“Һөнәр”гә килгәндә, ул 30 ноябрь көнне С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә “Җинаять һәм җәза” спектакле белән башланып китәчәк. Башка спектакльләр Казан театрлары сәхнәләрендә күрсәтелә. Рәсми ачылыш 1 декабрьгә билгеләнгән һәм шул ук көнне чараны оештыручы Кариев театры тамашачыга режиссер Марфа Горвиц куйган “Камыр батыр”ны тәкъдим итәчәк.
“Быел фестивальдә Татарстан театрлары, Санкт-Петербург (“Суббота” театры — авт), Казахстанның Акмолинск шәһәреннән өлкә рус драма театры килергә тиеш. Алты көн дәвамында 11 коллектив заманча һәм үзенчәлекле спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Бу аралашу мәйданчыгы да булып тора”, - диде Ленар әфәнде.
Спектакльләр Кариев, Өметбаев, Камал театры сәхнәләреннән тыш, Казан яшь тамашачы театрында, “Әкият” Татар дәүләт курчак театры сәхнәләрендә дә күрсәтелә.
Фестивальнең нигезләмәсе буенча, катнашучы режиссерлар 35 яшькә кадәр булырга һәм алар дебют эшеннән соң 5 ел дәвамында куелган спектакльләрен тәкъдим итәргә хокуклы.
Комментарийлар