16+

Нинди авыллар да бар: Кече Елга халкы һәр атна саен җыйналып чаңгы шуа!

Кемнәрдер кыштан зарланып язны ашыктыра, икенче берәүләр аның бар рәхәтен, ләззәтен тоеп калырга ашыга. Лаеш районы Кече Елга авылы халкы һәр атна саен җыйналып чаңгы шуа икән.

«Һәр якшәмбе көнне иртәнге уннан алып өйлә намазына хәтле авыл халкы чаңгы шуарга чыга.

Бер атнада 15-20 кеше булса, икенче атнада 50 кеше дә булырга мөмкин. Төп оештыручыларның берсе – чаңгыга, биатлонга гашыйк кеше, үзе дә спорт остасы Фаяз Гарипов. Ул үзенең туган көнендә дә зур итеп чаңгы бәйрәме үткәрә. Без тормыш иптәшем Илдар белән чаңгычыларга чәйләр әзерләп, өстәл корып торабыз. Ризыклы өстәл атна саен булмаска да мөмкин, ә менә чаңгычылар була. Илшат Гыймадиев исемле егетебез аэрочана белән юл салып куя», – дип хәбәр итте безгә Кече елга авылыннан Фәридә Шәвәлиева.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading