16+

Нияз Игъламов: «Әтәч менгән читәнгә» татарларны берләшүгә өндәүче спектакль»

1,2,3 декабрь көннәрендә Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Аяз Гыйләҗевның “Әтәч менгән читәнгә” повесте буенча спектакль премьерасы булды.

Режиссер — Россиянең, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев. Төп рольләрдә – Татарстанның халык артистлары Рамил Төхвәтуллин, Равил Шәрәфиев, Татарстанның атказанган артисты Минвәли Габдуллин.  

Театр белгече, тәнкыйтьче Нияз Игъламов “Әтәч менгән читәнгә”не татарларны берләшергә өндәүче спектакль, диде.

Бу Аяз Гыйләҗев иҗатының да төп темаларының берсе. Аның барлык әсәрләрендә дә кызыл җеп булып берләшергә өндәү бара. Ул үзе үк “күпмилләтле татар халкын күтәрәм мин” дип әйткән. Шуңа да аеруча игътибар белән керәшеннәр, мишәрләр турында язган. Төрле булсак та, аның өчен без барыбер бер татар инде. Фәриткә дә бу тема якын. Бигрәк тә бүгенге сәяси хәлләр вакытында. Спектакль ярты ел алдан куела башлады. Ул вакытта фикерләр һавада гына йөри иде әле. Ләкин үзгәрешләр сизелде. Режиссер шуларны тоемлап алды, – ди Нияз Игъламов.

Рәмис Нәҗмиев фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading