16+

Нәрсәгә дә карамастан, чыгабыз бит, җәмәгать! Президент әйтте: чыгабыз!

Көз көне мәктәпләргә килгәч, балаларның “Мин җәйне ничек үткәрдем?” темасына иншалары турында борчылып куйдым, бер-берсеннән күчереп язсалар да буладыр...

Нәрсәгә дә карамастан, чыгабыз бит, җәмәгать! Президент әйтте: чыгабыз!

Көз көне мәктәпләргә килгәч, балаларның “Мин җәйне ничек үткәрдем?” темасына иншалары турында борчылып куйдым, бер-берсеннән күчереп язсалар да буладыр...


Нәрсәгә дә карамастан, чыгабыз бит, җәмәгать! Президент әйтте: чыгабыз!
Карантиннан түгел, өйдән эшкә чыгабыз. Моңа хәтле без эшкә бармый гына эшләгән чутлана идек, майның 12сеннән башлап, эшләгән чутланыр өчен маска белән перчаткалар киеп эшкә барырга кирәк булачак. (Көн дә бәйрәм, көн дә туй ясарга, кунактан-кунакка йөрешергә, кирәкме-кирәкмиме машина белән урам буйлап чабышырга өйрәнеп беткәч кенә, аяз көнне башка тимер таяк булды бу.)
Россия Президенты үзенең дүшәмбе чыгышында аңлашылырлык әйберләр дә күп сөйләде.

Мәсәлән, 1 июннән башлап, илебездә яшәүче 3 яшьтән узган, 16 яше тулмаган һәр балага 10ар мең сум акча тарату турында хәбәр бөтен илне дер селкетеп куйды. Инде, тәҗрибәлерәк ата-аналар собес ишек төпләрен штурмларга дип, маска-перчаткаларын барлап өлгермәде, янә бер хәбәр өстәлде: ул акчаны алу өчен собеска да, паспорт өстәленә дә, хәтта авыл советына да барырга кирәкми ди!
“Акчагызны китереп бирәчәкләр” сүзләреннән соң ил өстенә нашатырь исе таралды. “Нәрсә, алай да можно иде мени?!”
10 мең сумны Президентыбыз бернинди шартларсыз, гаиләнең кеременә карамастан, ата-ана эшлиме-эшләмиме – бөтенесенә таратачак. Бары тик “Госуслуги” сайтына кереп, электрон гариза гына калдырырга кирәк булачак.
Ил өстеннән корвалол исе дә җилләп өлгермәде, “Госуслуги” сүзен ишеткән халык бушлай акча сорый торган сайтка ябырылып, сайтны ватып атты. Берничә сәгатькә кулланучылар шәхси битләренә керә алмас булдылар!
Искә төшерик
Хәтерегездә булса, Владимир Владимировичның 25 марттагы чыгышындагы “апрельдән июньгә кадәр, өч ай дәвамында 3 яшькәчә балаларга 5әр мең сум акча бирү” турында тәкъдимен хөкүмәтебез хуплап чыккан иде. Бу акча да апрельдән июньгә кадәр ана капиталы тиешле һәр гаиләгә биреләчәк, диелде Президентның дүшәмбе чыгышында.
Илбашының элегрәк ясаган тагын бер бүләге – 1 июньнән башлап, 3 яшьтән 7 яшькәчә балалары булган аз керемле (кеше башына 12130 сумлык яшәү минимумы да тимәгән) гаиләләргә ел башыннан 6 ай исәпләп, яшәү минимумының яртысы күләмендә сумма бирелергә тиеш.

Бу суммаларны алгач та, эшсез калган һәр ата-ана балигълыгы җитмәгән һәр баласы өчен ай саен 3әр мең сум акчага өмет итә ала.
Илбашы ясаган 11 май чыгышыннан тагын берничә сөенче:
- минималь бала пособиесе 2 тапкырга артып 6 750 сумны тәшкил итәчәк;
- 2020 елның икенче кварталында түләнгән салымнар һәм социаль түләүләр кире кайтачак;
- үзмәшгульләрнең 2019 ел буена түләнгән барлык салымнарын кире кайтарачаклар, моннан тыш һәрберсенә бер тапкыр минималь хезмәт хакы (шул ук 12 130 сум) күләмен салым капиталы итеп өләшәчәкләр, бу капиталны үзмәшгульләр салым итеп дәүләткә кире кайтара алачаклар.

Уйлап-уйлап торам да, Кыш бабай җәй көне дә килә бугай ул...
Тиешле акчагызны алмый кала күрмәгез!
Барлык теләкләрнең дә тормышка ашуын, керемнәрегезнең бәрәкәтле булуын теләп, сезнең Әмир Исламов.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading