16+

«Ну, погоди!»ны карап үсмәгән буыннан нәрсә көтәргә?

Без карап үскән мультфильм-әкиятләрне, фильмнарны «+» тамгалары куеп, карарга ярый-ярамыйга бүлгәләп бетергәч, телевидениедәге бушап калган урынны мәгънәсез шоулар, сериаллар басты.

Без карап үскән мультфильм-әкиятләрне, фильмнарны «+» тамгалары куеп, карарга ярый-ярамыйга бүлгәләп бетергәч, телевидениедәге бушап калган урынны мәгънәсез шоулар, сериаллар басты.

Аларны карап үскән буын нинди булып җитешер дип фаразлар өчен Ванга булырга кирәкми, нәтиҗәләре бүген үк билгеле, җимешләрен татыйбыз – әле монда көтүләре белән берсен кыйнаганнар, әле тегендә икенчесен үз-үзенә кул салыр дәрәҗәгә җиткергәннәр... «Ну, погоди!»ны карап үскән буын түгел бит бу, читтән кергән аллы-гөллене карап сеңдерүчеләр.

Телеканаллар җитәрлек хәзер, җаның теләгәнен сайлап ал да кара, әмма күпчелек канал җитәкчеләре исәпләвенчә, адәм баласы туганда ук өлкән яшьтә булып туарга һәм гел шул Украина, Венесуэла, Сүрия язмышы өчен кайгырып утырырга тиеш. Рухи күтәренкелек, якты кичерешләр – ДНК-тестлар ярдәмендә кайсы йолдызның кайда ничә баласы булуын ачыклау; сәнгатьне күзаллау – әлеге дә бая­гы билгеле шәхесләрнең киенеп-чишенүе, иске җырларга һәм фильмнарга ремейклар; физиология – сәхнәдәгеләрнең ботокс белән дыңгычланган ярымшәрә тәнен селкетүе; зирәклек һәм тапкырлык – мәгънәсез шоулар аша бирелә.

Боларның бала психологиясенә йогынтысы зур һәм шуларны карап-сеңдереп үскәннәрнең шундый ук буласына аптырыйсы юк. Элегрәк мультфильмнар чикләнгән вакытта гына күрсәтелсә, хәзер ул смартфоннарга кереп тулды һәм яшь буын аннан аерыла алмый. Моны фаст-фуд белән чагыштырып була – караган саен карыйсы килеп тора, әмма яшь бара, бала үсә, шуның белән бергә аның акылы да үсәргә тиеш. Элек әкиятләр бу эштә зур өлеш керткән булса, хәзер әлеге жанр бөтенләй үлеп бара бугай. Язучылар да әкият язып азапланмый, бәхетсез мәхәббәт турында әсәр сырлаган була, акчаны күбрәк китергәнгәдер инде.

Без үскәндәге «Әкияттә кунакта» тапшыруларын алыштыра алырлык нәрсә бар бүген? Телевидениенең балалар өчен булган өлешендә ­«АБВГДейка» кебек тапшырулар урынына нәрсә карап була? Бераз соңрак телеканалларда пәйда булган «Йолдызлы сәгать» («Звездный час») интеллектуаль шоулар, балалар һәм яшүсмерләрнең проблемаларын күтәргән «Уналтыга кадәр һәм өлкәнрәк» («До 16 и старше») кебекләрен нәрсә алыштырды? Телевизор пультын баскаламасагыз да була, юк андый тапшырулар. Нәрсә барын белү өчен урамга күз төшерү җитә – аның чагылышы шунда.

Алда атап үтелгән тапшыруларның телевидениегә акча китермәве дә аларның кысрыклануына сәбәпчедер, шуңа өстәп, әле реклама да күпләп кереп тулды, ә аны балалар тапшыруларына куеп булмый. 90нчы еллардагы кризис балалар һәм яшүсмерләр өчен булган өлешне телевидениедән кысрыклап чыгарды һәм аның киләсе буыннарга нинди зыян салачагы турында ул чакта уйлап караучы булмады. Хәзер уйланырлык нәрсәләр бар, әмма соңга калынды түгелме?

Бүген мәгълүмат тиз тарала торган заманда телетапшырулар кирәкми, интернет бар бит диючеләр дә булыр. Интернетта күп нәрсә бар, әмма бала анда алда атап үтелгән «акыллы» каналларны эзләп утырырмы икән? Массакүләм мәдәният бүген тәрбия бирү вазифасын үз өстеннән төшерде. Безгә, әйләнгән саен, балалар белән әти-әниләр шөгыльләнергә, ул тәрбияне гаиләдә алырга тиеш, дип тәкрарлыйлар. Тиешле игътибарны биреп бетерә алмаган яки үзе дә рухи һәм акыл ягыннан бик үк югары үсештә булмаганнарның балаларын нинди киләчәк көтә?

Гаилә бирми, мәктәп бирми, массакүләм мәгълүмат чараларының төп максаты – реклама ярдәмендә акча эшләү: барысы да эт – эткә, эт койрыкка әйләнеп кайта да, баланы интернет белән урам тәрбияли. Яшәешнең башка бик күп мәшәкатьләре белән чагыштырганда, телевидение тапшырулары турында сөйләү бәлки бик примитив һәм артык беркатлы булып күренәдер. Әмма яшь буынның киләчәге – безнең дә, дәүләтнең дә киләчәге ул һәм аларга булган бүгенге мөнәсәбәт бик үк күңеллеләрдән түгел. Телевизорны алды белән борып куясы иде бит, килерме андый заман?

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading