16+

"Әниемнең фамилиясен эзлим. Бу папкада юк..."

Ял көне иде. Курка-курка гына заводка якынрак килеп туктадым... Менә сакчы оясы, шлагбаум өскә кадәр күтәрелгән. Машинадан чыгып, кызу атлап, эчкә үттем. Гаҗәп, мине беркемдә туктатмады, кычкырмады. Шулай ансат кына керермен дип уйламадым да. Шулай да уяу һәм сак булырга кирәк... Еракта этләр өреп алды.

"Әниемнең фамилиясен эзлим. Бу папкада юк..."

Ял көне иде. Курка-курка гына заводка якынрак килеп туктадым... Менә сакчы оясы, шлагбаум өскә кадәр күтәрелгән. Машинадан чыгып, кызу атлап, эчкә үттем. Гаҗәп, мине беркемдә туктатмады, кычкырмады. Шулай ансат кына керермен дип уйламадым да. Шулай да уяу һәм сак булырга кирәк... Еракта этләр өреп алды.

Ташландык җирләрдә этләр – иң яратмаганым. Бомжлар белән әле уртак тел табып булса, тар коридорда этләр өере – башка нәрсә. Берсе ташланса, калганнары да ябышачак.

Як-ягымда завод тарихын сөйләүче плакатлар. Кировка һәйкәл менә. Мин аның исемендәге Казан синтетик каучык заводы тирәсендәге ташландык һөнәри белем бирү биналарын күзләргә килдем. Бу биналар миңа бигрәк якын һәм әһәмиятле. 1960 еллар ахырында монда минем әнием Тәслимә Фәткуллина укыган. 1970 еллар башында ике-өч ел лаборант булып та эшләгән.

Завод бихисап зур һәм ике өлешкә бүленгән: бер якта – житештерү цехлары, икенче якта – администрация биналары, ике катлы тулай торак һәм ике белем бирү бинасы. Якынайган саен йөрәк катырак тибә, сулау авырлаша. Менә алар... Берсенә “сатыла” дип язылып куелган, ишекләрендә йозак, тәрәзәләре такта белән кадакланган. Кызганыч. Бинаны әйләнеп узам һәм шунда ук ватык тәрәзәгә кереп чумам. Булды бу. Аяк очларына басып кына алга атлыйм. Төрле плакатлар, уку әсбаплары, чүп-чар. Бернинди кызык әйбер юк. Караңгылык күңелгә шом сала... Бүлмә арты бүлмә үтәм. Беренче этажның астын өскә китергәннәр инде. Барлык тимер әйберләрдән күптән җилләр искән.

Икенче кат. Монда яктырак һәм чистарак. Ишек өстендәге язулардан нинди бүлмә икәнен аңлап була. Шуларның берсенә кереп, урындыкка утырдым. Башта мең дә бер уй: “Ничек инде бу болай? Нәрсә эшләргә? Кем гаепле?” Бу минем бишенче ташландык белем бирү бинасы, ә күпме мәктәпләрдә булдым мин! Болар барысы да бер кешеләр өчен төзелгән биналар. Күпме белгечләр чыккан моннан. Алар үзләрен кызганмыйча шәһәрнең, илнең данын күтәрер өчен өч смена эшләгәннәр. Ә башкалар... талап, җимереп баралар.

Тагын бер бина. Бусы күпкә зуррак һәм кызыграк. Архитектура ягыннан да матуррак, әмма бик таушалган. Түбәсеннән су үтү сәбәпле, түшәмнәре сыгылып төшкән. Монда да шул ук хәл: таланган бүлмәләр, чүп-чар, пыяла ватыклары, стендлар. Язмалар. Ешрак як ягыма каранам, өскә дә күз салгалыйм. Психологик яктан бу бинада булу авырырак, тизрәк чыгып китәсе килә... Андый чакны үземә колак салам һәм чыгам. Шаярырга ярамый, артык батырлык күңелсезлек белән тәмамланырга мөмкин. Шулчак сул якка күзем төште. Аска таба баскыч, димәк монда аскы кат бар. Күзәтүләрем буенча бар кызык нәрсә йә идән астында, йә чормада.

Төшеп киттем баскыч буенча. Тышта инде караңгы төшеп килә, кайтырга иде югыйсә, әмма мин алга атлыйм. Каршымда кечкенә генә бүлмә. Идәндә гуаш, ниндидер буяулар, транспарантлар аунап ята. Уң якта киштәләрдә бау белән бәйләнеп куелган кәгазьләр. Күрәмсең, архивка барып җитә алмаган болар. Күбесе инде череп бара. Бер папканы кулга алдым. 1967 ел укучыларны кабул итү турында боерыклар, тиз-тиз исемлекне карыйм. Әниемнең фамилисен эзлим. Бу папкада юк. Икенче папкада бухгалтерия язулары.

Якын тирәдә генә эт ырылдап куйды, карасам бер зур гына кара эт баскычта утыра. Әкрен генә уң як кесәдән электрошокер чыгардым. Эт миңа карап тора. Бер кискен хәрәкәт һәм ул миңа ташланачак! Шул чакны шокерның төймәсенә бастым. Ул зәңгәр ут чыгарып тырылдап куйды. Эт чиный-чиный тизрәк йөгереп китте. Үземә дә тизрәк таярга кирәк бу бинадан. Әле машинага да барып җитәсе бар. Өйдә ике кечкенә бала белән хәләл җефетем көтеп тора.

Курка-курка гына, өскә менеп барам, шокерны тырылдатып алам. Чыктым. Әйбәт үк карангы төшкән инде. Озак маташтым шул. Шулай – ташландык бинага керү түгел, чыгуы авыр. Ул сине тиз генә җибәрми. Кире чыкканда да миңа беркем дә очрамады. Кызу атлап машина янына киттем. Биш минуттан инде мин өйгә таба җилдерә идем. Аллаһка мең шөкер: тагын бер ташландык бина миңа буйсынды.

АлГәрәй.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading