Беренче очрашуда ук егет һәм кызлар күркәм гаилә – Зилә һәм Альберт Латыйповлар белән танышты. Латыйповлар дүрт бала үстерә, һәм аларның алты төрле бизнесы бар. – Бала үз ризыгы белән килә, диләр. Һәр сабыебыз туган саен, яңа бизнесыбыз барлыкка килде. Эшне дә, бала тәрбияләүне дә икесен бергә алып барабыз, – ди Зилә.
Кызлар колагына бер киңәш – тормыш итәргә максатчан ир кирәк. – Акчасы булмаса да, гаиләсе хакына, хатынын бәхетле итәр өчен тырышачак ул. Шуның белән хатынында үзенә карата ихтирам уята, – ди Зилә.
Гаиләдә ир дә, хатын да үсәргә тиеш. Шулай булганда гына уртак кызыксыну булачак, дип тә өстәде ул.
Гаиләне, тормышны алып бару өчен Альберт дини белем алырга кирәклеген ассызыклады. Психологияне дә өйрәнергә кирәк, әмма башта динне, дип билгеләп үтте ул. Бизнес белән гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ничек алып барырга кирәклеге хакында да сөйләде.
"Гаилә" мәчете имамы Әмир хәзрәт Исмәгыйлев яшьләргә, гаиләдә, өйдә нинди генә хәл булса да, сабырлык үрнәген күрсәтергә чакырды. Сабырлыгыгыз баштагы биш минутка җитсә, бу гомер буена җитә дигән сүз, диде ул.
Яшьләр үзләре белән таныштырганнан соң, тренинглар уздылар. Төрле ситуацияләр булдырып, оештыручылар алар өчен мөһим булган төп кыйммәтләрне ачыкларга тырышты.
- Очрашуга чакырылган егет һәм кызларны без бик күп анкеталарны караганнан соң сайлап алдык. Алар арасында табиблар, укытучылар, юрист, имамнар һәм вертолет пилоты да бар иде. Яшьләребез үзләрен бар яктан да күрсәтә алдылар, махсус чатта алар әле хәзер дә аралашалар. Бәлки берничәсе парлашып та куяр дип өметләнәбез, – диде проектны оештыручыларның берсе Диләрә Ханова.
Аның әйтүенчә, “Гаилә” үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе 30 яшькә кадәрге егетләр. – Алар барысы да чибәр, төпле һәм акыллы. Ничек һаман буйдак булып йөриләр әле, кызлар кая карый икән, дип тә уйлап куям. Кызларыбыз да бик әдәпле, тыйнак. Үз тиңнәре белән таныштырып, аларны гаиләле итәсе килә, - ди Диләрә.
Комментарийлар