16+

«Нәнәң урынына килгән ике үги әнигә дә син «әни» дидең»

Авылыбыз клубында Рәшит Габбасовка багышланган бик матур зур кичә булган иде. Рәшит белән Вайла тавында чана шуып, бер урамда тәгәрәп үскән, бер чишмә суын эчкән, бер сыйныфта укыган, бик күп серләребезне бүлешкән дуслар идек.

Авылыбыз клубында Рәшит Габбасовка багышланган бик матур зур кичә булган иде. Рәшит белән Вайла тавында чана шуып, бер урамда тәгәрәп үскән, бер чишмә суын эчкән, бер сыйныфта укыган, бик күп серләребезне бүлешкән дуслар идек.

1961 елның яңгырлы сентяб­рендә мәктәпкә килеп кердек. Белем алдык, гыйлем җыйдык, дөньяны танып белдек.

...Сабый гына килеш нәнәңне югалттың, үзебез дә сабый инде, бер җылы сүз әйтә белдек микән сине юатып. Күңелләрең дәрьялардай киң иде лә, сабырлыгың каеннарга тиң иде.

Нәнәң урынына килгән ике үги әнигә дә син «әни» дидең. Хәдичә әни, Фәрваз әни. Фәрваз әни артыннан килгән Рәйсәне дә туганыңдай кабул иттең.

Менә без дә беркөн үсеп җитеп, дөнья буйлап таралып беттек, күп­ләребез читкә китте. Ә син авылның тарту көчен өзә алмадың, хәер, өзәргә теләмәдең дә, туган җиргә мәхәббәт ул синең каныңда иде, синең йөрәгеңдә. Авыл клубын кабул иттең дә гөрләтеп эшләп киттең. Син үткәргән матур кичәләр һаман искә төшәләр, исләремә төшәләр дә үзәкләрне өзәләр.

...Туган җирне ташлап китмәгез, туган җир сездән башка да яшәр, үзегезне туган җирдән мәхрүм итмәгез, сагынып гомер итмәгез.
Шушы фикерне Һаҗәр апа са­гыш­лары аркылы яшьләргә аңлатыр­га тырыштың, Һаҗәр апа сагышларын сәхнәгә чыгардың.

Һаҗәр апа... Бәхетсез җан. Исерек абыйсыннан, үги анасыннан, дуңгыз фермасыннан туеп, бөтен дөньясыннан туеп, чит-ят җиргә, чит-ят иргә китеп барган иде кияүгә. Сагынып хатлар язды, «авылыма юлны белсәм, кайтып китәр идем җәяүләп»... Кайта алмады. Чит җирләрдә калды туфрак булып. Сагышлары гына кайта микән һаман язын – яңгыр, көзен сары яфрак булып.

Залда утырган апаларның күз яшьләре акты чишмәләр булып.
...Мин эштән кайтып киләм, Рәшит килә каршыга, сигаретын суыра-суыра, тагын каядыр ашыга. Эндәшмичә узып китте, аннан кире борылды. Гафу ит, күңелдә бер уй туды. Кичә оештырам, кендек әби турында. Син бер шигырь әзерлә. Ярар, ашыга идем, сау булып тор хәзергә.

...Кендек әби. Наһар апа. Ничә еллар буена салкын роддомда күпме бала кабул иткән, күпме кендек бавын кискән, күпме сабыйны куенына алып җылыткан. Күпме аналарның тулгак газапларын җиңеләйткән, иреннәрен чылатып, башларыннан сыйпап кына, үзе бер бала тапмаган килеш, күпме бала таптырган. Наһар апага багышланган ул кичәдә күпме хатын-кызның хатирәләре яңаргандыр, иртәгә үк күчтәнәчләр алып, Наһар апа янына барам дип уйлагандыр. Кемдер баргандыр, кемдер соңаргандыр.

Ә ул кичәдә югары оч кызы Гөлсинә бүләк иткән затлы сервиздан Наһар апа әле байтак еллар тәмләп чәйләр эчкәндер. Яшь чаклары искә төшкәндер.

...Каз өмәләре гөрләгән бер чорда, сәхнәгә җыйды Мәмәшир кияүләрен. Залда алма төшәр урын юк, зал халык белән тулы. Уенын-чынын бергә кушып, аңлатты кияүләргә: «Сезгә, егетләр, асыл ефәк кебек кызлар бирдек, уйламагыз, берүк, җәберләргә. Кадерләп кенә яшәсәгез, сезгә кияү-балакай дип кенә дәшәрбез. Әбижәть итсәгез... чамалагыз, бөтен авыл белән килеп җитәрбез».

Рәшит сүзләре файда бирдеме, әллә үзләре шундый яхшы туры килдеме? Әйбәт чыкты кияүләр, күзләр тимәсен. Колак салып йөрим һәрбер хәбәргә, кызларыбыз кадер-хөрмәттә хәзергә. Гел шулай булсын, берүк.

...Равилгә багышланган кичәдә кемдер елады үксеп-үксеп, кемдер түзде тешен кысып. Равил дә синең шикелле авыл бәгыреннән өзелгән бала иде, ул чакта әле яралар яңа иде. Дөрли-дөрли яна иде. Күңелләре кыллардан да нечкә иде, йөрәгенә әрнүләрдән көчләр килде. Ул чактан соң күпме гомер үткән инде, яралар да, онытылмасалар да, җөйләнгәннәр күптән инде.
...Ә бер елның ямьле язында югары оч урамы көне узды клубта. Ул көнне клубны югары очлар тотты. Ул көнне клуб гөрләп торды, җырлап торды, биеп торды. Гомер-гомергә егетләрнең иң батырлары, кызларның иң матурлары югары очта туып-үскән. Шулай булмыйча, без бит җиде улаклы чишмә суын эчеп үскән. Югары оч урамы көнен югары оч егете Рәшит сәхнәләрдә гөрләтте.

...Клубның 60 еллык бәйрәмендә шунда эшләп киткән күпме кешене бергә җыеп, истәлекләр яңартты. Сугыш елларында тракторда эшләгән, ул чакта япь-яшь кызлар булган апаларның күңел түрләрендәге истәлекләрен кабат уятты. Мәрхүм Азат әйтмешли, синең башта идеяләр склады иде инде. Авылның күпме гади генә дип йөргән кешеләре турында искиткеч кичәләр оештыра белә идең син!

Яшьләргә кирәк бу истәлекләр, үткәннәрне онытмыйча, еллар үткәч тә искә төшереп уйлансыннар өчен кирәк дия идең. Бу син үткәргән кичәләрнең иң зур максаты иде. Аларның санына да чыгарлык түгел инде. Һәр кичәгә күпме йөрәк җылысы салынган, һәрбер сүз, һәр хәрәкәт йокысыз төннәрдә мең кат уйланылган. Һәрберсендә күпме язмыш. Еламыйча чыдарлык түгел инде.  Син үткәргән ул кичәләр сагындырып искә төшәләр. Сагындырып искә төшәләр дә яшьлекләргә алып китәләр.

...Иҗат чишмәң әле челтерәп  ага иде,
Учагыңда күмер дөрләп яна иде.
Язмышларны язар каләм безнең кулда түгел.
Өзелепләр сагына сине күңел.

Рәйсә Галимуллина, Кукмара, Мәмәшир

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading