16+

«Нур Ислам» мәчете

90нчы елларга кадәр Казан шәһәрендәге мәчетләрнең күпчелеге Иске Татар бистәсендә урнашкан иде. Халкыбызның милли күтәрелешеннән соң, ябылган, складлар булып торган мәчет биналары мөселманнарга кайтарылып, кабат үзенең төп вазифасын үти башлады. Совет власте елларында, атеизм чорында мәчетләр гомумән төзелмәде. Башкалабызның Авиатөзелеш районнарында мөселманнар күпләп яшәсәләр дә (зур «Оргсинтез», авиация, моторлар төзү заводларында эшләсәләр дә) гыйбадәтханәләр юк иде. Бу, әлбәттә, дин тотучыларның ризасызлыгына китерде. Хөкүмәт җитәкчеләре мондый четерекле мәсьәләне уңай чишәргә ашыкмады...

«Нур Ислам» мәчете

90нчы елларга кадәр Казан шәһәрендәге мәчетләрнең күпчелеге Иске Татар бистәсендә урнашкан иде. Халкыбызның милли күтәрелешеннән соң, ябылган, складлар булып торган мәчет биналары мөселманнарга кайтарылып, кабат үзенең төп вазифасын үти башлады. Совет власте елларында, атеизм чорында мәчетләр гомумән төзелмәде. Башкалабызның Авиатөзелеш районнарында мөселманнар күпләп яшәсәләр дә (зур «Оргсинтез», авиация, моторлар төзү заводларында эшләсәләр дә) гыйбадәтханәләр юк иде. Бу, әлбәттә, дин тотучыларның ризасызлыгына китерде. Хөкүмәт җитәкчеләре мондый четерекле мәсьәләне уңай чишәргә ашыкмады...

Шул вакытта халык арасыннан әйдаман калкып чыкты һәм башкаларны үзе артыннан ияртте. Ул – Вафа Гыйләҗи улы Гыйләҗиев.

Вафа Гыйләҗи улы Гыйләҗиев (1924-1990) Татарстан Республикасы Биектау районының Ибрә авылында дөньяга килгән. 1931-1935 елларда – Ибрәдә, 1935-1938 елларда Әлдермеш авылында укыган. Җиде яшеннән үги әни белән үскән. Бөек Ватан сугышында катнашкан. Сугышны Прага шәһәрендә тәмамлап, орден-медальләр белән исән-сау туган якларына әйләнеп кайткан. Өйләнгән, колхозда бригадир булып эшләгән.

Гаиләсен, өч баласын матди яктан тәэмин итү өчен, Казанга күчеп килә. Нефтеразведкада эшли башлый, аннары машина йөртүче була. Читтән торып, Горький шәһәрендәге юл-автомобиль техникумына укырга керә, аны тәмамлаганнан соң, механик булып хезмәт итә. Яшьтән үк дингә тартылганга күрә, белем алу нияте белән, Бохарадагы «Мир-Араб» дини уку йортына укырга керә. Каты авырып китүе сәбәпле, укуын өзеп Казанга кайта, озак дәвалана. Башкалабызның «Мәрҗани» мәчетенә мөэзин булып эшкә керә, Мәккә шәһәренә барып, хаҗ кыла. Сәфәрдән кайткач, аңа имам хатип вазифасын башкарырга рөхсәт бирәләр. Юллама белән ул имам хатип булып Әстерхан, Ижау шәһәрләрендә эшли.

Энергияле, гаярь Вафа Гыйләҗи улы Казанда мәчет төзетү эшенә алына. Гыйбадәтханә өчен җир кишәрлегенә рөхсәт алу, иганәчеләр эзләү, төзелеш материаллары табу һәм башка вазифаларны үз җилкәсенә сала.

Төзелеш 1989 елда башланып китә. Күпсанлы халык үзенең буш вакытын игелекле эшкә – мәчет төзелешенә ярдәм итүгә багышлый. «Нур Ислам» мәчетенең бинасы күзгә күренеп биегәя бара...

Кызганычка, мәчет проекты авторы билгесез. Ул вакытта дини биналар төзү буенча тәҗрибә дә җитеп бетмәгәндер. Башка мәчетләрдә булган бизәк элементларын, архитектура шәкелләренең кайбер өлешләре кергән. Манарасы алты яруслы, алты почмаклы, төп үзенчәлеге шунда: өч яруста түгәрәк балконнар бар. Мәчет ике заллы итеп эшләнгән, тәрәзәләре күп булу сәбәпле, залда бик якты. Диварның кайбер өлешләрендә Корьән сүрәләреннән өземтәләр китерелгән. Бинаның фасады татар декоратив сәнгате үрнәкләре буенча матур итеп бизәлгән.

«Нур Ислам» мәчете ике елга якын төзелә һәм, ниһаять, 1990 елда аны тантаналы рәвештә ачалар. Вафа хәзрәт, манарага менеп, үзе беренче азанны әйтә. Аннан соң килгән мөселманнар белән берлектә җомга намазы уздыра. Мәчеткә килгән дин тотучылар – мөселманнар тын да алмыйча абруйлы имамның вәгазен тыңлыйлар, аларның күзләре шатлыктан елмая.

Вафа хәзрәт вәгазен дулкынланып сөйли, чөнки үзенең Аллаһы Тәгалә каршында биргән вәгъдәсен үтәде, мәчетне төзетте, әлбәттә, сөенә, күзеннән шатлык яшьләре тама.

Җомга вәгазе тәмамланганнан соң, үзенең имам бүлмәсенә кереп утыра. Мондый зур шатлыкка аның йөрәге түзми... Җомга көнне Вафа хәзрәт бакыйлыкка китеп бара, урыны җәннәтнең түрендә булсын!

Халык ошбу мәчетне «Вафа хәзрәт мәчете» дип атый. Гыйбадәтханәгә керә торган урында Вафа хәзрәткә мемориаль такта куелган. Мәчет бервакытта да буш тормый. Шунысы сөенечле: яшьләр күп килә...

Нияз Бишбалта, Казан.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading