16+

Өеңдә кунак булса, салым түлә

Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан күп кенә казанлылар җанатарларга һәм туристларга үзләренең фатирларын арендага биреп тору турында уйлана башлады. Шуны күздә тотып, Туризм буенча федераль агентлык фатирны арендага биреп тору кагыйдәләре турында белешмәлек ясаган.

Өеңдә кунак булса, салым түлә

Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан күп кенә казанлылар җанатарларга һәм туристларга үзләренең фатирларын арендага биреп тору турында уйлана башлады. Шуны күздә тотып, Туризм буенча федераль агентлык фатирны арендага биреп тору кагыйдәләре турында белешмәлек ясаган.

Кем үзенең фатирын арендага бирә ала?
Фәкать фатир хуҗасы гына. Әгәр дә фатир берничә кешенең милке санала икән, аларның барысының да рөхсәте таләп ителә.

Фатир арендаларга теләүчене каян табарга?
Моның өчен Россия һәм чит ил туристлары арасында популяр булган сервис һәм интернет-мәйданчыкларны сайлагыз. Торак турында мәгълүмат дөреслеккә туры килергә тиеш. Аның фотосурәтләрен дә урнаштырыгыз. Бу арендатор белән ике арада бәхәсләр тумасын өчен кирәк. 

Арендага бирелә торган фатир нинди булырга тиеш?
Фатирны арендага бирү ул – хезмәт күрсәтү. Фатир чиста, анда кирәкле бөтен көнкүреш техникасы, урын-җир кирәк-ярагы, сөлгеләр булырга тиеш. Җиһазларның, сантехника, газ һәм электр челтәренең төзек булуы шарт.
Торакны арендага бирү буенча килешү төзегез. Өйдә булган бөтен әйбернең исемлеген төзегез. Куркынычсызлык кагыйдәләрен дә исегезгә төшерегез. Участок полициясенең телефон номерын алып, аңа фатирыгызны арендага бирүегез турында хәбәр итегез. 

Фатирның бәясе күпме булырга тиеш?
Фатир өчен аренда бәясен нигезсез күтәреп кую сезнең генә түгел, шәһәрнең дә абруен төшерә. Артык югары бәягә фатирны арендага бирә алу да – икеле. 

Кунакларны теркәргә кирәкме?
Чит ил гражданнарын, бер генә көнгә килсәләр дә, теркәргә кирәк. Өч яки аннан да күбрәк вакытка килгән Россия гражданнарын да теркәгез. Чит ил кешесен кабул итүче фатир хуҗасы Эчке эшләр министрлыгының миграция бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Үзегез белән чит ил гражданының паспорт копиясен (фотосы булган битен), аның миграция картасы күчермәсен, виза яки җанатар паспортының күчермәсен, үз паспортыгызны алырга тиешсез. Россия кешесен урнаштырганда (өч яки аннан да күбрәк көнгә), аны өч көн эчендә теркәргә кирәк. Моның өчен фатир хуҗасы белән кунак – икесе бергә Эчке эшләр министрлыгының миграция бүлегенә бара. 

Салым түләргә кирәкме?
Салым түләргә кирәк. Түләмәгән очракта, штраф (Россия Салым кодексының 119нчы маддәсе) һәм җинаять җаваплылыгы (Россия Җинаять кодексының 198нче маддәсе) көтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading