Шәһри Казан

Өч мәхәббәт тарихы

Беренче тарих Ак бураннарга уралып, күңелле бәхет-шатлыкка төреп, тәүге сөю килде. Кышын чәчәк атты Сәйдәбануның мәхәббәт гөле. Күңел ашкынды, бар дөньяны иркәлисе, кочасы килде. Канатланды, очты кыз. Галиәхмәте белән очрашуга, табышуга бик шат иде ул, бик бәхетле иде. Иде...

Тулып-ташып, очып йөргән вакытында күрде аны күрше авыл егете Фәсхетдин (минем әтием). Авылның искиткеч чибәр, җырчы, гармунчы, барлык яхшы нәрсәне үзенеке итәргә генә өйрәнгән егет кызны күрде дә гашыйк та булды. Кызның үкчәсенә үк тиеп торган толымнарын, гүзәл буй-сынын, тирән күлдәй серле күзләрен, тулып ташыган иреннәрен, кояштай нурлы йөзен, аккоштай горур басып йөрүләрен соклану катыш ярату белән карап торды да, кичен урларга дип, үз-үзенә сүз бирде. Әйткән, беткән...
Шул төнне үк Шода авылы кызы Куныр авылында иде инде. Язмышы белән килеште Сәйдәбану. Нишлисең, башны ташка орып булмый, таш түгел, баш ярыла, насыйбы шул булгандыр.

Бик матур башланды тормышлары. Язмыш аларга бәхет кенә юрады. Шулай ипле генә гомер иткәндә, кинәт әллә нәрсә булды...
Фәсхетдин болай аңлый, иркәли, сөя белә торган ир булса да, бик кызу, горур, үзсүзле кеше иде шул. Ул башта эшли, аннан соң гына уйлый иде. Кылган гамәлләренә соңыннан үкенгәндер дә... тик ул чакта эш узган була шул инде.
Чиксез бәхетләр, сөю-сөелү вәгъдә иткән, кышын чәчәк аткан мәхәббәт, яз җиткәч, гөрләвекләргә кушылып, еракларга юл алды, мәңгегә эреп акты. Нәрсә булды, ничек шулай килеп чыкты, берсе дә аңлата алмас, мөгаен.
Сөю-сөелүнең татлы, ачы җимеше булып яралган карындагы бала Фәймәгә гомергә ятимлек, әтисезлек мөһере сугылган иде шул инде.

Икенче тарих

Ә бу вакытта...
Ә бу вакытта, яшел тау итәгенә, таулар кочагына сыенып урнашкан, тәмле сулы чишмәләре, ямьле инешләре, гүзәл кешеләре белән тирә-якта дан казанган Пыжмара авылында тормыш әкрен генә үз җаена хәрәкәт итте.
Май аеның җылы, йомшак, сихри киче. Шомырт, сирень, алмагач чәчәге исләре һавага таралып, тирә-якка хуш ис бирә, җанны ләззәткә күмә. Яшьләр су буена кичке уенга җыелган. Җиһанда яшьлек хөкем сөрә.

Авылның дәрәҗәле, чегән кызларыдай чибәр кызы Мөфлиха (минем әнием) кичке уеннан кайтып килә. Өстендә гәүдәсенә ятышлы итеп тегелгән, заманы өчен ятрак булган ак батист күлмәк, аягында капрон оеклар, зәңгәр белән читләгән ак тапочка... нәкъ күбәләк инде. Сөйгәне Хәмит җибәргән була ул күлмәкләрне. Күптән инде бер-берсен сөяләр. Хәмит кенә өйләнергә акча юнәтү өчен чит җиргә эшләргә китә. Көзгә вәгъдәләр дә бирешеп куялар.

Кайнар сөю хисләренә, шомырт чәчәге исләренә исереп кайтып килгән кызның бәхетле мизгелләренең, гүзәл яшьлегенең, ваемсыз тормышының иң соңгы минутлары иде бу. Кинәт әллә нәрсә булды. Нык куллар кызны эләктереп алды да арбага атты. Кызның ачы тавыш белән ярдәм сорап кычкыруы капка төбендә утыручы, очраклы гына бу тамашага юлыккан күрше апаның: «Балакаем!» – дип өзгәләнүе, ат кешнәве, мылтык тавышы – бар да бергә буталды. Төнге тынлыкны бозып, тояк тавышлары гына яңгырап калды. Куныр авылына алып кайткач, кызны бер атна буе өйдән чыгармыйлар. Ятимә булгач, эзләп килүче дә булмый. Сөйгән ярын мәңгегә югалткан, сагышыннан шашар дәрәҗәгә җиткән кыз булачак иренең күрше авылда гына бала көткән хатыны барлыгын каян белсен соң? Нәрсә эшли ала соң ул хәзерге минутта? Ул заманнарда ирдән кайту бөтен нәселгә тап төшергән бит. Ил авызына мендәр тыгып куеп буламыни, «кыз булмаган» дигән сүздән уттан курыккандай курыкканнар безнең әниләр.

Алга китеп булса да әйтим әле, Сәйдәбану апаны элекке сөйгән яры – Галиәхмәте карындагы баласы белән дә мең куллап алырга риза була, ләкин барып чыкмый. Аннан соң әниемне дә Хәмит абый ике баласы белән үзенә гомерлек яр итәргә, йөрәген һәм кулын тәкъдим итәргә тели. Тик юкка. Балалары бәхете өчен яшьлек гомерләрен корбан иткәннәр безнең әниләр! Берәүнең уйламыйча эшләгән җавапсыз адымы аркасында күпме изелгән, янчелгән язмышлар.

Нишләргә кала соң гади авыл кызына? Килен булып төшкән өйнең ишегалды түрендәге караңгы, шыксыз авызын күрүгә үк котсыз салкынлык бәреп торган коега ташланыргамы? Күңелгә килгән иң шомлы уйларның берсе шул иде.
Ничек яши башларга яратмаган кеше ире белән? Сөйгәне Хәмит төшләренә кереп йөдәтә, төннәрен саташып үткәрә, кояшлы көннәре дә төнгә әйләнә кызның.
Искиткеч матур табигать кочагында урнашкан, райондагы иң матур, чиста, төзек чишмәләре белән дан казанган авыл ямьсез, сулары бик тәмсез тоела кызга. Шушы каргышлы көннән тормышы челпәрәмә килә кызның. Бик-бик бәхетсез була ул, тормыш гөле, чәчәк атмас борын, яфрагын коя. Башка чарасы калмаганга гына яши башлый ул әтием белән. Тормыш дәвам итә, дөньяга мин аваз салам, минем арттан ук дөньяга энекәш ишек шакый, көннәр әкренләп үтә, тормыш дәвам итә. Тик мәхәббәт кенә килми. Тормыш барыбер башланып китә алмый. Алдан ук ялганга корылган, комга салынган сарай төзелеп бетмәс борын җимерелә шул.

Инде әтигә өченче хатынны урлап йөрергә туры килми. Алда күпме әрнү-газаплар көтәсен күз алдына да китермичә, ул хатын әтине үзе эзләп таба. Бәхетсез хатын булачак ике малаеның балигъ булмаган килеш төрмәләрдә югаласын, үзенең дә бик-бик бәхетсез буласын күз алдына да китерә алмый.
Энекәшем үлә. Әнием карындагы сеңлем белән биш яшьлек мине ияртеп, туган йортына кайта. Их, ул әтисез үскән балачакның авырлыгын үзе ятим үскәннәр генә аңлата аладыр шул. Хыянәтнең ачылыгын:

«Хыянәтең бигрәк әче булды,
Хыянәттә әрем тәме бар», – дип язачакмын мин бу көннәрдән соң 50 ел үткәч. Ялгыз яшәүнең авырлыгын:
«Парлылар узган урамнан
Ялгызың узып кара», – дип язачакмын.
Еллар үткәч әле бу.
Ә хәзергә... Ә хәзергә әле үсәсе, кеше буласы, әти ташлаган өчен генә булса да, кеше арасына керәсе бар.

Урамнан шат елмаеп, әтиләре кочагына сыенып, бәхетле сабыйлар үткән саен, ятимлектән, әтисезлектән, ирексездән күздән бәреп чыккан яшьләрне эчкә йотып, кешегә күрсәтмәскә тырышып үскән бик-бик бәхетсез балачак иде бу.
Сугыш чоры балаларыныкы кебек үк, безнең дә балачак булмады. Әтисезлек йотты аны. Футбол тубы хәтле генә кечкенә дөньямда хыянәтләр барын да, әтиләрсез генә гомер итеп булганын да, ятимлекне дә, бәхетсезлекне дә, толларга дөнья көтүенең бик авыр икәнен дә аңлый алырлык баш юк иде шул әле миндә. Сагыш дигән әйбер нәни күңелгә генә сыеп бетмәгәндә, ничә тапкырлар өйгә йөгереп кайтып: «Кешеләр ничек авыр булса да ирләрен ташламаган, ә син безне ятим, әтисез иттең», – дип такмаклый-такмаклый елаганда, ничекләр түзде икән тол хатын йөрәге. Әнием, кадерлем, сөеклем! Гафу ит. Мин сине үзем әни булгач кына чын күңелдән аңладым. Без ач-ялангач булмасын дип, көнне-төнгә ялгап эшләдең дә эшләдең. Төннәр буе шәл бәйләп, аякка бастырдың син безне. Класста беренчеләрдән булып яхшы мәктәп формасын мин кидем, яшьтәшләрем итек белән йөргәндә дә мин сапоги кидем. Яхшы күлмәкләр, сапогилар гына әтине алыштыра аламы соң? Күңел барыбер китек үсте. Шулай да әдәпле, кешеләргә ярдәмчел, гадел, намуслы булырга өйрәтеп үстердең син безне, әни!

Инде язмыш сынауларына риза булып, тормыш әчесен эчкә йотып, әкрен генә тормыш йөге сөйрәгән әниемнең йөрәгенә гомерлек үкенеч, яра өстәлде.
1961 елның бик матур 11 апрель көнендә, алтынчы яшенә киткән сеңлем Тәһүрәне язгы ташкын үзенә йотты, уенга алданып күрми калдым мин аны. Күкрәгемә сыя алмыйча, ярсып-дулап, шашып типте йөрәк. Язгы ташкын да ярларына сыя алмый актарылды да актарылды ул көнне. Нинди зур гөнаһ эшләгәненә ул үзе дә бик үкенде, оялды бугай. Ул көнге кебек ташуны мин бүтән хәтерләмим.
Язгы бозлар ташыганын карарга су буена барган саен, йөрәкне ачы үкенү, сагыш биләп ала. Шул бозлар арасыннан сеңлем ярдәм сорап кычкыра, чакыра кебек. Күзләрем яшькә чыланып, бик авыр хисләргә чорналып кайтам мин су буеннан, сагышларым өстәлә генә. Яңа гына шытып чыккан гөл кебек нәфис кызчык үләргә тиеш түгел бит. Дөнья бөтен кешегә дә иркен. Ник алдың аны, язмыш, бездән, инде сагыш-кайгыларны эченә йотып яшәгән ана гомерлеккә сынсын дидеңмени?

Бик озак эзләделәр сеңлемне. Тик ана йөрәге генә күтәрә алмады. Су буеннан алып кайткан мәетне дә, сеңлемнең җеназасын күтәреп баручы олылар яныннан елый-елый атлаган мине дә күрә, аңлый алмый иде инде ул. Бер атна аңсызланып үлем белән тартышып яткан әнием янына хәл белергә йөргәндә, мин – ун яшьлек бала, өлкәнәйгән идем инде. Минем күзләр дөньяга сабый күзе белән түгел, олылар күзе белән карый башлады.

Реклама

Хәзер миңа дөм ятимлек яный. Әнисез ничек яшәрмен дип елагач, язмыш мине жәлләде. Әнием, авырлык белән булса да, инде өченче тапкыр яшәргә талпынып карады. Шулай да, йөрәк авырулы булып, саулыгын югалтып, чиргә тиз бирешә торган булып калды.
И язмыш! И сугыш! Әгәр син безнең әтине яшьли үзеңә йолып алмаган булсаң, бәлки аның да тормышы башка юнәлеш алган булыр иде. Сугышка кадәр төпле, акыллы гына булып йөргән егетнең язмышын сугыш төбе-тамыры белән үзгәртеп куйган шул.
Әти! Күпме әрнү-газаплар китерсәң дә, син безгә җан өрүче иң якын кеше булып калдың. Апа белән без инде сине күптән гафу иттек.
Үзе мәрхүм булган Сәйдәбану апа гафу иткәндерме-юкмы? Бүгенге көндә минем тәрбиядә яшәүче иң кадерле кешем – әнием ниләр уйлыйдыр, монысы аларның мәңгелек сере булып кала.
Апам, кадерлем, бердәнберем! Әниләр башка булса да, безнең тамырларда горур, кызу әти каны уйный. Без ул кызулыкны акыл көче белән генә йөгәнләп киләбез. Мин синең бу дөньяда яшәвең белән горурланам. Акыллы киңәшләреңне, ярдәмеңне һәрдаим тоеп яшим. Яртышар-яртышар ике язмыш, бербөтен без синең белән. Минем өчен сабырлык, күркәмлек, изгелек алиһәсе Син!

37 ел гомереңне яшь буынны тәрбияләүгә багышладың, 19 ел директор урынбасары булып эшләдең, моның өчен тимер нервлар, алтын йөрәк кирәк.
Әти! Ике кызың да тормышта югалып калмады. Әгәр исән булсаң, безнең белән горурлана алыр идең. Бүгенге көндә үсеп килүче берсеннән-берсе матур сигез оныгыңны күрсәң, сөеп тә, сөенеп тә туя алмас идең.
Кайвакыт тирән уйларга чумып утырам да, безнең язмышны әле бүген дә күпме гаиләләр кабатлый бит.

Хөрмәтле әти-әниләр! Тормыш бер мизгел генә. Шушы мизгелнең кадерен белегез, ташламагыз бер-берегезне, ятим итмәгез балаларны.
Гомер уза, тормыш дәвам итә, сабыйлар да үсеп буйга җитә. Әтисезләр дә үсә икән. Без дә үстек, мәктәп еллары да арта калды, очарга гына талпынып булмады, чөнки канатлар сынган иде. Авылда калдым. Әнием мәктәптә эшләгәч, аңа ияреп, мәктәпкә йөрдем. Исемлеккә кермичә генә класста дәрес тыңладым. Яхшы укыгач, икенче класстан укып киттем, ә сигез классны тәмамлагач, фермага эшкә килдем. Кичке 11нче классны тәмамлагач, читтән торып режиссерлар әзерли торган бүлеккә укырга кердем. Тормыш дәвам итте.
Их, ул вакытларда әтиемнең туган авылы Куныр белән бәйләнгән хатирәләр минем дә йөрәккә гомерлек җәрәхәт саласын алдан белгән булсам...

Өченче тарих

Язмыш безне салкын, җилле, карлы, яңгырлы көз аеның елак бер көнендә очраштырды. Ул елны безнең авыл өстеннән көчле давыл узып, фермаларны җир белән тигезләп үтте.
Без, сыер савучылар, сыерларны карлы яңгыр астында октябрь-ноябрь айларында да урамда саварга мәҗбүр идек. Биткә кар катыш яңгыр ява, зәһәр җил уйный, салкын һава бәгырьләргә үтә иде. Бик авыр шартларда эшләдек, ләкин зарланмадык. Сезне һәр колхоздан җыеп, фермага торак төзергә китерделәр. Син бик чибәр, мөлаем, шаян сүзле, җете зәңгәр күзле, озын буйлы егет, килә-килешкә үк миңа игътибар иттең. Мин яшьтән әтисез, сыңар канат булып үскән кыз, бик горур, борын бик югары иде. Концерт, спектакльләрдә төп рольләрне уйнадым, кеше арасында сүзем үтемле, егетләр минем өчен сугышып йөриләр иде.
Кичке уеннарда уртада калсам, «Сайлап сөй, бәгърем, сайлап сөй, сайлап сөяр чакларың», – дип җырлыйлар иде.

Кызганычка, син миңа күпме ныграк тартыласың, мин синнән шулкадәр ныграк читләшә бардым. Күрше авылда гына чын күңелдән яратып йөргән егетем бар иде. Без бер-беребезне шундый да ярата идек. Мин тормыш юлымны аннан башка күз алдына да китерә алмый идем. Ул чит авылда булгач, һаман килеп йөри алмый. Безнең арада сөю белән тулы, шигъри юлларга салынган тылсымлы хатлар еш йөрде. Безнең яшьлек мәхәббәтенә шаһит булган кешеләр әле дә: «Син һинд киноларындагы кебек кайнар мәхәббәтеңне ничек оныта алдың», – дип сорыйлар.

Тормыш дигәннәре без белгәннән күпкә катлаулырак икән ул. Безнең буын яшьләре, бөтенләй икенче тәрбия алган кешеләр, олылар хакын хаклап, олылар сүзен тыңлап үсте шул.
Син армия сафларына китеп бардың. Йөреп-йөреп тә үзеңә карата алмагач, киткәндә, авылдашларга: «Армиядән кайткач шушы кызыгызны алмасам, кайткач та фамилиямне үзгәртәм», – дип әйтеп калдыргансың.
Ә мин, яшьтән үк тормышның ачысын-төчесен үз җилкәмдә күтәргән чандыр авыл кызы, язмышның авыр сынауларында сыналып, тормыш арбасын өстерәдем. Әниемнең малае да, кызы да, тормыш иптәше дә мин идем. Дөнья бөтен авырлыгы белән минем иңгә таянды.
Әнием, кинәт авырып китеп, үлем түшәгенә ауды. Үлем белән күзгә-күз карашып, өч ел тартышты ул әҗәл белән. Больничный кәгазен өч айга гына бирделәр дә, Казанга – табибларга алып барырга кирәк, диделәр. Хәрәкәтсез яткан әниемне күтәреп йөрергә мөмкинчелегем дә, акчам да юк иде шул. Язмыш сынауларына риза булып, авыру әниемне тәрбияләдем, һичнинди унайлыклары булмаган фермада ачы таңнан кара төнгә кадәр сыерлар саудым. Хезмәт хаклары юк дәрәҗәсендә, аяктан резина итек төшми, тез тиңеннән апара аерып эшлибез.

Көннәр үтә торды, мин яраткан егетем белән очрашкалап, алдагы тормышка планнар корып, сөеп-сөелеп яшәп ятканда, көннәрдән бер көнне син кайттың.
Ни гаҗәп, тылсым иясе идеңме әллә син? Өч ел йөрмәгән әнием син кайткан көнне аякка басты. Яшәү яме алып кердең син безнең өйгә!
Салкын яңгырларда, карларда резина итек белән йөрү үзенекен иткән иде. Мин еш авырый башладым. Әни белән әйбәтләп сөйләшеп, бәхиллеген алып, син минем кулны сорадың. Әнием миннән үтенеп сорады, «гомерем буе берегезне – улым, икенчегезне кызым итеп яшәр идем, бүтәнгә барсаң, риза-бәхил түгел, чык шушы егеткә», – диде.
Бар тормышын, яшьлеген, мәхәббәтен миңа багышлаган, минем өчен генә яшәгән әниемә каршы килә ала идемме соң мин? Авылның озын телле апалары, сиңа яхшылык теләп: «Алма, энем, чирле ул», – дип әйтеп караганнар. Син аларга: «Минем әни дә чирле иде, әти күтәреп йөртте, гомер буе күтәреп йөртергә дә риза мин аны», – дигәнсең, анысын да тиз җиткерделәр. Ничек авыр булса да, мин язмышыма риза булдым. Әниләр ялгышын кабатладым. Сөйгәнем белән очрашып сөйләшү мөмкинлеге булмады (бу хәлне ишетеп килгән, ләкин бер генә көнгә соңлады шул), үзем дә моны теләмәдем дә, күтәрә дә алмас идем очрашуны. Их, күзләренә карап, кичер мине бәгърем, мин бүтәнчә булдыра алмадым. көчеңнән килсә, аңла, гафу ит, дип әйтә алган булсам, болай ук авыр да булмас иде бәлки.

Ул бөтенесен бик авыр кичергән, яралардан озак савыга алмаган, үз-үзенә кул да салырга уйлаган.
Көннәр үткән, еллар яраларны ямаган. Ул шулай да тормыш корырга, балалар үстерергә үзендә көч тапты. Акыллы хатыны, ипле балалары бар.
Миңа чын мәхәббәтне, мәхәббәт газапларында яна белүне, чын сөюне бүләк иткән беренче мәхәббәтем, 53 яшьтән узгач, аерылышуга 33 ел үткәч, еллар аша мин Сиңа дәшәм. Булдыра алсаң аңла, гафу ит мине. Мин сине гомер юлымда зур хөрмәт, ихтирам белән искә алам. Бәхетләрнең иң олысы, мәхәббәтнең кайнары Сиңа!
Мин дә өр-яңадан тормыш башларга тырыштым. Яратмадым мин аны, ияләнә дә алмадым, көннәр-төннәр газаплы төш сыман иделәр. Баштарак үземне бик бәхетсез сизсәм дә, иптәшем бик әйбәт, яхшы кеше булып чыкты, әнием ялгышмаган. Хәзер тормыш итә башлаганга 33 ел булды, икебезнең дә юбилейларны бик матур итеп билгеләп үттек. Ике кыз, бер малай тәрбияләп, зур тормышка озаттык. Барысы да үз бәхетен тапты, бик бәхетле, Аллага шөкер. биш оныгыбыз бар. Начар яшәмәдек. Искиткеч бала җанлы, ярдәмчел, кешелекле булды иптәшем. Әнием әле дә безнең тәрбиядә, өебезнең нур сибүче кояшы булып яши. Малай, килен, оныклар белән яшибез.

Мәхәббәтем көннән-көн арта гына бара. Яратам, бик яратам мин сине, кадерлем. Хәзер, йолдызнамәгә карап, тормыш юлдашы сайларга кирәк, диләр. Характерларыбыз туры килмәде, дип, күпме кеше аерылыша. Юк сүз. Арада мәхәббәт, үзара аңлашу кирәк. Без – йолдызнамә буенча капма-каршы кешеләр. Ул – ут, мин – су. Гомер юлын – ут кызса, су сибеп, су дуласа, парга әйләндереп, күпләр көнләшерлек гомер кичердек. Арага кеше сүзе кертмәдек, гайбәтләрдән өстен булдык.
Шофер булып эшлисең, син чыгып киткәндә: «Ходаем, канатымны каерма, исән-сау йөртеп алып кайт», – дип ялварам. Бу дөньяда аңлый белүең белән, кайнар сөю-назларың белән мин көчле, бәхетле. Синең нык канатларыңда мин үземне күкнең җиденче катында сизәм. Ауган чакта терәк син, балаларга үрнәк син! Мәхәббәт еллар белән сүрелә, диләр, юк сүз. Еллар белән көчәя генә ул. Яратам, бик яратам мин сине, кадерлем. Тормыш дигән олы дәрьяны кичкәндә, канатыбыз җилдә каерылмасын, Ходай безне беркайчан да бер-беребездән аермасын!

53 яшь тулса да, мәхәббәт ялкыны сүнмәде, сүрелмәде. Юкка гына борынгылар, мәхәббәт кырыктан узгач яланаяк кар өстендә йөгертә, димәгәннәр. Дөресен генә әйткәндә, унбиш-унсигездә чын сөю була да алмыйдыр әле ул. Чын сөю еллар белән килә.
Сөеклем, кадерлем, бердәнберем! Яшь вакытта яулый алмаган мәхәббәтеңне син еллар үткәч, кешелеклегең, беркем дә бүләк итә алмаган кайнар сөю-назларың белән, мәрхәмәтле йөрәгең белән яуладың. Еллар узган саен, мәхәббәтең йөрәк түренәрәк үрелде.
Син минем сөюемне язын якты кояш җылысында, назларымны – җәйге җылы җилләрдә, йөрәк хисләремне –кышын урап-урап яуган бураннарда, күңел җылымны көзен – «әбиләр чуагын»да сизәрсең.

Гомер юлында яшьтән югалткан әти-әниеңнең назын, җылысын да бүләк итәргә тырыштым. Син кимсенеп яшәмәсен өчен, үземне тулысынча корбан иттем. Яратам, бик яратам мин сине, кадерлем!

Соңгы сүз

Тормыш юлымны чагылдырган «Өч мәхәббәт тарихы»на ике мең дә бишенче елда нокта куелды.
Бер-бер артлы бишәр ай ара белән, башта кадерле әнием, аннан сөекле тормыш иптәшем, аннан газизем – бердәнбер улым фаҗигале төстә вафат булдылар. Бу язмам аларның якты истәлегенә багышланды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 28 май 2020 - 15:32
    Без имени
    Язмышларына буйсынган олы йорэкле ,бэхетле дэ, бэхетсез дэ хатын- кызлар