16+

Оксана Ильюп: «Милли үзаңнан тора»

Оксана Ильюп – Чиләбе татар конгрессы активисты. Аны милләттәшләр «Балан», «Мин бит карлы зилзилә», «Гитара кыллары» җырлары авторы буларак та, автор-башкаручы, «Башмагым» спектакле аша да белә.

Оксана Ильюп: «Милли үзаңнан тора»

Оксана Ильюп – Чиләбе татар конгрессы активисты. Аны милләттәшләр «Балан», «Мин бит карлы зилзилә», «Гитара кыллары» җырлары авторы буларак та, автор-башкаручы, «Башмагым» спектакле аша да белә.

Оксананың үзенә сүз бирик.
– Быел җанисәптә үземне, әлбәттә, татар дип яздырачакмын, чөнки үземне татар дип саныйм. Быел Минск шәһәрендә булдым. Белоруссия татарлары белән очрашу узды. Андагы татарлар кайчандыр (кемдер – 20, кемдер 30-50 ел элек) Минскига Башкортстан, Татарстан якларыннан күченеп килгән. Тырышып-тырмашып милли бәйрәмнәрне уздыралар, гореф-гадәтләрне саклыйлар. Рәхәтләнеп саф татарча сөйләшәләр. Проблемалар юк димим – милләтне, телне, мәдәниятне саклап калуда алып барылган эшләр артында һәрчак зур проблемалар тора. Һәм алар бөтен регионнарда да бер төрле үк дисәң дә була: укытучылар җитми, яшь буын татарча сөйләшми, милли проектларны башкарыр өчен, матди ярдәм җитми. Әмма тел дә, милләт тә саклана бит! Татарым дип җан атып торган кешеләр булганда саклана!

Милләтне саклап калу өчен бармакка бармак та тидермибез дә, аннары үпкәләшәбез. Ә кемгә соң бу үпкә? Хөкүмәткәме, мәктәпләргәме, язмышкамы? Әгәр дә төбәктә яшәгән һәр татар кечкенә генә өлешен кертсә дә, үзенең җилкәсендә татарны саклап калу өлкәсендә шундый авыр, гаять зур йөкне, җаваплылыкны, эшне алып барган кешеләргә никадәр җиңелрәк булыр иде югыйсә.
Санкт-Петербургта булдым. Анда шәһәрнең татар яшьләре белән очрашу булды. Кичәдән соң яныма бер егет килде, кыенсынып кына дәфтәр сузды да, бу татар теле дәфтәре, дип, берәр җылы теләк язуымны сорады. Исемең ничек, дим. Алексей, ди. Аптырап киттем (хәер, нәрсәгә аптырыйм инде, югыйсә үземнең дә исемем Гөлчәчәк түгел бит). Ул: «Әнием – рус, әтием – татар. Мин дә татар телен өйрәнәм хәзер», – ди. Менә кемнәр телне коткара! Алар өчен төбәк тә, рус теле генә укыткан мәктәп тә, гаиләдә татар телендә сөйләшмәүләре дә татарча сөйләшмәскә, татар теленә омтылмаска, аны өйрәнмәскә сәбәп түгел!

Мондый кешеләргә ихластан сокланам. Аларны күпләр өчен үрнәк итеп куярга кирәк.

Һәр олы эш кечкенә адымнардан башлана. Һәр зур проект артында кечкенә-кечкенә вак-төяк эшләр тора. Әгәр дә шул «вак-төяк»не эшләргә күбрәк ярдәм күрсәтүчеләр булса, никадәр күбрәк, тизрәк, сыйфатлырак эшләнер иде.

Милләт яшәсен өчен ниләр эшләвемне сөйлисем килми. Хәлдән килгәнчә, осталыгым җиткәнчә. Әлегә бездә тормышка ашырылган иң сөенечле һәм (Аллага шөкер) уңышлы проект – Чиләбе өлкәсе татар халык театры. Ул 1907 елдан бирле күп дистә еллар эшләп, 1990 елларда үзенең эшчәнлеген туктаткан иде. 2018 елда өлкәбезнең Татар конгрессы тырышлыгы нәтиҗәсендә яңадан торгызылды. Һәм Ш.Закиров исемендәге XIX Бөтенроссия «Идел-йорт» татар театрлары бәйгесендә «Башмагым» музыкаль комедиясе белән катнашып, Гран-при алуга иреште.

Әгәр дә андагы кешеләрнең тырышлыгы, татар мәдәниятен, телен, милләтен саклап калу теләге булмаса, мондый уңышларга ирешмәс идек. Бөтен нәрсә кешеләрдән тора бит. Милли үзаңнан, – дип фикерләре белән уртак­лашты Оксана Ильюп.

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading