик сүкте әнине. Аннан ипи бирә торган кибеткә барып, валчык­лар җыярга китте. Шуларны әни, күбрәк булсын дип, су белән кайнатып, безгә бүлеп бирә иде. Ә үзе ач. Ач булып тоелмасын өчен авызына күмер кабып, шуны су белән эчеп куя иде. Бер ай шулай яшәдек. Ә энебез түзмәде, гыйнвар аенда үлеп китте, – дип искә ала Галина Петровна.

«47дә генә туйганчы ашадык»

Ленинград блокадасында әти-әни­сен югалткан Евгений Семеновның да иң үзәккә үткәне ачлык була.

– Блокада башланганда, балалар бакчасына йөри идем. Ул чакта миңа – 7 яшь. Әти Фин сугышында катнашкан, аякларын өшетеп кайткан. Шуңа да аны Бөек Ватан сугышына алмаганнар. Әмма ул Ленинград янындагы Кировск шәһәрендә хезмәт иткән. Атна саен өйгә кайтып йөргәнен хәтерлим. Без өч бала идек. Әтинең мәетен гыйнвар аенда, чанада тартып кайтканнарын хәтерлим. Күрәсең, әтинең бик якын дуслары булгандыр инде. Юкса шундый ерак арага алып кайтмаган булырлар иде. Без шәһәр читендә, басуга якын яшәдек. Шул басу безне туендырды да инде, – ди Евгений Дмитриевич.

Аның әнисе дә ачлыктан үлә. Ятим балаларны бергә туплап, 1942 елда Урал ягына озаталар. Анда ике ел яшәгәннән соң, туганнары эзләп табып, Рязаньга алып китә. Әмма бәхетле балачак язмаган, күрәсең. Евгений аганың туганнары да үлеп китә һәм ятимнәр янә балалар йортына озатыла. Аганың сеңлесен кызлыкка алалар. Әмма алар элемтәне югалтмый, аралашып яши.

Казанга ул 1952 елда, училище тәмамлагач килеп эләгә һәм шунда кала да. Гомер буе вертолет заводында эшли.

– Блокада вакытында иң авыры ул – ачлык. Беренче тапкыр ипине без туйганчы 1947 елда ашадык. Аңа кадәр «пайка»  бирәләр иде. Бары 1947 елда гына тәрбиячеләр, күпме телисез, ипине шуның кадәр алып ашагыз, дип әйтте. Иң үзәккә үткәне – ачлык булды, – ди Евгений ага.

«Кешеләр ашап үлә иде»

Блокадалы Ленинградта яшәгәндә, Юрий агага 3 яшь була. Шуңа да ул 1941 ел вакыйгаларын бик нык хәтерләми. Әмма шулай да кайбер мизгелләр торган саен искә төшә, ди.

– Бөек Ватан сугышындагы Җиңү өчен безгә рәхмәт укый башласалар, аны кабул итә алмыйм. Чөнки ул вакытта сабыйлар идек әле без, – ди ул.
Юрий Митин һәм әнисе Ленинградтан Алтайга җибәрелә. Аннан исә Казанга күчеп киләләр. Биредә аның әтисенең кыз туганы яшәгән. Күрәсең, ул чорда Казанда яшәү шартлары яхшырак булгандыр.
– Күп әйберләр әни сөйләгәннәр буенча гына истә калган. Беренче шартлауларны яхшы хәтерлим. Әтинең җилкәсендә утыра идем. Бомбалар шартлый башлагач, барысы да йөгерде, – ди Юрий ага.

Аның әтисе заводта эшли. Сирәк белгеч булганлыктан, аңа сугыштан калырга «бронь» бирәләр. Михаил ага кебек һөнәрле ул заводта тагын бер генә кеше булган. Бу бронь Михаил агайны бер яктан коткарса, икенче яктан киресенчә тәэсир ясый. Ач-ялангач килеш заводта эшләү аңа җиңел бирелми. 1942 елның 30 марты көнне дөнья куя ул. Ә 1 апрельдә сугышка китәргә повестка килә.

– Әгәр дә повестка бер генә көнгә иртәрәк килгән булса да, әти бәлки исән калыр иде. Ул чагында аны госпитальгә салып дәваларлар, ашаткан булырлар иде. Сугыштан исән-сау кайту ихтималы да булгандыр. Язмыштыр, күрәсең. Әти үлеп калды, – ди әңгәмәдәшем,  бала чагын искә алып.

Бәләкәй Юраны әнисе белән поездда түгел, ә су юлы аша эвакуациялиләр. 1942 елның июле була бу. Ладога күле буйлап аларны катерлар белән чыгарганда, немецлар өсләренә бомбалар ыргыта.

– Ул абыйлар нигә суга сикерә, әни, дип сораганымны хәтерлим. Күрәсең, көймәдәге әйберләр, бомбалар ташлагач, суга төшкәндер. Хәллерәк ир-атлар, диңгезчеләр  шуларны җыйгандыр... Шунысы да истә калган: инде поездда барганда, кешеләргә ризык биргәч, ашап үләләр иде. Күбесенең тотынып барган җирдән авып киткәннәрен хәтерлим. 1988 елда Калининградка алып бардылар. Анда Череповец дигән җирдә булдык. Экскурсовод сөйли, ә мин бу җирдә инде булган кебек. Баксаң, без Ленинградтан чыккач иң беренче шунда туктаган булганбыз икән, – дип хатирәләр яңарта Юрий ага.

Алтайдан Казанга күченеп килгәч тә, тормыш аллы-гөлле булмый. Дәрвишләр бистәсендә башта баракларда торалар. Аннан инде үз куллары белән диярлек, Дәрвиш­ләр бистәсен төзиләр.

– Блокадалы Ленинградта яшәүчеләрне барлап аларга хөрмәт күрсәтә башлаган елларда, Дәрвишләр бистәсендәге мәдәният йорты халык белән тулы була иде. Хәзер инде безнең кебекләр дә сирәгәйде, – ди Юрий ага.

Ничек кенә булмасын, тормы­шыннан бик канәгать ул. Оныклары белән горурланып, тыныч тормышка сөенеп яши.

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading