16+

Нинди гаделсезлек! Кайда татар теле?

Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәре 2022 елда Бөтендөнья Кышкы уеннар буенча Махсус Олимпиаданы кабул итәчәк. Ул 22-28 гыйнвар көннәрендә узачак. 100 илдән килгән 2 мең чамасы катнашучы спортчылар көтеләчәк.

Нинди гаделсезлек! Кайда татар теле?

Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәре 2022 елда Бөтендөнья Кышкы уеннар буенча Махсус Олимпиаданы кабул итәчәк. Ул 22-28 гыйнвар көннәрендә узачак. 100 илдән килгән 2 мең чамасы катнашучы спортчылар көтеләчәк.

Башкалабызның Җәяүлеләр урамы – Бауман урамында шул спорт ярышларына ничә көн калганны санап торучы махсус стела куйганнар. Бу хакта массакүләм матбугат чараларында язып та чыктылар... 

Бер нәрсә турында йөз тапкыр ишеткәнгә караганда, бер мәртәбә күрүең хәерлерәк, диләр бит. Беркөнне фотоаппаратымны алып, шул стела янына киттем. Ул нәрсәне эзләп азапланасы юк, аның янында күпсанлы кунаклар, туристлар бөтерелә. Фотога төшәләр, селфи ясыйлар, мәш киләләр... 

Чиратым җиткәч, мин дә ул стеланы фотосурәткә төшердем. Аннан соң андагы язуларга күз төшердем. Гаҗәпләнүемнән егылып китә яздым. Стела ни өчендер ике телдә генә эшләп тора: инглиз һәм рус телләрендә. Ә татарчасы юк! Татарстан башкаласында! Күпсанлы кунаклар, туристлар алдында! Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында! Менә Президент карарларын ничек үтиләр! Бу эшләр буенча җаваплы җитәкчеләр бардыр бит?! Мондый гаделсезлекне кайчан төзәтерләр икән?! 

Нияз Бишбалта, Казан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading