16+

Ничек плитә сайларга?

Хәзер кибетләрдә идәнгә җәяр өчен бик күп материал сатыла. Калын-калын линолеумнар да, әллә ничә төрле плитә дә, ламинат та, паркет та бар. Кайсысын сайларга да белгән юк. Бүген без плитәләргә тукталыйк.

Ничек плитә сайларга?

Хәзер кибетләрдә идәнгә җәяр өчен бик күп материал сатыла. Калын-калын линолеумнар да, әллә ничә төрле плитә дә, ламинат та, паркет та бар. Кайсысын сайларга да белгән юк. Бүген без плитәләргә тукталыйк.

Белгечләр аны дымлылык күп булган бүлмәләргә: коридор, кухня, ванна һәм бәдрәфкә салырга куша. Коридорда да көзен һәм язын дым була, ди алар. Коридорга ламинат яки паркет җәю практик яктан чыгып караганда отышсыз вариант.


Плитәләр бер-берсеннән составы белән аерылмый, әмма калынлыгы буенча аерма бар. Коридорга калын керамогранит сайларга була (кимендә 10 мм). Санузелга калынлыгы 7 мм булган плитә дә ярый. Плитәләр фактура буенча да аерыла­лар. Коридорга шома плитә яхшырак, чөнки кытыршы булса, аңа тузан күбрәк куна. Коридорда урамнан кергән тузан күбрәк була. Ваннага, киресенчә, кытыршысын ябыштырыгыз, аягыгыз таймаслык булыр.
Керамогранитны балконга ябыштыру отышлы.

Плитәнең формасы, размеры нинди булу артык роль уйнамый.
 

фото - sterium.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading