16+

«Нигә җәфаланасың? Инвалидлар йортына тапшыр»

Авыру балаларын калдырып киткән аналарны аңлый да, йөрәгем белән кичерә дә алмыйм. Үземнең дә балам авыру булып туды. Аны без 22 яшенә кадәр тәрбияләдек. Ә бит югыйсә миңа да: «Нигә җәфаланасың? Инвалидлар йортына тапшыр», – дип әйтүчеләр булды.

Ирем белән икебез дә тимер юлда эшләдек. Эшем авыр иде. Көмәнле чагымда авырлык килгәндер инде, бала вакытыннан алда 1100 грамм гына булып туды. Кечкенә булса да, авырлык белән, бик каты чирләп таптым. Гәүдәсен, башын тота алмаса да, өч яшенә кадәр күкрәк сөтен имездем. Балабызга I группа инвалидлык бирделәр. Авыру балам бар дип, өйдә эшсез утырмадым, чөнки аннан кала тагын ике баланы ашатырга-эчертергә кирәк иде. Авыру балабызны ирем белән чиратлашып карадык. Авыруларына, сызлануларына карамастан, бик тыныч кына ятты, балакаем.
Шулай итеп, 22 яшенә кадәр яшәде ул. Үләсе алдыннан каты чирләгәч, табиб чакырттык, ләкин ул укол да ясамады. «Барыбер файдасы булмаячак», – диде.

Авыру булса да, баламның үлемен бик авыр кичердем, юксындым. Каберенә барып, күңелемне бушатып кайта идем. Шуннан соң бертуган сеңлемне паралич сукты. Аны да ике ел ярым үзем карап, кадерләп соңгы юлга озаттым.

Менә шулай, баштан төрле хәлләр узды. Аның каравы хәзер бик рәхәт тормышта яшим. Аллага шөкер, кызым белән улым бик акыллы, игелекле булып үстеләр. Биш вакыт намазымны укыганда да, балаларымның, оныкларымның кадер-хөрмәтендә яшәсәм иде, дип телим.

Нәкыя Вәҗетдинова, Әгерҗе.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading