Шәһри Казан

Нияз Галиуллин: «Кешегә бүләк бирү үзе бер рәхәт»

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар һәм СПИД белән көрәш һәм профилактика буенча республика үзәге баш табибы Нияз Галиуллин вакытлы матбугатка язылу кампаниясе кысаларындагы «Подписка бүләк ит» акциясенә кушылып, социаль учреждениеләргә газета һәм журналлар бүләк итте. «Шәһри Казан» газетасы алдагы яртыеллыкта Югары Ослан районындагы картлар интернат йортына килеп торачак.

Билгеле бер сәбәпләр аркасында газета-журналларга языла алмаган кешеләргә бүләк ясарга булдым. Кешегә бүләк бирү үзе бер рәхәт. Бүгенге заманда яңалыкларны күбрәге интернет басмалардан, газета-журналларның электрон вариантыннан укырга туры килә. Ничек кенә булмасын, “Татмедиа” агентлыгы белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Спид белән көрәш, аны кисәтү турындагы мәгълүмат укучыларга ике телдә дә вакытында барып җитә. Моның өчен зур рәхмәт, – ди Нияз Галиуллин.

Реклама

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: