16+

Әнисеннән - улына, улыннан - эштәгеләргә. Коронавирус таралу серләре

Иң беренче чыганак вирусны әнисеннән иярткән, әнисе дә пневмония белән авыручыдан иярткән була. Әлбәттә, ул кеше эшкә килә. Нәтиҗәдә, тагын 32 хезмәктәр һәм әле тагын аларның гаилә әгъзалары (25 кеше) табиблар күзтүе астында булырга мәҗбүр.

Чаллыда "Акульчев" фабрикасында коронавирус "учагы" табылган. Биредә 14 кешедә әлеге вирус ачыкланган.

Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшинага сылтама белән trt-tv.ru хәбәр итә. Патяшина сүзләренә караганда, биредә вирусның бер очрактан башкаларга - коллегаларга, алай гына да түгел, гаилә әгъзаларына да таралу факты турында сөйләргә була. "Күп очракта коллективка инфекция өйдән килә һәм башкаларга тарала", ди ул.

Һәм мисалга "Акульчев" фабрикасын китерә. Биредә 14 кешедә коронавирус ачыкланган. Иң беренче чыганак вирусны әнисеннән иярткән, әнисе дә пневмония белән авыручыдан иярткән була. Әлбәттә, ул кеше эшкә килә. Нәтиҗәдә, бүгенге көндә фабрикада тагын 32 хезмәктәр һәм әле тагын аларның гаилә әгъзалары (25 кеше) табиблар күзтүе астында булырга мәҗбүр.

М.Патяшина  искәрткәнчә, санитар таләпләрне үтәмәгән өчен шәхси эшмәкәрләргә - 150 меңгә кадәр, юридик затларга 500 мең сумга кадәр штраф яный.

Бүгенге мәгълүматлар буенча Чаллыда бер тәүлек эчендә 16, кичә исә 6 кешедә коронавирус ачыкланган иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading