16+

Нәрсә ул Казанның «кар капкачы»?

Кыш – безнең өчен гадәти күренеш, кар-буран алдында Европа илләре халкы кебек калтырап төшмибез. Явым-төшем күп булганда, хәрәкәт кыенлыгы килеп туа инде анысы.

Нәрсә ул Казанның «кар капкачы»?

Кыш – безнең өчен гадәти күренеш, кар-буран алдында Европа илләре халкы кебек калтырап төшмибез. Явым-төшем күп булганда, хәрәкәт кыенлыгы килеп туа инде анысы.

Шәһәрне кардан арындыру мәсьәләсен журналистлар Казан мэры Илсур Метшин белән очрашу вакытында да күтәрде.

– Бәлки бер заман бик югары технологияләргә ирешкәч, Казан өстендә кар төшерми торган калкан-капкач та ясалыр. Хәзергә карны көрибез, хәзергә кар капкачы – көрәк, – дип җавап кайтарган иде мэр Илсур Метшин.

Казанда урам юлларын кардан чистартуда көн саен 600 кеше һәм уртача 615 берәмлек техника эшли. Гыйнвар аенда урамнардан 113 мең тонна кар чыгарылган. Кыш башыннан чыгарылган кар – 265 мең тонна.

– Кар алты эретү камерасына ташыла. Алар көн саен 6-8 мең тонна кар кабул итә. Шулай ук кар вакытлыча җиде мәйданга бушатып торыла, – дип хәбәр итте «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.

Явым-төшемнәр күзәтелмәгән көннәрдә вакытлы мәйданнардагы кар эретү камераларына ташыла.

Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов сөйләгәнчә, ишегалларын 2700 кеше чистарта, аларга 152 берәмлек техника булыша. Авыш түбәле 758 йорттан кар төшерелгән.

– Узган елның 30 декабреннән быелның 8 гыйнвары арасында күп фатирлы йортлардан һәм бистәләрдән 98 мең кубометр көнкүреш калдыклары чыгарылды. Бу күләм гадәти көннәрдәгедән 15 процентка күбрәк булды. Чүпләрне полигоннарга 130 машина ташыды, – диде Дмитрий Анисимов.

Казан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин буранлы көннәрдә урам юлларындагы карны җыештыру сыйфатына уңай бәя бирде.

– Хәрәкәт тукталмады, – диде ул. – Шәһәр үзәгендә тротуарларны җыештыруга да канәгатьсезлек белдерүләр кимеде, чөнки бу эшләрне башкаруга финанслау яхшыртылды. Хәзер башка урыннарда да шушындый сыйфат дәрәҗәсенә ирешергә тырышырга кирәк.

Ишегалларын тутырган машиналар кар чистарту эшләренә комачаулауны һаман да дәвам итә.

– Җыештыру сәгатьләре күрсәтелгән белдерүләр куела. Кайбер ишегалларында җиңел машиналарны читкә күчереп торалар, тик икенче бер ишегалларында бу гозерне үтәмиләр. Машиналарын алмасалар, кар көртләре өстеннән йөриләр инде, башка чара юк, – диде Денис Калинкин.

Кышкы айларда аяк астына гына түгел, күккә караштыргалап йөрү дә хәерле: бигрәк тә авыш түбәле йортлар һәм биналар яныннан узганда.

– Торак йортларның, шулай ук учреждениеләрнең авыш түбәләреннән кар һәм боз сөңгеләрен төшерүгә игътибар киметелмәсен, бу эшләр вакытында башкарылсын, – дип, җаваплылыкка чакырды Денис Калинкин.

Идарәче компания белән килешү төземәгән очракларда, балкон түбәсендәге кар һәм бозны төшерүгә фатир хуҗасы җаваплы.

Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә коммуналь хуҗалык корылмаларында 29 кече авария теркәлгән, алар тиз арада төзәтелгән. Коммуналь хезмәтләрне (су, газ, электр, җылылык) өзеп торулар булмаган.

Ишегаллары кардан тиешенчә җыештырылмаса, үзегезнең идарәче компаниягә яки «Открытая Казань» сайты аша хәбәр җиткерегез.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading