16+

Өч кеше үлеменә сәбәпче булган машинадан тимер өеме генә калган

Саба районында килеп чыккан коточкыч юл һәлакәте күпләрне тетрәндерде. Казадан соң ясалган фотоларга карарга да куркыныч. Россиядә җитештерелгән автомобильдән бары тимер өеме генә калган. 21 гыйнвар көнне 13.23 минутта булган бу хәл.

Өч кеше үлеменә сәбәпче булган машинадан тимер өеме генә калган

Саба районында килеп чыккан коточкыч юл һәлакәте күпләрне тетрәндерде. Казадан соң ясалган фотоларга карарга да куркыныч. Россиядә җитештерелгән автомобильдән бары тимер өеме генә калган. 21 гыйнвар көнне 13.23 минутта булган бу хәл.

14нче модель "Лада"машинасы Килдебәк-Иске Икшермә юлында каршыга килүче "Киа -Спортейдж" белән бәрелешә. Бәрелешү нәтиҗәсендә өч кеше һәлак була. 

- Район халкы өчен бик тетрәндергеч вакыйга булды бу, - дип сөйләде безгә Саба ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов, - 14 нче модель машина белән идарә иткән 25 яшьлек ир, алты айлык малай һәлакәт урынында ук җан биргән. Беренчел фаразларга караганда, "Лада" машинасы йөртүчесе алда баручы "Рено" машинасын узып китә, аннан соң кире үз полосасына кайтмыйча иң алда баручы юллардан кар чистартучы "КамАЗ"ны да узарга була, кар сиптертеп баручы авыр йөк машинасы артыннан күрәсең берни күренми. 14нче модель машинасы каршы килүче "Киа" машинасы белән кара-каршы бәрелешә. «Лада» салонындагы алты айлык сабый һәлак булган. Малайның әтисе хастаханәгә барганда юлда үлгән. Шоферның хатыны, баланың 21 яшьлек әнисе авыр тән җәрәхәтләре белән Арча район хастаханәсенә, тагын өченче пассажир (машина йөртүченең дәү әнисе. - Ред.) 1946 елгы хатын-кыз Саба районы хастаханәсенә салынды. Бәхетсезлеккә каршы, табибларның тырышлыгына карамастан, ул шул ук көнне кичке тугызларда вафат булган. 

«Киа» шоферы төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Каза вакытында нарасый автолюлькада булса да, ул урындыкка беркетелмәгән, күрәсең, әлеге фактор һәлиткеч роль уйнаган. «Лада» пассажирлары да иминлек каешларын эләктермәгән була. 

Һәлак булучы ир гаиләсе белән Татар Икшермәсе авылында яшәгән. Өйләренә кайтып җитәргә 4 чакрым юл калган. Ә 1946 елгы хатын Шәмәрдан авылыннан, аны кунакка алып кайтышлары булган. Аларның өчесен дә Татар Икшермәсе авылында 23 гыйнвар көнне җирләгәннәр. Исән калган 21яшьлек кызның хәле авыр, әмма тотрыклы. Якыннарының вафатын ишеткәч, хәле авырлашкан. 

ТР Дәүләт автоинспекциясе барлык машина йөртүчеләрне һәм пассажирларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра. Һава торышы начар булган вакытта, бигрәк тә, кыш көне,  автомобиль белән идарә иткәндә, имин тизлек сайларга һәм куркыныч маневрлардан тыелып торырга кирәк. 

Машина йөртүче һәм пассажирлар хәрәкәт вакытында иминлек каешларын эләктерергә, балаларны балалар утыргычларында йөртергә кирәк, алар тиешле тәртиптә беркетелергә тиеш.

Лилия Гайнуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading