16+

Өченче этапка рәхим итегез!

Кышка кадәр перчаткаларыгызны салсагыз да була: Татарстан яңа коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле кертелгән чикләү чараларын киметүнең өченче этабына күчә.

Өченче этапка рәхим итегез!

Кышка кадәр перчаткаларыгызны салсагыз да була: Татарстан яңа коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле кертелгән чикләү чараларын киметүнең өченче этабына күчә.

– Перчаткаларны мәҗбүри кию гамәлдән чыгарыла. Мөрәҗәгатьләр бик күп. Без аңлыйбыз: бар җирдә дә кулларны эшкәртү мөмкинлекләре бар. Андый чаралар кулланылган җирдә без перчаткаларны мәҗбүри киюне бетерәбез, – дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә.

Шулай итеп, 17 августтан башлап Татарстанда җәмәгать урыннарында мәҗбүри рәвештә перчатка кию гамәлдән чыгарылды. Шул ук вакытта, элеккечә үк, җәмәгать урыннарында битлек кияргә кирәк.
Күзәтеп барсагыз, республикада көн саен 30лап  коронавирус инфекциясенең яңа очрагы теркәлә.
Гомумроссия рейтингында төбәкләр арасында Татарстан 82нче урында (Идел буе федераль округы буенча – 14 урында) дип әйтелде киңәшмәдә.
– Без чикләүләрне киметүнең өченче этабына күчәбез, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу – Роспотребназдорның, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының системалы һәм бердәм эше, муниципалитетларыбызның зур ярдәме нәтиҗәсе.

Президент ассызыклаганча, коронавирус темасы көн тәртибеннән төшеп калмый. Бары тик әкренләп чикләүләрне генә киметәчәкбез.
17 августтан театрларга, кинотеатрларга, циркка, концерт залларына һәм аквапаркларга эшләү рөхсәт ителә. Әмма кешеләр саны урыннар санының 50 процентыннан артмаска тиеш. Моннан тыш чык мәйданчыкларда катнашучылары – 100, биналарда – 50 кешедән артмаган төрле чаралар уздырырга да рөхсәт бирелде. Җәмәгать туклануы объектларында да 50 кешедән артмаган чаралар уздырырга мөмкин, ә спорт объектларының чиреген тамашачы белән тутырырга рөхсәт.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading