16+

«Нәүрүз school» – милли театрларның алдагы язмышы

10-16 июнь көнне Казанда беренче «Нәүрүз school» халыкара студентлар спектаклье фестивале үтәчәк. Ул традицион «Нәүрүз» милли театрлар фестивале кысаларында оештырыла һәм яшьләр өчен үзен күрсәтү мәйданчыгы булып тора.

«Нәүрүз school» – милли театрларның алдагы язмышы

10-16 июнь көнне Казанда беренче «Нәүрүз school» халыкара студентлар спектаклье фестивале үтәчәк. Ул традицион «Нәүрүз» милли театрлар фестивале кысаларында оештырыла һәм яшьләр өчен үзен күрсәтү мәйданчыгы булып тора.

Биредә К.Жургенев исемендәге Казах милли сәнгать академиясе (Алма-Ата), Әзәрбәйҗан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты (Баку), Россия театр сәнгате институты (ГИТИС, Мәскәү), Арктик дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты (Якутск), Уфа дәүләт сәнгать институты студентларының спектакльләре тәкъдим ителә. Шулай ук Венгрия һәм Кытай студентлар театры чакырулы. Татарстаннан Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин һәм Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев курслары студентлары катнашачак. Спектакльләрдән тыш, Россиянең әйдәп баручы театр белгечләре мастер-класслар үткәрә.

Мәктәпнең оештыру идеясе авторы – Фәрит Бикчәнтәев.

– Мин мәгарифтә унификациягә каршы. Совет заманында бөтен театр мәктәпләре бер система белән укытыла башлады. Ә СССР таркалгач, милли театрларга үз йөзен булдыру кирәк иде. Әле дә хәтерлим, «Нәүрүз» фестиваленең беренче елларында бөтен театр да Чыңгыз Айтматов әсәрләрен куя башлады. Төрле әсәрләренә алынсалар да, барысы да бер төрле – психологик-реалистик театр мәктәбе кысаларында уйный иде. Шуңа спектакльләр уңышсыз килеп чыкты. Мине хәзерге милли театрларда студентлар театры үсеше кызыксындырды. Бәлки шуңадыр да бу мәктәпне булдырырга ниятләдек, – диде Фәрит Бикчәнтәев.

Мәктәп булдыру идеясен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплаган. «Нәүрүз school»ны тормышка ашыру өчен 12,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

– Чарага әзерлек дәверендә барлык театр мәктәпләрендә дә туган телләрендә белем алмауларын аңладык. Күбесенчә рус телендә укыйлар. Бу яктан безнең республика барысына да үрнәк булып тора. Бездә актерлар һәм режиссерлар татар телендә укый ала. Бу милли театрның сыйфатына да тәэсир итә, – ди Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты директоры Эльмира Фәтхуллина.
Әлегә спектакльләр түләүле булачакмы, әллә инде бушлай таратылачакмы икәне билгесез. Һәрхәлдә, яшьләр иҗаты белән танышасы килүчеләр сайтта теркәлергә тиеш булачак. Спектакльләрдән соң әле фикер алышу оештырыла. Бу идеяне Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова да хуплады.

– Студентлар театрында фикер алышу форматы алыштыргысыз әйбер булырга тиеш. Һәр спектакльгә анализ ясалырга тиеш. Шул рәвешле без яшь тамашачыны театрны аңларга өйрәтәбез, – диде министр.

«Нәүрүз school» фестивале спектакльләре Казанның биш мәйданында күрсәтеләчәк. Аларны Камал театрының Кече сәхнәсендә, «Әкият курчак театры, Кариев яшь тамашачылар театры, Актерлар йорты Учебный театр сәхнәсендә карап булачак.

Фото: tatar-inform.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading