16+

Әнине чакырыгыз!

Студент еллары. Авылга кайтып йөрү әйтеп бетергесез уңайсыз, 130 чакрым араны автобуста бер аякка басып кайттым дип тә беркемне дә шаккатыра алмый идең ул вакытта. Шулай да, ким дигәндә ике атнага бер – батон белән Казан ипие алып юлга чыгабыз. Инде кайтмаган атнада сагынудан телефон коткара.

Студент еллары. Авылга кайтып йөрү әйтеп бетергесез уңайсыз, 130 чакрым араны автобуста бер аякка басып кайттым дип тә беркемне дә шаккатыра алмый идең ул вакытта. Шулай да, ким дигәндә ике атнага бер – батон белән Казан ипие алып юлга чыгабыз. Инде кайтмаган атнада сагынудан телефон коткара.

Сагыну гына түгел иде ул, әниләр өчен борчылу, аларның хәлләрен беләсе килү, үзең турында хәбәр биреп, әнине борчулардан арындырырга, куандырырга тырышу. Өйдәгеләр белән биш-ун минут сөйләшү өчен, ике-өч көн алдан хәстәрен күрә башларга кирәк. Өеңдә телефоның булса, эш бераз җайлана, барып заказ бирәсең дә көтеп утырасың һәм бер-ике сәгать эчендә өй телефоны белән тоташтыралар. Өй телефоны булмаса, берничә көн алдан переговорный пункт дигән урынга барып, заказ бирәсең. Шуңа бәйле рәвештә өйдәгеләргә фәлән көнне, фәлән сәгатьтә сезне телефонга сөйләшергә дәшәләр дигән телеграмма киләчәк. Билгеләнгән вакытка һәр ике як та тиешле урынга килә. Синең кебек килүчеләр бихисап була, бигрәк тә кичке якта, оператор микрофон аша кабиналарны атый. Ул сүз катарга өлгергәнче, «Миңадыр!» – дип, бөтен кеше диярлек алга – кабиналарга таба талпынып куя. «Балтач, Хадиева, бишенче кабина!» Моннан да ягымлы, җылы сүз була ала микән ул! Яшен тизлегендә, кабина ишегенә атыласың. «Ни хәлләрең бар, әни!» Ашыга-ашыга, синең тамагың тук, акчаң күп икәнлеген хәбәр итәсең. «Син ничек, әни? Зинһар борчылма, үзеңне кара! Нәрсә алып кайтыйм?» Сүзнең кадере менә кайчан арта ул. Кыска гына вакытта тиешле хәбәреңне, хисләреңне тапшырып калырга кирәк.
Әни хастаханәдә ятканда сөйләшүләр күңелгә кереп калган. Сөйләшүгә заказ биргәндә, хастаханә номерын әйтәм. Тоташтыралар, мин исә, ашыга-ашыга: «Әнине чакырыгыз!» – дим. Әле дә булса искә алам, беркайчан да: «Синең әниең кем соң ул?» – дип сорамадылар. «Хәзер», – дип әйтәләр иде дә, шул арада телефонны әни ала: «Кызым, синме ул?..» Ана күңеле, бәлки, күңеле белән сизенеп, телефон янында көтә торган булгандыр. Шалтыратканнан соң, беркайчан да әни белән сөйләшә алмый калганым булмады. Еш ята иде шул әниебез хастаханәләрдә. Инде ничә дистә еллар үткән, ул номерны мин әле дә булса яттан беләм... Шалтыратып: «Әнине чакырыгыз», – дип әйтәсе килгән вакытлар, ай-һай, күп...

Зөлфия Хәлиуллина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X