16+

Әнием татар егетенә кияүгә чыкканыма ачуланмады...

Балтачның Ор авылына кияүгә чыга ул. Ирина ханым Батыршина – чип-чиста удмурт кызы. Әмма теләсә кайсы татарны “сатып” җибәрерлек итеп татарча сөйләшә. Шуның өстенә инглиз теле дә укыта. 

Әнием татар егетенә кияүгә чыкканыма ачуланмады...

Балтачның Ор авылына кияүгә чыга ул. Ирина ханым Батыршина – чип-чиста удмурт кызы. Әмма теләсә кайсы татарны “сатып” җибәрерлек итеп татарча сөйләшә. Шуның өстенә инглиз теле дә укыта. 

“Бер үкенечем бар: балаларым удмурт телен белми”
– Тумышым белән мин Чепья авылыннан. Ул күп милләтле авыл. Анда татарлар удмуртча, удмуртлар татар телен белә. Кечкенә вакыттан ук татар балалар бакчасына йөрдем. Аралаша торган иптәшләрем дә бөтенесе дә татар иде. Татар телен без камил беләбез. Синең милләтең тегенди-мондый, дигән сүз булмады безнең арада, – ди Ирина ханым.

Татарча белсә дә, безнең милләтнең гореф-гадәтләрен, йолаларын татар егетенә кияүгә чыккач кына өйрәнә башлый ул.
– Динне тотмасам да, бер генә мөселман бәйрәмен дә калдырмыйм. Гает булса, тиешенчә йолаларын үтәргә тырышам. Каенанам боларның барысына да өйрәтте. Беркайчан да дингә басым ясамады. Аның өйрәткәннәре буенча дини бәйрәмнәрне билгеләп үтүне дәвам итәм, – ди Ирина ханым.

Батыршиннар гаилә корганда дин хәзерге кебек таралган булмый.
– Әнием татар егетенә кияүгә чыкканыма ачуланмады. Әмма чиста татар авылында яшәячәгемә борчылды. Син үзеңне анда күз алдына китерәсеңме, диде. Татар авылына авыр ияләштем димәс идем. Өч ул үстердек. Кызганыч, әмма алар удмуртча белми. Берничә сүз генә аңлый. Үзем үскән төп йортта киленебез рус милләтеннән. Шуңа анда без күбесенчә русча аралашабыз. Әни белән удмуртча сөйләшә идек. Килен аңламагач, русча сөйләшергә мәҗбүрбез. Тормышымда бер минусым булды – балаларым минем ана телемне белми. Хәзер инде өйрәтергә бик соңдыр, – дип үкенечен белдерде Ирина Петровна.

Аның фикеренчә, һәр милләт вәкиле үз телендә сөйләшергә, үзара аралашырга тиеш.
– Удмурт – удмурт телендә, татар – татарча аралашсын. Бер кеше дә үз ана телен онытмасын. Без укыган заманда да ана телен өйрәнү юк иде. 10-11 класста укыганда гына без удмурт телен өйрәнә башладык. Хәзер ана телен укыту бар. Татарстанда яшәгәнгә, Удмуртиягә баргач, мин андагы удмурт телен аңламыйм. Чөнки без әдәби телне өйрәнмәгән. Безнең күп сүзләр татар сүзләре белән катнашкан. Алар безне аңламый, без аларны аңламыйбыз, – дип борчыла Ирина Батыршина.

Укытучы ханым, удмуртлар арасында яшәмәгәнгәме, туган телемә дәүләт тарафыннан игътибарны, ярдәмне тоймыйм, ди. Туган телләр елы булгач, татар һәм рус теленә генә басым ясау дөрес түгелдер, бәлки. Безнең республикада 173 милләт яши, дибез. Мари, мордва, удмурт кебек милләтләргә дә ана телләре якын, кадерле.

Лилия Локманова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading