16+

«Әни, әнкәй, әнием!»

Һәрбер телдә иң назлы, иң ягымлы, иң җылы сүзләр болар. Чөнки аның белән сине якты дөньяга китергән кешене атыйлар. Ә бу кеше – күзләреңә карап күңелеңне аңлаучы, салкыннарда җылытучы, борчылганда юатучы, һәрвакыт синең яныңда сакларга-якларга әзер булып торучы җирдәге фәрештәң. Әнисе булган бала бик бәхетле ул. 

Һәрбер телдә иң назлы, иң ягымлы, иң җылы сүзләр болар. Чөнки аның белән сине якты дөньяга китергән кешене атыйлар. Ә бу кеше – күзләреңә карап күңелеңне аңлаучы, салкыннарда җылытучы, борчылганда юатучы, һәрвакыт синең яныңда сакларга-якларга әзер булып торучы җирдәге фәрештәң. Әнисе булган бала бик бәхетле ул. 

Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитетының «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Казан бүлекчәсе уздырган шәһәр күләмендәге конкурс-бәйге дә әнә шушындый иң матур, иң җылы, иң ягымлы сүзләр белән исемләнгән иде. Казан шәһәре мәктәп-гимназияләрендә укучы, балалар бакчаларына йөрүче малай-кызларның әниләре ярышты анда. Барлыгы алты әнигә берсеннән-берсе уңган-булган, чибәр икәнлекләрен жюри каршында исбатларга туры килде. Совет районы 11нче гимназия данын Алсу Мифтахетдинова яклады. Мәскәү районы 403нче балалар бакчасы өчен Гөлназ Сафина, Киров районы 147нче бакча өчен Зөлфия Дәминова, Совет районы 67нче балалар бакчасы өчен Ландыш Имамиева, Идел буе районы 16нчы гимназия өчен Нурфия Халикова, Мәскәү районы КФУ каршындагы 2нче гимназия өчен Айсылу Лерон чыгыш ясады. 

Әниләр башта үзләре белән якыннан таныштырдылар. Билгеле инде, моңа аларның балалары да ярдәм итте. Шуңа да Алсуның улы таякка таянып әнисенә рәхмәт әйтергә сәхнәгә чыккач, зал күз яшьләрен тыеп кала алмады. Ландыш Имамиеваның да мөмкинлекләре чикләнгән улы әнисенә ярдәмгә коляскада чәчәк тотып чыкты. Ана белән бала арасындагы әлеге мәхәббәт хисләре беренче карашка шактый кырыс тоелган жюриның да күңелен эретте. Алар, бертавыштан, алдан сөйләшеп куйгандай, иң югары билге белән бәяләделәр бу чыгышны. Нурфия Халикованың визиткасын олы кызы укый торган гимназиядә эшләп килгән атаклы «Мирас» ансамбле бизәде. Ләбиб Лерон кызы Айсылу да сәхнәгә өч сабыен җитәкләп чыкты. Һәр чыгышында милли рух, туган телебез өчен көрәшүче бу яшь әни балакайларына да шуны сеңдерә алганын күрсәтте. 
Конкурсның «Гаиләмнең иң яраткан ризыгы» дигән өлешенә Алсу – гөбәдия, Гөлназ – кура җиләге бәлеше, Зөлфия ит бәлеше пешереп алып килгән. Ландыш белән Айсылу – кош теле, Нурфия өчпочмак белән сыйларга уйлаган. Җитмәсә, алар бу ризыкларны балалары белән бергә әзерләүләрен видеога да төшергәннәр. Борыннары он-камырга буялган сабыйларны экраннан елмаеп күзәттек. 

Конкурста катнашучы әниләрнең барысының да сәхнәгә җиңү өчен дип чыкканы бәйге буе күренеп торды. Алар бөтен осталыкларын күрсәттеләр: тектеләр дә, чиктеләр дә, җырлап биеделәр дә, спектакль дә куйдылар. «Барысы да булдыра боларның!» – дип, әлеге әниләрнең балалары өчен сөенеп утырды жюри. Шуңа да төп җиңүчене билгеләү аңа бик кыенга туры килгән булыр иде дә, соңгы нәтиҗәне «Бишек җырлары» хәл итте. Әбиләребез сабыйларын йоклатканда көйләгән бишек җыры түгел, ә бишек җыры турындагы бер үк җырны берничә әнидән ишеткәч, жюриның кәефе төште. Шуңа да Нурфия Халикова (дини темага җыр-мөнәҗәтләр башкаручы Ильяс Халиковның хатыны) чын бишек җырын ишеттергәч, әлеге конкурсның жюри рәисе Кадрия Идрисова Нурфияне Гран-прига лаек дип тапты. Каршылар булмады. Беренче урынга Айсылу Лерон чыкты. Әле шәһәр күләмендә болай зурдан кубып беренче тапкыр гына үткәрелгән бу бәйгенең җиңүчеләре булса да, җиңелүчеләре булмады. Әниләр барысы да тамашачы алкышларына, балаларының яратып сокланып елмаюына һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булды. 

«Ак калфак»ның Казан бүлекчәсе әле үзенең эшчәнлеген бер ел элек кенә башлап җибәрсә дә, башкарган гамәлләре инде шактый. Һәр ай саен башкалабызның мәктәп-бакчаларындагы күчмә утырышларын чын бәйрәмгә әверелдерделәр. Кызыклы очрашулар, ярыш-конкурслар да еш булып торды. Башта Казаныбызның балалар бакчаларына йөрүче кечкенә малайлары-кызчыклары арасында бәйге оештырып, әти-әниләрне, тәрбияче мөдирләрне кузгаттылар. Инде менә чират әниләргә дә җитте.
 Алиш исемендәге 20нче гимназия директоры Рәхимә Арсланова җитәкләгән «Ак калфак»ның Казан бүлекчәсе гаиләләр ныклыгын, милли рухыбызны көчәйтә һәм туган телебезгә ярдәм итә торган мондый чараларны яңа елда да күпләп үткәрергә план төзеп куйды инде. 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X