16+

«Никах – курорт түгел...»

Алжирга килен булып төшкән татар хатыны читтә яшәү тәҗрибәсе белән уртаклаша.

«Никах – курорт түгел...»

Алжирга килен булып төшкән татар хатыны читтә яшәү тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Татар кызы Эльмира белән очраклы гына таныштым. Ул бик тә үзенчәлекле, мавыктыргыч сюжетлы әкиятләр, хикәяләр иҗат итә. Шуны да әйтергә кирәк, ул әкияти сюжетлар балалар өчен түгел, ә өлкәннәр өчен язылган.
Инде ничә ел Алжирда яшәүче ханымның иҗатында да көнчыгыш халкының холкы, гореф-гадәтләре, темпераменты чагылыш тапкан. Ә Татарстан, татар менталитеты хакындагы хикәяләр тагын да үзенчәлекле, юморга бай. Ул әсәрләрне укый башласаң, бүленеп булмый. Кереп чумасың да вакытның узганын да сизмисең. Ә теле! Социаль челтәрләрдә пост язганда да һәр сүзне уйлап, озак кына эзләп, тәмләп язадыр төсле. Андый фантазиясе булганнарга һәрвакыт кызыгып карадым һәм хәзер дә кызыгам. Эльмира Шаун белән сезне дә таныштырасым килә.
Кукмара – Мәскәү – Алжир
...Эльмира Кукмарада туган. Әнисе дә Кукмара кызы. Әмма төрле сәбәпләр аркасында, алар Мәскәүгә күченеп киткән һәм Эльмира үзе дә Мәскәүдә яшәгән.
– Җәйге каникулны авылда уздыра идем, – дип искә ала Эльмира. Үзе башкала кызы булса да, авылны бик ярата. Алжирдан кадәр Кукмарага кайтып йөрүләре туганлык җеп­ләренең дә аларда бик ныклы булуын күрсәтә.
Әмма язмыш дигән әйбер аны дөньяның икенче материгына кадәр илтә. Ире белән алар интернетта таныша.
– Халыкара сайтта теркәлү уздым, һәм булачак ирем иң беренче булып миңа дуслашырга тәкъдим итте. Әнисенең тамырлары Болгариядән. Әтисе – Алжир кешесе. Болгарлар – татарларның бер тармагы бит инде ул. Шуңа да ул: «Күрәсеңме, Аллаһ сиңа Алжирда татар егете тапкан», – дип шаярта. Башта без инглиз телендә аралаштык. Алжирда француз телен өйрәндем, хәзер гарәп телен өйрәнәм, – ди тик торырга яратмаган Эльмира.
Билгеле инде, Мәскәүдәге тормышын, туганнарын, әти-әнисен калдырып бер белмәгән илгә, чит мохиткә, менталитет та башка булган кешеләр янына күчеп китү Эльмирага җиңел бирелми.
– Мондый карар кабул итү, әлбәттә инде, бик авыр булды. Тирә-ягымдагы кешеләр мине бөтенләй аңламады. Кесәмдә 30 евро акча бар иде. Күпләр бу адымымнан соң минем белән элемтәләрне бөтенләй өзде, әмма аннан киредән аралаша башладылар. Әти-әнием дә бу аралашуның мәхәббәт икәненә ышанмады, минем сайлавымны да бик озак кабул итә алмады. Оныклары тугач, күңелләре «эреде». Күнек­теләр һәм иремне кабул иттеләр. Хәзер инде аның белән иркенләп аралашыр­га тормыш иптәшемнең татарча сөйләшә башлавын көтәләр, – ди Алжир килене.
Бөтенләй икенче илгә күченеп яши башлар өчен бик кыю булу кирәктер, минемчә. Өстәвенә сине иреңнең гаиләсе дә кабул итүе кирәк. Ә бу исә вакыт һәм сабырлык сорый.
– Алжирга әле дә күнегеп бетә алмыйм. Кайда тусаң – шунда кирәгең чыга дигән рус мәкале бар бит. Шул хакта уйлана башлыйсың. Алжир беркайчан да минем йортыма әверелмәячәк. Чөнки мин алар өчен чит һәм шулай булып калачакмын да. Мине монда авыр кабул итәләр. Чөнки мәдәниятем, үзем бөтенләй башка. Миңа күптән түгел бер Алжир килене: «Эльмира, дүрт стена арасында утыра алмыйм, ә алар моны аңламый. Миңа йөреп керергә, һава суларга кирәк, дим. Ә аларда андый әйбер кабул ителмәгән һәм миңа дошманга караган кебек карыйлар. Урамга чыгар өчен дә нерваларымны бетерергә, хокук дауларга мәҗбүрмен. Бу бөтен әйбергә дә кагыла. Аларның гел чәй эчеп утырулары һәм сериаллары мине туйдырды. Ә алар, тәрбияле хатынга урамда бер нәрсә дә калмаган, ди», – дип язды. Дөрестән дә, сез үзегезне чукрак һәм сукыр стена белән сөйләшкән сыман хис итәчәксез. Аларның күзләре һәм колаклары, үз шартларын кабул итеп, аларга охшый башлагач кына барлыкка киләчәк. Ә сезнең шартларны кабул итсеннәр өчен, бу юнәлештә тырышып эшләргә туры киләчәк. Шуңа да монда яшәп калу җиңел түгел. Нерваларыгыз җитмәскә мөмкин.

Гаиләне ничек сакларга?
Эльмира фикеренчә, Африкага кияүгә чыккан кызларның күбесенең хыялы – диңгез янында яшәү.
– Ой, минем дә сезнең кебек яшисем килә, ди алар. Әмма ул туташларның күбесе инде түзә алмыйча аерылды. Ә мәхәббәтләре нинди иде! Тик диңгез генә булыша алмады. Шәхси проблемаларны хәл итәргә диңгез булыша алса икән ул! Гаиләләр мускуллар кебек ныклы, бала көлүе кебек бәхетле булыр иде. Гаиләнең нигезе — ике якның да мәхәббәте һәм хөрмәте. Шул исәптән бер-берсенең күңел ачуларына булган хөрмәте дә. Булачак ирегезнең әнисенә карагыз һәм шунда ук гаиләгезне саклап кала алачаксызмы-юкмы икәнен аңларсыз. Никах ул – курорт түгел. Гаилә ул – бетмәс фронт, – дип киңәш бирә үзе кебек чит илгә кияүгә чыгарга хыялланучы кызларга Эльмира ханым.
Алжирга килгәч, аны иң гаҗәп­ләндергән әйберләрнең берсе – товарны берәмтекләп сатулары булган. Мисалга, биредә хәтта конфетны да берне генә сатып алырга була. Чөнки урта хәлле һәм байлар гына түгел, Алжирда ярлы яшәүчеләр дә шактый. Ә берәмләп сатканда, сатып алучыга да, сатучыга да җайлы.
Алжир халкының тагын бер үзенчәлеге — татарлар кебек ачык күңелле булмау. Сез бергә утырып чәй эчәргә, пешергән ризыкларыгызны макташырга мөмкин. Әмма ике милләтнең тарихы, дуслыкка, эшкә, балалар тәрбияләүгә мөнәсәбәте һәм башкалар бик нык аерыла. Шуңа да кеше йөрәген беркайчан да ачып салмаячак. Һәр халык үз ватандашын, үз ягыннан булган кешене эзли. Бу алжирлыларга да кагыла.
– Алжирда Россиядән булганнар бар, тик алар төрле шәһәрләргә таралып яши. Без интернет аша аралашып торабыз. Туган телне ишетмичә, аралашмыйча яшәү җиңел түгел. Шуңа да машинада гел татар җырларын гына тыңлыйм. Бәхеткә, ирем дә, улым да ул җырларны ярата, – ди Эльмира.
Татарлар кайда да югалмый торган халык. Уңганлыклары, тырыш­лык­лары белән һәрчак аерылып тора безнең милләт. Эльмира да Алжирда үз бизнесын ачып җибәргән.
– Россиядән килгән кызларның шактые матурлык индустриясендә эшли. Өйдә утыручылар да бар. Алжир хатын-кызлары да шулай ук. Алар арасында полициядә, дәүләт хезмәтендә эшләүчеләрне очратыр­га була. Ирләр арасында хатыннарын урамга ялгыз гына чыгармаучылар да шактый. Әмма ирем андый түгел. Аның әнисе дә эшләгән, миңа да рөхсәт итә. Каршы килми, киресенчә, миңа булыша. Иң мөһиме:  бу – гаиләгә зыян салмасын, – ди ул.
Эльмира да матурлык салоны ачып җибәргән. Моның өчен Россия­гә кайтып укыган. Әмма Алжир хатын-кызларының матурлык хакында күзаллаулары башка икән.
– Алжирда матур булу кыйммәткә төшә. Матурлык индустриясе монда бик начар хәлдә һәм үсми диярлек. Тиешле бәяне бирү һәркемнең дә хәленнән килми. Шуңа да миннән, еш кына: «Ничек булса да ярый, яса гына», – дип сораучылар бар. Матурлык тудыручы мин, алай эшли алмыйм, – ди Эльмира ханым.
Алжир хатыннарының өйдә утыруының тагын бер сәбәбе – балаларны төшке аш вакытында мәктәптән өйгә алып кайту таләбе. Чөнки укытучылар үзләре дә төшке аш вакытында өйләренә кайта икән.
Менә шундый үзенчәлекле илдә яшәп тә, татарлыгын югалтмаган Эльмира Шаун! Андыйларга сокланмый мөмкин түгел.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чит илдэ тугел, Краснодар краенда гына яшэуче туганнар да, туган жирне, эчкэн суларны сагына. Э дингез дигэннэн, алар да беренче елларны жэй буе дингез янына бара идек. Э хэзер ул безгэ бармы да,юкмы- барыбер,дилэр.

    Мөһим

    loading