16+

Өч буын, ике тәнәфес: яшь җырчылар каушап калмасмы?

28 сентябрьдә Ваһапов фонды Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин белән берлектә “Йолдызлар сәламе” исемле проект әзерли.

Өч буын, ике тәнәфес: яшь җырчылар каушап калмасмы?

28 сентябрьдә Ваһапов фонды Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин белән берлектә “Йолдызлар сәламе” исемле проект әзерли.

“Бу проект 20 еллап элек Тинчурин театрында булган иде. Без аны яңадан яңартырга булдык. Әлеге идея Разил Вәлиевның юбилеена кайтканда, юлда туды. Бик озак кына хатирәләрне яңарттык, проектны кабат сәхнәгә кайтару идеясе шулай барлыкка килде. Бу проект өч буын татар артистларын берләштерә һәм ике тәнәфесле булачак”, - диде Р.Ваһапов фонды генераль директоры Рифат Фәттахов.  

“Дәрьялар” дип аталган беренче буын артистлары арасында Зәйнәб Фәрхетдинова, Рәбига Сибгатуллина, Искәндәр Биктаһиров, Газинур Фарухшин, Азат Тимершәех, Зөһрә Шәрифуллина, “Диңгез-елгалар” дип аталган икенче буын артистлары арасында ИлСаф, Алсу Абульханова, Резидә Шәрәфиева, Равил Галиев, Илһам Вәлиев, Алия Хәмзина, Сиринә Зәйнетдинова, Марсель Вәгыйзов, “Чишмәләр” дип аталган өченче буын артистлары арасында Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Илнар Миранов, Рөстәм Насыйбуллин, Сөмбел Заһидуллина бар. Махсус кунаклар – Флюра Сөләйманова, Эмиль Җәләлетдинов. 

Алмаз Хәмзин әлеге концертка 70ләп артистны кертергә теләвен әйтте. “Кызганыч, барысын да кертү мөмкин түгел. Бер шигем бар: беренче бүлектә чыгыш ясаган “Дәрьялар”дан соң, икенче һәм өченче бүлектә җырлаучылар бераз каушамасмы икән? Алар сынатмаска тиеш. Гомумән, кызыклы концерт көтелә. Мин хәтта реклама яздырганда да, “кызык булмаса, чакырып та тормас идем” дидем”, - ди ул.

Алмаз Хәмзин Рифат Фәттаховка берничә тәкъдимен дә җиткерде. “Ун ел дәверендә 1200гә якын мәктәптә укучылар белән очрашулар үткәрдек. Моның никадәр әһәмиятле икәнен укытучылар әйтеп тора. Пандемия сәбәпле, бу эш туктатылды. Әгәр Р.Ваһапов фонды бу эшкә игътибар бирсә, бик әйбәт булыр иде. Без балаларны читтә калдырырга тиеш түгел. Тагын бер тәкъдимем – күбрәк юмор концертлары да күрәсе килә. Мин - бу өлкәдә кайнаган кеше. Юморның халкыбызга никадәр әһәмиятле икәнен беләм”, - диде ул. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading